поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.06.2010 Җәмгыять

АТ ЯЗМЫШЫ – ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ

Җир йөзендә кешелек тарихында гамәлгә кергән бәйрәмнәрнең иң күркәме, иң мәгънәлесе – Җыен, Сабантуй бәйрәме булыр. Татар халкы дөньяга китергән шушындый да тантаналы, нурлы бәйрәм кояшның үзе кебек, Җирнең үзе кебек, халыкның күңеле кебек түгәрәк мәйданда үткәрелә.

Түгәрәкнең түре булмый. Шуңа күрә син мәйданның кайсы тарафында булсаң да үзеңне – үзәктә, горур уртаклыкта итеп тоясың. Түгәрәк мәйдан сине олылый, монда һәркем тигез дәрәҗәдә гомуми бәйрәм рухына кушылып, йөрәген җилкетә.

 

Сабантуй мәйданы...

 

Халкыбыз монда бер йөрәк булып тибә? Поляклар тупырдавы... Сөлгеләрнең чытырдап тартылуы, көрәшче ирләрнең ухылдап җиргә төшүе, җыр-музыка, чәчәк бәйләме кебек балаларның көр тавышы, алкышлар шарлавыгы... бу тавышлар ганимәте – олуг бәйрәмебезнең якты аһәңнәрдән үрелгән кабатланмас симфониясе.

 

Халкыбыз тарихы яу-орышлардан гына тормаган. Борынгы бабаларыбыз тыгыз җәя кылын зеңләтеп тарткан бармакларын саз, гөслә, думбра кылларына күчергән, ук сызгыруын кубыз чиртүгә тиңләгән, бәйсез дала җилен курай моңына сыйдырган, тояк тупырдауларын дәртле бию көенә сала белгән.

 

Сабантуй мәйданы...

 

Көрәш дәрте, ярыш дәрманы, батырлык кодрәте гайрәт чәчкән шушы уеннар шаукымы, очынулы тавышлар бергә кушыла да, көчле бер аһәң хасил итеп, мәйданнан өскә, галәми биеклекләргә чөелә.

 

Әнә шул биеклектән карасаң, аллы-гөлле, тере бизәкләрдән тукылдаган Сабантуй мәйданы чигүле түбәтәй булып күренәдер.

 

Димәк, без, татарлар, Сабантуй көнне Җир шарына затлы түбәтәй кигезәбез.

 

* * *

 

Томырылып чаба тулпарлар!...

 

И-и, ул атлар чапканда күңел бусагаларының дәртле сыгылып калуы! Җир тетрәнә, Җил үрсәләнә, Җан алгысына.

 

Юртакларның борын канатлары чатнап киңәйгән. Күзләрендә – кыргый ут. Үз тыныннан кайнарланган һаваны гүя умырып тешләп, ярсу күкрәк белән алга ыргылалар. Тояклар астыннан туфрак кантарлары түгел, ә очкыннар атылып кала сыман.

 

Әллә нинди, дәһшәтле матурлык бу!

 

Дөньяны тетрәтеп ат йөрәге тибә...

 

Һавада – хәтере уянган җир исе, тиргә баткан тән исе, кытыкланган җил исе. Тупырдап чаба тулпарлар!

 

Өзәңгегә басып, җилгә каршы бөгелеп, тезгенне тоткан җайдак егетләр үзләре дә ат ялыннан яратылган шикелле; нинди бу бербөтен тәңгәллек!

 

Сабантуй мәйданы гүли. Халык аягурә. Алгысытамы ярсу тизлек, шомландырамы кыргый дәрт? Шушы мәҗүси кодрәткә карап шашыну ләззәте – бәйгенең бөек мизгеле!

 

Йөрәк, күкрәк читлегенә сыеша алмыйча, шомлы тибенә. Тын-сулыш юллары рәхәт кысыла. Күңел тула, сокланудан күзгә яшь килә...

 

Шушы дәһшәтле матурлыктан тапталып калмау бәхетеннән үрсәләнгән җаның мәйдан өстеннән биеккә чөелә. Югаласы, әллә кая югаласы килә...

 

* * *

 

Атлы дәверләр, шанлы дәверләр...

 

Татар ат өстендә туа, ат өстендә үлә, дигәннәр борынгылар.

 

Күндәм, чыдам, тугры ат-малкай кеше өчен җанын да, тәнен дә, канын да биргән.

 

Ат синең сердәшең дә, аркадашың да. Ат синең бәхетең дә, тәхетең дә.

 

Аты шәп хуҗаның атлавы да шәп.

 

Таң атканын алдан күрер атка атланган ир-егет.

 

Ат чыраена кизәнү атаңа кизәнү белән бер саналган...

 

Мең еллар буена килгән җандаш-сандаш бергәлек халык телендә аермачык чагыла. Әнә бит, ат кавеменең һәмма төренә нинди ягымлы, мәгънәле атамалар биргән: бахбай, малкай, җылкы, чаптар, чабышкы, юрга, тулпар, аргамак, байтал, тай, кырыкмаш тай, алаша, колын, бия, юртак, дөлдел...

