поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.02.2020 Җәмгыять

Казанда Татарстан тарихында беренче крематорий төзергә җыеналар

Татарстан тарихында беренче тапкыр крематорий төзиячәкләр. Ул 2024 елда Казанда эшли башлаячак. Крематорий яңа булса да, бу хакта сүзләр берничә ел бара инде. Шәһәр халкының бер өлеше аңа каршы чыкса, икенче берәүләр мондый биналарның кирәклеген әйтә. Чынлыкта Татарстанда крематорийга ихтыяҗ зурмы? Ул нинди проблемаларны хәл итәргә булышачак?

“ВТ” хәбәрчесе идеяне хуплаучылар һәм каршы чыгучылар фикерен белеште.
 
 Казан читендә – җеназа йорты
 
Казанның ритуаль хезмәтен оештыру идарәсе безгә тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, крематорийны Питрәч районы чигендә төзергә ниятлиләр. Төгәлрәк итеп язганда, ул Самосырово зиратыннан ерак булмаган җирдә, М7 юлының 825 нче чакрым тирәсендәге Званка авылы янында булырга мөмкин. Ләкин әлегә күмү йортының урыны төгәл килештерелмәгән. Хәзерге вакытта бу мәсьәләдә сөйләшүләр бара. Яңа бина 1100 квадрат метр мәйданны алып торачак. Әлегә аның төгәл проекты да юк. Шулай да крематорийда бер мич, мәрхүм белән хушлашу өчен ике зал булачагы мәгълүм. Әлеге бинаны төзү 120 миллион сумга төшәчәк.
 
Идарә җитәкчесе Марат Ишкин әйтүенчә, крематорий муниципаль булачак.
 
– Республикада яшәүчеләрнең 50 проценты татарлар булуын исәпкә алсак, шәхси крематорийлар үз-үзләрен 50–60 елдан соң гына аклаячак. Андый крематорийны Түбән Новгородта да төзеделәр. Моның өчен ике инвестор 350 миллион сум акча тотты. Хәзер алар бик үкенә һәм бинаны сатарга тели, – ди ул.
 
Аңлашыла инде, мәетне кремацияләү дә, башка күмү хезмәтләре кебек үк, түләүле булачак.
 
– Мәетне яндырганнан соң аның көле салынган савыт туганнарына тапшырылачак. Бу хезмәтнең бәясен ел саен урындагы үзидарә органнары билгели. Шунысын да искәртеп узабыз, мәрхүмне җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алган туганы күмү өчен тотылган чыгымнарга социаль пособие ала ала. Быел ул 6124, 86 сумны тәшкил итә, – дип аңлаттылар безгә Казан мэриясендә.
 
 Казанда ихтыяҗ бар 
 
Татарстан өчен ятрак күренеш булса да, Россия өчен крематорийлар яңалык түгел. Хәзерге вакытта мондый күмү йортлары илнең 15 шәһәрендә бар. Киләчәктә аны Башкортстан башкаласы Уфада да төзергә планлаштыралар. Төзүен төзерсең дә, ихтыяҗ булырмы соң? Җитәкчеләр, Казанда кремацияләүгә сорау чыннан да бар, ди.
 
– Казан халкы крематорий төзүне сорап, берничә тапкыр Казан мэры, Татарстан Президенты һәм Россия хөкүмәте исеменә хатлар язды. Хәзерге вакытта шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре, шул исәптән руслар, татарлар тарафыннан да кремацияләүгә ихтыяҗ һичшиксез бар, – ди идарә белгечләре.
 
Шул ук вакытта Марат Ишкин бер матбугат чарасына биргән әңгәмәсендә менә мондый фикерен дә әйтә:
 
– Күпләр кремацияләүгә каршы. Теләмисең икән, ярар, үлгәннән соң сине җирләсеннәр. Монда бернинди дә проблема күрмим. Тик башка кешеләрнең дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, – ди ул. – Екатеринбургта, мәсәлән, вафат булучыларның 64 процентын кремациялиләр. Дөрес, анда мондый биналар 40 елга якын эшли, әлбәттә. Санкт-Петербургта шундый 11 мич бар.
 
Хәер, бүген казанлылар да әлеге хезмәттән файдалана икән. Аны башкалада берничә шәхси агентлык һәм “Ритуал” муниципаль оешмасы тәкъдим итә. Кремацияләү өчен мәетләрне Мәскәү һәм Түбән Новгородка алып баралар. 2019 елның октябренә, мәсәлән, Түбән Новгород крематориенда 70кә якын татарстанлыны кремацияләгәннәр. Мондый хезмәт күрсәтү мәрхүмнең якыннарына 18 меңнән 70 мең сумга кадәр төшә ди.
 
