|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2020 Мәдәният
Камал театры артистлары Мәскәү тамашачылары белән араларны якынайтаМәскәүдә 8 февральдә "Тапкитап" әдәби-тетраль клубы ачылды. Проектны Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте, "Дар" мәдәни үзәге һәм Камал театры оештырды. Проект ярдәмендә Мәскәү халкы, классик татар әдәби текстлары һәм спектакльләрнең видеоязмалары аша, татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлегенә ия була. «Тапкитап» клубы Ркаил Зәйдулла әсәре буенча Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Үлеп яратты" спектаклен карау һәм фикер алышу белән ачылды. Махсус кунак буларак, Камал театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова чакырылган иде. Клуб якын киләчәктә "Галиябану", "Курчак туе", "Телсез күке" һәм "Мулла" спектакльләрен күрсәтергә планлаштыра.
--- |
Иң күп укылган
|