 

Әгәр күк катларыннан шундый фәрман килсә: "Бүтән планетага күченәсез, үзегез белән мең төрле җәнлек арасыннан тик берсен генә сайлый аласыз!" – дисә, кеше һич икеләнмичә атның җылы муенына килеп сыеныр иде.

 

Дөньяда иң шәп нәселле атлар гарәп аргамаклары санала. Алар төп өч токымга бүленә: менә ул, гаҗәп сылу гәүдәле, җиңел сөякле, нәзек бәкәлле, ачык күксел төстәге сиглави. Гәүдәгә аннан чак кына биегрәк, баскан урынында тояк астыннан очкын чыгарып торган җирән кашка – коһейлан. Искиткеч чыдам, ыспай муенлы алмачуар – һадбан.

 

Гарәп язмасында мондый юллар бар: "Бу минем атым, димәле, минем улым, диген. Ул бит давылдан да җитез ыргыла, күз карашыңнан алдарак томыла. Ул алтын кебек саф... Дөм караңгыда ул чәч бөртеген дә сизә, кыр кәҗәсен дә куып уза ала. Бөркеткә ул: "Мин синең кебек оча алам!" – ди. Шулкадәр җиңел ул, авырлыгын салмыйча, сөйгәнеңнең күкрәгендә бии ала. Аның сөлектәй сузылып чабуы шундый да тигез-ипле, син, аның сыртында утырган килеш, бер тамчысын да чайпалдырмыйча, мөлдерәмә тулган касәдән каһвә эчә аласың..."

 

Гарәбстаннан шндый атаклы атлар Аурупага чыга башлагач, дөньяга яңа бер токым – инглиз чаптары барлыкка килә. Әлбәттә, ат үрчетү белән шөгыльләнүче югары кимәлдәге осталар затлы малкайларын нәсел шәҗәрәсен, "кан чисталыгы"н кайгыртып торалар. Бүгенге көндә Җир йөзендә нәселле атлар төре ике йөз иллегә җитә. Төрекмәннәрнең Ахал-тәкә оазисында үрчетелгән, күп илләрдә югары бәһаләнгән ахалтәкә аргамакларын гарәбнекеләр белән янәшә куеп буладыр.

 

Орлов чабышкыларының да даны зур.

 

Нугай атларыннан нәсел яңарткан Дон чаптарлары, чыдам казакъ аргамаклары... Атланып йөре өчен дә, җигәр өчен дә җайлы, тыңлаучан, хәтәр кыя-тауларда, упкын күзенә карап йөри белгән азәрбайҗан, карабах, кабарда, мегрель атлары. Карпатта – гуцул, Урта Азия тауларында локай, карабаир, кыргыз нәселле атлар хакимлек итә.

 

Авыр йөк атлары – брабансон, першерон, клейдесаль, владимир токымнары, кырыс язмышын җигелеп тарткан бу көчле җан ияләре эргәсенә Себердә каты суыкларда тирән кар ерып йөри ала торган урман атлары – вятка, нарым, мезен, бурят, якут токымнарын мисалга китерергә була.

Атлар, атлар...

 

Ходай Тәгалә күңел биреп, мөкәммәл итеп яраткан дүрт аяклы бу җан ияләренә багышлап күпме җырлар, әйтемнәр, дастаннар туган. Гаҗәп бит, бу күркәм-батыр малкай нинди генә рәвештә басып тормасын, кайсы ягыннан гына чыгып карама – барыбер ыспай, килешле, антик һәйкәл, искиткеч мөкәммәл, нәзакәт иясе, илаһи сәнгатьнең тере гәүдәләнеше!

 

Чапканда – ярсу матур, үрә басканда – текә матур. Атның хәтта тезләнгән чагы да горур... Бу сөйкемле малкайларның озын төннәрдә абзар ияләре ялларын матурлап толымга үреп куюы да – әкияти сер түгел димә!

 

Юккамыни дәүләтле халыклар зур шәһәр мәйданнарына, йә бронзадан, йә мәрмәрдән, йә чуеннан, биек постаментка атлы һәйкәл бастырганнар. (Әмма без хәтта Казан ханлыгын нигезләгән Олы Мөхәммәт ханга да атлы һәйкәл куя алмадык. Без шундый да булдыксыз, иҗтиһатсыз халыкка әверелеп калдыкмыни?!)

 

Бу дөньяда яшәвенә рәхмәтен милләт (сансыз булмаса), атка һәйкәл куеп, үз-үзен санлавын раслый.

 

* * *

 

Томырылып чаба тулпарлар.

 

Йодрыкка кылыч дәрте йомарлана. Җилдә уклар сызгыруы.

