|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2020 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов арасында ни бар?Җырчы һәм баянчы дуэты Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов 28 февральдә «Кышны озату» концертында җырлаячак. Концерт Ленин мәдәният сараенда узачак. Шул уңайдан, җырчылар “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында “Манзара” тапшыруында кунакта булып кайтты. Камал театры артисты, алып баручы Алмаз Гәрәевнең “баянчыны син җырлата башладыңмы, әллә Рафинәгә өйләнгәч үзе җырлый башладымы?” дигән сорауга Рафинә: “Рәзил элек тә җырлый иде. Кушылгач, бергәләп җырларга тотындык. Ул миннән күбрәк җырлый әле: душта да, машинада барганда да.... гел җырлый”, - дип җавап бирде. Дуэт буларак башкару өчен, җырчы Рафинә, баянчы Рәзил, икесенең дә күңелләренә хуш килгән җырларны сайлыйлар. Күбесенчә, романтик, лирик моңлы җырларга тартылалар.
Әңгәмә барышында алып баручыларның “сезнең ике арада нәрсәдер бар, диләр ” дип шаяртуына “Нәрсә булсын инде? Баян. Кайвакыт миннән күбрәк ярата микән әллә гармунын дип шикләнеп куям ”, – дип уен-көлке белән җаваплады Рафинә.
Артист, җырчы буларак халыкка кирәкле булып, кызыксындырып, татар халкын күңелләрен юатып, сөендереп, шушы юлдан тайпылмыйча үсү, иҗат итү максатын күзаллаган җырчы-баянчы дуэты Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов тамашачыларны “Кышны озату” концертына чакырып калалар.
--- |
Иң күп укылган
|