поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.02.2020 Язмыш

«Сезнекеләр авариягә очраган бугай...»

Үткән елның 5 август кичендә социаль челтәрләрдә Балтач – Арча арасындагы куркыныч авария урыныннан фотосурәтләр барлыкка килде. Әлеге машиналарның берсе, күрүгә, таныш кебек тоелды. Хәтерем ялгышмаган: машина авылыбыз кияве Айнурныкы булып чыкты.

Ул көнне Мәхмүтовларда көтү чираты иде. Иртәдән кичкә кадәр тоташ яңгыр койды. Көтүдән кайтып җитүгә, өй телефоннары шалтырый: «Сезнекеләр авариягә очраган бугай»…
 
Гөрләп барган тормышны чәлпәрәмә китергән көн, юк, бер мизгел була ул. Барысы да, дөрестән дә, бер мизгелдә була шул.
 
– Без ул көнне тугызынчыны тәмамлаган улым Илназ белән Казанга техникум белешергә барган идек. Уку йортында да булдык, иремнең сеңлесе Фәйрүзәләрдә кунак та булдык. Алар үзләре дә шул кичне авылга кайтасы иде. Илназ калсын инде, безнең белән генә кайтсын, диделәр. Шулкадәр калдырасым килмәде, күңел сизендеме, белмим. Алар Илназны бик ярата, Айнур үзе дә бик тәртипле, сабыр кеше иде. Шофер буларак тәҗрибәсе дә зур, юлда да бик тәртип белән йөри, куркырлык бер әйбер дә юк иде шул, – дип сөйли әнисе Альфира.
 
Күрәчәккә мең сәбәп була дигәндәй, күрәчәге булса, автобуста да төрле хәл булыр иде анысы.
 
…Төрнәле тирәсендә Айнур машинасына каршы яктан үтә кызу тизлектә икенче бер машина килеп бәрелә. Илназдан кала Айнурның хатыны, ике кечкенә улы – биш кеше утырган машина, трюклар ясый-ясый, юл читенә төшеп каплана…
 
– Авария булганын ишетүгә, Илназга шалтыраттым. Телефонны бер чит хатын-кыз алды. «Бик көчле авария монда. «Ашыгыч ярдәм» дә килмәде әле, сезнең ярдәм кирәк, тиз килегез», – диде. Ирем Илдар белән шунда «очтык». Ничек барып җиткәнне дә белмибез. Ике кечкенә бала белән Айнурны алып киткәннәр иде. Илназ белән Фәйрүзә коеп яуган яңгыр астында ята. Дөрес, авыл кешеләре аларга әйберләр дә япкан, әмма алар барысы да лычма иде, чиләкләп койды бит ул чакта яңгыр… Мин елыйм, Илназ: «Әни, елама, минем белән тәртип, бер җирем дә авыртмый», – ди…
 
Айнур Арча хастаханәсендә җан бирә. Талагы өзелгән, эчәклекләренә зыян килгән Сәмирне шундук операциягә алып китәләр. Артта уртада булган Кәримнең генә хәле җиңелрәк була. Кабыргалары, кулы сынган Фәйрүзәнең бөтен куллары, бите пыяла ватыклары белән тулы… – аңа да беренче ярдәмне күрсәтәләр. Башындагы җәрәхәтен теккәннән соң, бераздан Илназның каты итеп эче авырта башлый. УЗИ эчәклекләргә зыян килүен күрсәтә… Операциягә кереп китәр алдыннан Илназ әбисенә: «Мин аякларымны сизмим», – ди. Операция уңышлы үтте, дисәләр дә, Илназ күзләрен тиз генә ачмый әле. Икенче көнне аларның барысын берәм-берәм Казанга алып китәләр. РКБ, ДРКБда дүртесен дүрт урында бүленешеп сакларга туры килә. Ике яктан да туганнары ярдәмгә килә…
 
Ничек шулай булгандыр: Айнурдан кала, бу авариядә иң авыр зыян Илназга туры килә. Юкса ул пассажир ягына, артка утырган була. Кызганычка, аркасындагы гематома аякларына да зыян китерә. Юкса умырткалыгы сынмаган, чатнамаган да… (шөкер, бу бит өмет зур дигәнне аңлата). Ул шеш үзеннән-үзе юкка чыгар дигән фараз чынга ашмый. Кызганычка, баштагы айларда тернәкләндерү өлешенә дә керешә алмыйлар. Операциядән соң бераз вакыт үтүгә, Илназны икенче бүлеккә күчерергә тиеш булалар. Тик температурасын төшерә алмыйлар. Төште, бар да тәртиптә, тернәкләндерүне башлыйбыз дип, ике тапкыр икенче бүлеккә күчерәләр, ике тапкыр кабат хирургиягә кайтаралар. 15 килограмм авырлыгын югалта ул. Болай да ябык, озын буе белән генә авырлыгы булган, 41 килограммга калган Илназны күреп, ул чакта күз яшьләрен көчкә тыярлык иде…
 
