поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2010 Экология

ХОДАЙ КАРГЫШЫМЫ?

Татарстан моңарчы күрелмәгән эсседән иза чигә. Бүген әлеге хәл һәркем телендә. Украинада кырым татарларын кысу да, “Зур егермелек” саммиты да, башка сәяси вакыйгалар да беркемгә кызык түгел. Шул исәптән үземә дә. Табигать – үзе бер зур, кызыклы һәм кайвакыт хәвефле дә сәясәт ул. Бер танышым әйтмешли, болай итеп бөтен яшеллекне яндырып чыгучы эсседән соң, дөньяны шаулаткан кризисың бер читтә торып, вак нәрсә кебек кенә тоелачак. Ә хәлләр, чыннан да, мөшкел.

Түрәләр әйтүенчә, быел республикадагы барлык басуларның яртысыннан артыгы кояш кызуы астында янып беткән. Инде агач яфракларына кадәр сап-сары утыра, аяк астындагы үлән шатырдап тора, кул тыгып булырлык җир ярыклары турында әйткән дә юк. Чиновниклар сүзенә ышансаң, быел гектарыннан 10 центнер уңыш чыкса, әйбәт дип әйтергә мөмкин. Ай-һай, ул кадәр үк булыр микән?!

 

Үзем хорафатларга бик үк ышанып бетмим. Ходайга ышанам, ә хорафатларга – юк. Ләкин ике ел рәттән килгән корылык кешеләрнең табигать белән тарткалашырга маташуының нәтиҗәсе түгелме икән, дигән уй барыбер башыма килә. Чөнки моңарчы без уңыш алуда рекордлар артыннан куарга яраттык. Саннар белән оста эш итүче районнар исемлеген дә язып тору кирәкмәс. Инде гектарыннан 100әр центнер уңыш алган җитәкчеләр дә бар. Андый бодайның сабагы гына да телеграф баганасы калынлыгында булырга тиеш, чөнки бер гектарга ул кадәр масса бирерлек бөртекләрне күтәреп тора алмый бит. Ләкин без, нигәдер, мондый фантастик уңышка бик ышанып карадык. Миллиардларча сум акча сарыф итеп сатып алынган техника белән шыплап тулган республиканың авыл хуҗалыгы тармагы бүген тезләнгән хәлдә. Семинар-киңәшмәләрдә техника, технология барысын да эшли, җаен белеп кулланырга гына кирәк дигән түрәләр өчен бу ике ел сабак булыр, бәлки? Табигать белән тарткалашырга ярамауны аңлау килер, шәт?

 

Зәвыклы әйберләрне нык яратам. Ләкин зәвык өчен бөтен нәрсәне дә чыгарып салырга әзер булганнарны аңламыйм. Казаныбызда Кремль янәшәсендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яңа бинасы зәвыклы эшләнгән. Башкалабызның архитектур мәрҗәне. Игенчеләр сарае. Ләкин игенчеләр такта сарай сала алмаган корылык елында шундый мәһабәт бина өлгертеп чыгуны аңламыйм. Кемнәрдер ул бинаны рейхстагка да охшата. Белмим, Берлинда булганым юк. Ләкин хәерче авыл кешесе үзенә багышлап салынган мондый затлы бинаны күргәч гарьләнәдер, мөгаен. Һәрхәлдә, ул “сарай” яныннан узганда колхоз таратылып, эшсез, киләчәксез, өметсез, яшәү чыганаксыз калган авылдашларым өчен гарьләнәм.

 

Әлбәттә, дәүләт корылыктан зыян күргән барлык оешмаларга да ярдәм итеп бетерә алмаячак. Быелгы җәй меңләгән фермерның бөлгенлеккә төшүе белән тәмамланачак. Бусы инде факт. Авыл җирендә шәхси хуҗалыкларда да терлек суялар, ди. Милли проектлар дип сатып алынган терлекләр пычак астына китә, чөнки ашатырга азык юк. Колхозсыз авылларда бигрәк тә. Ә алар күпчелек. Республика җитәкчелеге шәхси хуҗалыкларга азык әзерләргә ярдәм итәргә куша да бит, инвесторның мөнәсәбәте нинди икәнлеген үзегез беләсез...

 

Быелгы корылык Ходай каргышы сыман. Башта карсыз кышкы салкыннар, аннан түзеп булмаслык эссе республикабыз җирен чүлгә әйләндереп бара кебек. Күңелдә ниндидер шом бар. Һәм ул урынсыз түгел шул. Районнарда чишмәләр, күлләр кору турында хәбәрләр килә. Татарстанда йөзләрчә авылда рәтле-юньле су бирү системасы да юк. Кайберләрендә берничә чакрым арага барып аласы аны. Бусы да әлеге дә баягы сәясәт нәтиҗәсе. Заманында су башняларын карап-төзәтеп торган колхозлар таркалган, җирле үзидарәнең акчасы юк, халык күтәрерлек сумма түгел.

 

Кешеләр чарасызлыгыннан файда күрүчеләр дә җитәрлек. Республиканың бер авылыннан шалтыратып, үзләренә су сатучылар килүен әйттеләр. Пенсионерларның башка чарасы юк, акча түләргә туры килә. Казан базарларында исә җиләк-җимеш, яшелчә алтын бәясеннән йөри. Биредә дә табигать хәвефеннән файда күрәләр... Анысы инде безнең ил гадәте. Әлеге корылыктан кемнең дә булса сабак алуы гына икеле...

 

Әле беркөнне Казаннан даими укучыбыз, авторыбыз Фәүзия апа Зарипова шалтыратты. Бик ачынып сөйләде ул бүгенге каза турында. Сәбәбен дә белә: “Әнә Лушков 9 Майда, бәйрәмнәрдә атлаган саен миллионнар түләп, самолетлар белән болыт куып йөри”, – ди. Кем белә, бәлкем хаклыдыр Фәүзия апа. Без табигатьне түгел, ул безне җиңә. Аллаһының кодрәте киң аның...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ | 30.06.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»