|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев концерты тамашачы ханымга бик кыйбатка төшкәнФирдүс Тямаевның концертларында кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр булып тора. Кайсы гына концерт язмасыннан тамашачылар игътибарына өзек тәкъдим итмәсен, көлдерә дә, уйландыра да ул. Шушы көннәрдә бер концертта аңа тамашачы ханым бронзадан чүкеп ясалган шиңмәс гөл бүләк иткән иде. Аны бу ханымның ире махсус ясаган. Фирдүс Тямаев бу бүләкне бик ошатып: “Ун ел концерт куеп мондый чәчәк бүләк иткәннәре юк иде әле. Мин моны ел саен хатыныма 8 мартка бүләк итәм әле. Бозылмый да... Супер. Менә бит! Что такое любовь!”, - дип гадәттәгечә уен-көлке белән җавап биргән иде. Лениногорскида исә концерт вакытында бер ханым Фирдүс Тямаевка чәчәк бирергә чыкканда, концертка билет алырга барганда егылып, кулын сындырганын әйтте. Җырчы бу хәлгә бик уфтанып: “Бик кыйбатка төшкән бит бу концерт сезгә. Алланың рәхмәте яусын, исән-сау булыгыз. Үзегезне саклап йөрегез”, - дип, тамашачы ханыма күчтәнәчләр биреп, исәнлек-саулык теләп, урынына озата.
--- |
Иң күп укылган
|