– Бәяләр шәһәрләр арасындагы ераклыкка һәм вакытка бәйле. Мәетне тиз арада илтеп җиткерү арзан түгел. Мәскәү крематориена  илтү мәрхүмнең якыннарына – 60–70 меңгә, Түбән Новгородка алып бару 18 мең сумга төшә. Әгәр Казанда мич куйсак, күпкә арзанрак булыр иде. Һәм җир дә сарыф ителмәс иде. 2х2 метр җиргә мәет көле белән 20–40 савытны урнаштырып булыр иде. Димәк, яңа зиратта урын 30–40 елга түгел, ә гасырларга җитәр иде, – дип саный Марат Ишкин.
 
Аннан соң, шәһәр хакимияте әйтүенчә, башкалада мәрхүмнәр белән саубуллашыр өчен бер генә махсуслашкан күмү йорты да юк. Шуңа күрә күпләр якыннарын соңгы юлга өйләреннән озата. Ә андый мөмкинлеге булмаганнар, яисә танылган кеше булса, хушлашу мәрасимен мондый чаралар өчен көйләнмәгән учреждениеләрдә уздыралар.
 
– Шуңа күрә яңа күмү йортында ике хушлашу залы, мәрхүмнең якыннары өчен психологик бушану бүлмәсе, мәетләрне юу һәм әзерләү, суыткыч камералары һәм башкалар булачак, – ди идарә белгечләре.
 
Җир дигәннән, ә бит Татарстанда крематорий төзүнең тагын бер, бәлки, төп сәбәбе дә шулдыр, зиратларның тулып килүендә, дип аңлата җитәкчеләр. Бүген шәһәр зиратларында  буш урын – нибары 2 процент.
 
– Дөрес, Мамадыш трактындагы мөселман зиратының 15–20 проценты гына тулган. Ләкин бирегә башка милләт кешеләрен җирләргә рөхсәт итмиләр, – диделәр безгә Казанның ритуаль хезмәтен оештыру идарәсендә.
 
 “Кешенең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш”        
 
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов фикеренчә, Казанда крематорий төзүнең хаҗәте юк.
 
– Крематорий безгә һич туры килми. Беренчедән, дин буенча булса, икенчедән, бу борынгы традицияләребез белән бәйле. Үзем дә аңа каршы, әлбәттә, чөнки җиргә җирләү борынгы бабаларыбыздан ук килә. Крематорий төзүнең бер сәбәбен җир җитмәү белән аңлаталар. Ләкин мин моның белән килешмим, чөнки Россиядә җирдән күп нәрсә юк. Авылларда берсе тулса, икенчесенә җирләргә мөмкин. Элек хәтта дүрт зиратлы авыллар да булган. Аннан соң, ислам дине буенча, таркалган мәет өстенә икенче берәүне җирләү рөхсәт ителә. 100 ел узгач, шул ук урында яңадан җирләү очраклары булган да. Мәсәлән, Яңа татар бистәсендә мәетне тирән итеп казып җирләгәннәр. Икенчесен исә бик тирән итмәгәннәр. Ягъни бер-берсе өстенә җирләү булган. Бер кабер өстенә ике таш та куйганнар, – ди ул.
 
Казан чигендә 33 зират бар. 34 нчесе – “Киндери” зираты – Биектау районы белән чиктәш җирдә урнашкан. Әлеге каберлекләрнең барысы да муниципаль. Узган ел Победилово торак массивы тирәсендә зур булмаган староверлар зираты да табылган. Якын көннәрдә аны да теркәячәкбез, ди шәһәр хакимияте. Әйтергә кирәк, шул ук Самосырово зиратыннан ерак булмаган яңа күмү комплексы составында ике яңа зират та булачак. Аларда 147 мең кешене җирләргә мөмкин булачак.
 
Галим әйтүенчә, җиргә күмү традициясе булмаса, кабер ташлары безнең көннәргә кадәр килеп тә җитмәгән булыр иде.
 
– Казанда сакланып калган борынгы 4–5 татар зираты бар. (Бишбалта, Дары бистәсе зираты, Яңа Татар бистәсе зираты һәм башкалар). Андагы кабер ташларын өйрәнгән кеше буларак, аларда күпме акыллы сүз язылганлыгына сокланам. Бабаларыбыз үзләренчә васыятьләрен дә әйтеп калдырырга тырышкан, – ди Айдар Гайнетдинов. – Шуңа күрә башка халыкларга туры килә икән, кремацияләсеннәр, ләкин бу татарларга кагылмас, дип ышанасы килә. Россия – күпмилләтле дәүләт. Казанда крематорий төзелгән очракта, башка дин кешеләре, бәлки, аннан файдаланыр да.
 
