|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2020 Шоу-бизнес
Җырчы Арслана: “Тормышымны тулысынча үзгәрттем. Мин шушы юлдан барам!” (ВИДЕО)Күпләр җырчы Арслана кем, нинди шәхес булуы турында кызыксына. Барлык серләрне ачарга вакыт җиткәндер. “Матбугат.ру” хәбәрчесе серле, шул ук вакытта затлы һәм нәфис Арслана белән аралашып, барлык сорауларга җавап тапты. - Арслана, белүебезчә, Сез музыкаль белем турында ике диплом иясе. Шуларның берсе – кызыл диплом. Сәхнәдә күптәннән җырлыйсызмы? - Гомерем буе җырлыйм дисәм, ялгышмам (елмая). Вокал буенча педагогым мине консерваториядә уку өчен әзерләде һәм мин, аңлавыгызча, классик опера репертуарын, шул исәптән, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү” кебек күп кенә халык җырларын да акапельно башкардым. Тик джаз һәм эстрада музыкасы белән мавыгуым һәм ул вакытта танылган бер җыр театрында эшли башлавым бөтенләй башка юлга алып кереп китте. - Ничек булды ул, тормышыгыздагы үзгәрешләр ничек башланды?
- Зәвыклы итеп бизәлгән заллар, зур якты сәхнә һәм тамашачылар алкышлавы ул вакытта минем башымны әйләндерде, һәм мин әлеге театрдан башка да эстрадада мөстәкыйль рәвештә сольно эшли башладым. Ләкин алга таба кискен чынбарлык башланды: авыллар буенча бетмәс-төкәнмәс гастрольләр, начар кунакханәләр, кышын салкын автобусларда йөрү һ. б.
- Биш ел шулай эшләгәннән соң, ниһаять, күпмегәдер ирешкәнсез бит: Сезнең җырлар радиода яңгырый башлый, зәңгәр экраннарга да чыга...
- Әйе, әмма мин мондый тормыштан арыганымны аңладым һәм тормышымны тулысынча үзгәртергә карар кылдым. Тормышымда текә борылыш ясап, барысын да тулысынча алыштырдым.
- Менә шулай бер мизгелдә дөньягызның астын-өскә үзгәртү авыр булмадымы? Зур холдингка эшкә урнашып, карьера ясый башлау иҗатыгызга нинди йогынты ясады?
- Мин тагын да көчлерәк булдым. Нибары шул гына. Сынаулар аша бик күп әйберләргә, тормыш асылына төшенәсең. Үз эшемне һәм әйләнә-тирәмдәге кешеләрне бик яратам. Тик иҗади күңелем әле дә тынгылык бирми, өстәвенә, бер түбә астында композитор, аранжировщик, мультимейкер (тормыш иптәше Наил Муртазин – ред.) белән яшәвем - мине әвәлгечә яңа җырлар һәм клиплар яздырырга канатлар куя.
- Бүгенге көн тамашачылары бик таләпчән. Сез аларны нәрсә белән җәлеп итәргә, нинди адымнарга барырга әзер?
- Безнең төп фишкабыз - музыкада яңа юнәлеш, заманча яңгыраш һәм музыкаль материалның югары сыйфатлы булуы.
- "Бу бит Арслана җырлый!" дип әллә каян танысыннар өчен ниләр эшлисез?
- Безнең концепция - татар телендә заманча музыка иҗат итү. Беләсезме, тыңлаучы, нинди генә милләт кешесе булса да: русмы ул, әрмәнме, татармы, чит ил кешесеме - безнең музыка аңа аңлаешлы һәм кызыклы булырга тиеш. Шушы максат мине илһамландыра һәм алга барырга энергия бирә.
- Мондый музыка татар эстрадасының йөзен үзгәртмәсме? Заманча музыка моңарчы сакланып килгән тарихыбызга йогынты ясамасмы?
- Дөрес аңласыннар иде. Без булганын җимермибез, без өр-яңаны төзибез. Безнең татар эстрадасы да дөньяда булган заманча юнәлештә үсәр һәм башка илләрнең музыкасы белән тиң дәрәҗәдә яңгырый башлар дип ышанам. Без шушы максат белән эшлибез. Төп басым - без сыйфатлы заманча татар музыкасы ясыйбыз, татар эстрадасында яңа музыкаль концепция булдырабыз”, - дип ассызыклый Арслана.
Үткен, чая Арслананың булдыруына шик калмады. Бар сүзләрен-фикерләрен төгәл җиткерә, һәр эш-адымын уйлап, конструктив башкара. Андыйлар турында "зажигалка" диләр. Дәрт, егәрлек бәреп торучы Арсланага алга таба да шундый зур эшендә уңышлар телик!
--- |
Иң күп укылган
|