|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2020 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф "Театраль поезд" пассажирлары булдылар (ФОТО, ВИДЕО)"Сбербанк" ААҖ Идарәсе рәисе Герман Греф 6нчы февральдә эшлекле сәфәр белән Казанга килде. Сәфәре кысаларында Герман Греф һәм Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов "Имәнлек" метро станциясендә булдылар, алар анда "Безналичный транспорт" проектының ничек тормышка ашырылуы белән танышты. Шулай ук, Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов "Театраль поезд" пассажирлары да булдылар. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә, Театр елында, Камал театры Казан метросы белән бергә брендлы поезд булдырды. Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд инде берничә ай казанлыларны шатландыра.
--- |
Иң күп укылган
|