|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2020 Фаҗига
Әти-әнисенең гомерләре баланың күз алдында өзелгән31 гыйнвар иртәсендә Чиләбе өлкәсендә М-5 трассасында Башкортстанда яшәүчеләр юл һәлакәтендә үлгән. “Салават җирендә” басмасы язуынча, Ашадан ерак түгел Kia Sorento машинасында 55 яшьлек водитель, каршы юл полосасына чыгып, уфалы гаилә китеп барган ВАЗ-2107 автомобиленә барып менә. Бәрелешү нәтиҗәсендә 27 яшьлек ВАЗ-2107 водителе авария урынында ук үлә, аның 33 яшьлек хатынының гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелә. Аларның 7 яшьлек кызы тән җәрәхәтләре белән хастаханәдә. Гаиләнең ялларга авылга кайтып килешләре билгеле.
Бу коточкыч аварияне берәр кешенең видеорегистраторы төшереп алган очракта Русия ЭЭМның Аша районы буенча бүлеге водительләрне элемтәгә чыгуларын үтенә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: na-zemle-salavata.rbsmi.ru
--- |
Иң күп укылган
|