|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2020 Могҗиза
Бер күзле көчек - циклоп туганТаиландта бер күзле көчек, ягъни мифологик образ белән чагыштырганда, циклоп туган. Чаченгсау авылында яшәүче тайландлылар гаиләсендә мескен көчеккә шунда ук яхшы тәрбия күрсәтә башлаганнар. Мондый сирәк генетик мутация, кызганычка каршы, имезүчеләр сыйныфында булгалый. Бу хәл күз алмалары тоташудан килеп чыга.
Көчекне “Гадкий я” мультфильмындагы миньонга охшатып, Кевин дип кушамат биргәннәр.
Кевинның игезәк сыңары булган маэмай сәламәт.
Әниләре биредә киң таралган билгесез филиппин асо токымыннан. Циклоп җәнлекләр гадәттә шул ук көнне үлә. Ә Кевинга инде берничә тәүлек. Ул әле күрәме-юкмы, билгесез. Чөнки этләр яхшы итеп күрә башлаганчы бер-ике ай үтә, ди.
Көчекнең баш сөяге үзенчәлекле булу сәбәпле, ул әйбәтләп ашый да алмый. Озак яшәмәвенең сере дә шуңа бәйле.
Кевинны күрер өчен бөтен күрше-тирә керә икән. Ул туган көнне уңышлы көн дип, 2 саны булган лоторея билетлары да ала башлаганнар. Көчекне үзләренә тәрбиягә сораучылар да бар икән. Тик хуҗалар аны беркемгә дә биререгә теләми. Үзләре яратып тәрбияли.
Автор : Төхвәтуллина Алсу
Чыганак: 360tv.ru
Фото: 360tv.ru
--- |
Иң күп укылган
|