|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2020 Фаҗига
Төнлә Казанда ике яшь кеше харап булганТөнлә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була. Үлем белән тәмамланган авария Җиңү проспекты буенча 26 б номерлы йорт каршында төн уртасында булган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләгәннәр.
Авария кичә 23.41 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 26б номерлы йорт каршында булды. «Фольксваген»ның 20 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне үти алмаган, юлдан чыгып киткән һәм баганага бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
--- |
Иң күп укылган
|