– Балтач хастаханәсенә алып баргач, УЗИ табибы Роза Нурмиевна «непроходимость кишечника» дигән диагноз куйды. Ашыгыч төстә Казанга алып чыгып киттек. Тик әле анда кан анализларының нормага килгәнен көтәргә туры килде. Ике ай хәрәкәтсез яткач, Илназның бер аягында тромблар барлыкка килде, ул кан сыекларга дарулар эчә иде, – ди әнисе.
 
Шөкер, бу операция уңышлы чыга. Инде аннан кайтканнан бирле Илназ бик үҗәтләнеп аякка басу өчен көрәшә. Аның бүген бер минут буш вакыты юк. Хәрәкәтсез тормаска тырыша. Реабилитация үзәкләрен дә белешкәннәр. ДРКБда түләүсезенә чиратлары февраль азагында җитсә, «Первый шаг» дигәнендә, тиешле сумманы җыйнап бетерүгә, килегез дип көтәләр. Әле аларга мондый реабилитацияләр тагын да кирәк булачак, бу дәваларны өзәргә, туктатырга ярамый. Шуңа күрә түләүлеләренә дә шактый барырга туры киләчәк. Моны ишеткәч, танышлары аларга социаль челтәр аша кешеләргә мөрәҗәгать итәргә куша.
 
Гомер буе үз тырышлыклары белән эшләп яшәгән Мәхмүтовлар бу адымга җиңелдән бармый. Ярдәм сораудан да авыры юк шул.
 
– Бик кыенсынып язган идек, көннән-көн мәрхәмәтле кешеләрнең күплегенә шаккатабыз, – ди Альфира. – Бер белмәгән кешеләр акча күчерә, ярдәм тәкъдим итә. Саба егете Айдар Шәвәлиев, шалтыратып: «Апа, улыгыз кәшәкә тотып фотога төшкән, хоккей ярата идеме әллә? Сез каршы булмасагыз, мин аны Казанга «Ак барс» уенын карарга алып барыр идем», – дигәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Ул көнне Казанга, табибка күренергә барабыз дигәч, шунда килеп, безнең эш беткәнне көтеп торды, ресторанга  алып барып сыйлады, хоккей күрсәтеп, күчтәнәчләр биреп, өебезгә кадәр кайтарып куйды. Тагын берсе нейрохирургка алып барырга тәкъдим итте.  Бер белмәгән кешеләр бит! Иске Салавыч авылы үзешчәннәре – спектакль, улыбыз укыган лицей укучылары хәйрия концерты куеп, җыйналган сумманы безгә тапшырдылар. Күрше авыл егетләре хоккей ярышында бирелгән приз акчаларын җыйнап, улыбызга китереп тапшырдылар. Хәлебезне белешкән, матди ярдәм күрсәткән һәр игелекле кешегә бик-бик рәхмәтле, улыбызның озакламый аякка басачагына өметебезне, ышанычны арттыручы әлеге кешеләрнең үз яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтсын!
 
Үткән ел Илназ безнең өчен икенче яктан ачылды: Рамазан аенда тәрәвих намазларында имамга ярдәмче булып басты, мәчеттә азаннар әйтеп, барыбызны сокландырды. Ике айга якын Казанда больницада ятканда да ул әтисенә: «Авылга кайткач, мәчеткә алып менәрсең әле, яме», – дип еш кабатлый. Кайтканның икенче көнендә үк әтисе күтәреп алып менә, азан әйтә Илназ… Таныдык, билгеле. Юллар кардан арчылып, коляска белән йөрерлек булгач, Илназ безне әле тагын сөендерер дип көтәбез. Юк, алай гына түгел, бер могҗиза булыр да, әнә шул текә баскычлардан үз аяклары белән йөгереп менеп, безне моңлы азан тавышы белән сокландырыр дип өмет итәбез. Ышанабыз. Телибез. Бирешмә, Илназ!
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илназның әнисенең карта номеры:
 
Карта Сбербанка
 
4817 7600 1469 4628 (получатель Махмутова Альфира Гумаровна)

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»