|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2020 Җәмгыять
Туганнан бирле әти-әнисе хастаханәдән алып китмәүче 5 яшьлек кыз язмышы билгелеТуганнан бирле хастаханәдә яшәгән 5 яшьлек кызны суд опека органнарына тапшырды. Ә әти-әнисе аңа алимент түләргә тиеш булачак. Мәскәүнең “Ана һәм бала” клиникасында туган кызны үз әти-әнисе инде 5 ел шушы медицина оешмасыннан алмаган.
Сау-сәламәт баланы әнисе авыру дип саный. Гаилә баланы клиникада яшәтү, нянялар өчен ай саен миллион сум акча түккән. Әмма узган елның мартыннан бер тиен дә түләми башлаганнар. Дәваханә җитәкчелегенең суд нигезендә баланы килеп алуларын таләп итүгә дә җавап бирми бәгырьсез кешеләр. Кыскасы, гаиләгә бу бала кирәкми...
Табиблар ассызыклавынча, 5 яшьлек кыз физик һәм акыл ягыннан сәламәт. Тик аның әле бер тапкыр да урамга чыкканы, яшьтәшләре белән уйнаганы, этләр-песиләр, агачлар, чәчәкләр күргәне юк. Ул тормышны мультфильмнар аша гына белә.
Шушы көннәрдә Мәскәүнең Пресня суды кызны опека органнарына тапшырырга карар иткән. Суд ата-анасының бала хокукларын чикләгән һәм хәзер алар балага алимент түләргә тиеш булачак.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|