|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2020 Матбугат
Әлфинур Фатыйховага «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеме бирелде"Шаян ТВ" балалар телеканалының "Күчтәнәч" тапшыруы режиссеры, алып баручысы Фатыйхова Әлфинур Илһам кызы ТР Президенты Указы нигезендә, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бүләкләү тантанасы 31 гыйнварда «Татмедиа» агентлыгының коллегиясе утырышында узды. Утырышта узган елга нәтиҗә ясап, бу елга бурычлар куелды.
--- |
Иң күп укылган
|