Сүз дә юк, крематорий төзү халык арасында төрле каршылыклы фикерләр уята. Ислам, христиан динендәге милләт вәкилләре өчен мәетне яндыру кабул ителми. Бу безнең дини традицияләребезгә туры килми. Хәер, шәһәр хакимиятенең бу мәсьәләдә дин әһелләренең фикере кызыксындырмаса да, халыкның теләк-тәкъдимнәрен тыңларга әзер булуларын әйттеләр.
 
– Казанда крематорий төзү идеясе буенча дин әһелләре белән сөйләшүләр булмады, – диелә рәсми җавапта. – Күмү йорты торак пунктларыннан шактый ерак урнашачак. Бинаның проекты әзер булгач, әлеге тема белән кызыксынган кешеләр җәмәгать фикер алышуларында катнаша алыр.
 
Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков безнең сорауга:
 
– Мондый карар кабул иткәндә безнең фикеребез юридик яктан әһәмияткә ия була алмый. Бу мәсьәләдә без кешеләргә киңәш кенә бирә алабыз. Шәригать буенча, “Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам”, – дип әйтүче кешеләргә, мөселманнарга кешенең мәетен яндыру кискен тыелган. Һәм без мөселманнарның анда яндырылуына кискен рәвештә каршы, – дип җавап бирде.
 
Без әлеге мәсьәләгә карата православ дин әһелләренең дә фикерләрен белергә теләп, Казан епархиясенә мөрәҗәгать иткән идек. Ләкин алар әлеге сорауга җавап бирүдән баш тартты.
 
Социолог Искәндәр Ясәвиев халыкның кремацияләүгә булган мөнәсәбәтен өйрәнмәгән, шуңа күрә бу мәсьәләгә карата ул үз фикерен генә белдерде.
 
– Мин Казанда крематорий төзүне хуплыйм, – ди танылган социолог. – Шул ук вакытта моны бөтен кеше кабул итмәвен дә аңлыйм. Бу, беренче чиратта, дин белән бәйле. Андый фикердә торучыларны да аңлыйм һәм хөрмәт итәм. Ләкин, минем уемча, кешенең үзен ничек җирләячәкләрен сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Шәхсән үзем үлгәннән соң мине кремацияләүләрен телим. Бөек Ватан сугышы барган урыннарда эзләү отряды составында эшләгән кеше буларак, миңа башка бик күп иптәшләрем кебек үк кеше калдыклары белән очрашырга туры килә. Без күмелми калган, ташланган һәм онытылган солдатларның калдыкларын күтәрәбез, исемнәрен табарга тырышабыз һәм аннан соң җирлибез. Берничә дистә еллар узгач, кешеләрдән берничә уч сөяк кенә кала. Ә кайвакыт – кулда таралып бетүче тузан бөртеге генә. Шуңа күрә һәр эзләүче кеше үзенең үлеме һәм аннан нәрсә калачагы турында уйлый торгандыр. Миңа калса, гәүдәм мин үлгәннән соң ук тузанга әйләнсә, яхшырактыр. Кешеләр турындагы хатирәләр аны ничек күмүгә бәйле түгел. Кеше үлгәч, аның ничек яшәгәне һәм башкарган эшләре турында уйлыйлар…
 
Бүген кремацияләү бөтен дөньяда таралган. АКШ һәм Канадада 1 мең шундый бина барлыгы билгеле. Көнбатыш Европа илләрендә дә күп. Бөекбританиядә – 356, Чехиядә – 80, Франциядә – 70. Мәетләрне яндыру аеруча Япониядә киң таралган. Әлеге илдә вафат булучыларның 98 проценты кремацияләнә. Православ күмү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россиядә бу күрсәткеч 45–61,3 процент аралыгында тирбәлә. Хәзерге вакытта крематорийлар Россиянең зур шәһәрләрендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Новокузнецк, Норильск, Екатеринбург, Түбән Тагил, Владивосток, Ростов–Донда бар.
 
2019 елда Казанда 12846 кеше үлгән. Бу 2018 ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка кимрәк. Мәрхүмнәрнең 70,5 процентын башкала зиратларына җирләгәннәр. Калганнары авылларда күмелгән.    
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»