 

Әллә каян тирәннән, гасырлар аша сулкылдап, шундый хатирәләр калка. Иксез-чиксез даланы иңләп йөз меңнрчә атларның тупырдлап килгән гарасатлы ташкыны күз алдыма килә дә, атлы дәверләрне иярләгән төрки халкымның бөеклегенә, көч-дәрманына, чыдам-гаярьлегенә шаклар катып гаҗиз калам.

 

Атлы ташкын Кояш чыгышы илләреннән башлап Кояш батышы илләренә кадәрге күпме кыйтгаларны тетрәткән. Бер мизгелгә генә үзеңне шул дәвергә куеп кара: акыл көчсез кала, хыял җитми. Уйласаң, исең китәрлек: җил-яңгырларда, кар-бураннарда, тау-кыялар, чүл-далалар, урман-кырлар, елга-күлләр кичеп, меңнәрчә чакрым араны ут-яулар аша үтәр өчен нинди чыдамлык, ихтыяр көче, батырлык кирәк булган. Бу атлы гаскәр диңгезе белән идарә итәр өчен сәрдар-командарлык, бер максатка буйсындыра алу тәвәккәллеге, сүз осталыгы кирәк булган. Дастан-легендаларда гына ул атлар – канатлы, кылычлар – елдырдым, һәр яугир – баһадир. Ә кырыс тормышта бөтенләй башка...

 

Борынгы дәверләрдә сугыш-орышларның үз кагыйдәсе булган: ике яктан да чама белән тигез гаскәр ачык кырда алдан хәзерләнеп һөҗүмгә ташланган. Атка – ат, кылычка – кылыч, йөзгә – йөз, күзгә – күз, тынга тын бәрелешкән. Менә шунда сыналган инде тәвәкәлек, елгырлык; ат, корал белән яугирнең җан берлеге, тән сизгерлеге, бер-берсен аңлау җитезлеге.

 

Кем алдан "йә син мине, йә мин сине" дигән ачы мәкерле хакыйкать – сугышларның мәңгелектән килгән асыл мәгънәсе...

 

Безнең борынгы шанлы нәсел-нәсәбебез: скифлар, һуннар, түрекләр, хәзәрләр, кыпчаклар, сәлҗүкләр болгарлар татар байрагы астында җир йөзендәге утлы сугыш кырларыннан иманлы дәверләрдә үткәннәр. Ул чорда, җәядән бер ук атып фәкать бер кешене генә яралап яисә һәлак итеп булган. Сыңар сөңге атып шулай ук ике яугиргә яисә ике атка берьюлы тигезә алмыйсың, кылыч белән дә бер селтәнүдә – бер яра... Сугыш театрының гадел кануны!

 

Атлы Азияне бергә-бер килеп, болай гына җиңә алмасын аңлаган Аурупа менә ничә гасыр инде утлы кораллар ясауны отыры камилләштерә бара. Бер атуда йөзләгән гаскәрине, бер кнопкага басуга, йөз меңләгәнне юк итү коралы бүгенге көндә тантана итә. Сугыш театры була алмый инде бу заманда, көч сынашу, җиңү-җиңелү түгел, кешене аяяусыз кыру, юк итү мәхшәре бара. Әгәр күпме буын тарихчылары тарафыннан хаксызга каһәрләнгән Чыңгыз ханны бүген терелтеп дөньяга чыгарсаң, ул, бу хәлләрне күреп: "Нишлисез сез, вәхшиләр!" – дип тетрәп калыр, гарьлегеннән кылычын тезенә бәреп сындырыр иде. Томырылып чаба тулпарлар.

 

Шакыма, хәтер, шакыма күңелне. Сәхнә кирегә әйләнә алмый, кабатланмый үткән зурлыклар, бүгенгеңә бары – нәүмиз хозурлыклар... Әнә, тына бара инде тояк тупырдаулары. Биеккә аша Ат рухы...

 

Азакка калган чаптар, кинәт ярсып, иярдәге җайдагын чөеп төшерә дә чалыклап урманга таба алдыра башлый. Халык, аһ итеп, шул якка борыла. Ул чаптар, бүген төне буе эчтән уфтанып, арып, сулкылдап, аяклары белән тибенә-тибенә, үкенечле пошкырып чыгар. Төшендә кабат-кабат бәйгегә чыкканын күрер. Һаман алга омтылыр, алга. Әмма төшеңдә дә үз-үзеңне җиңә алмыйсың шул...

 

Көн шәфәкъка авышканда кил син бу малкай-җанкай янына. Яңагыңны яңакка куеп, юату сүзләре әйт:

 

 – ... Безнең хәлләр охшаш бит, – диген. – Дәверләр ияреннән егылып калган халык улы мин... – диген. – Бәйгедә соңлап килгән ат язмышы – ул безнең уртак язмышыбыз, – диген.

 

Ат елавына кушылып син дә бер ела.

 

Кулыңны җылы күкрәгеңә куеп, күкрәп типкән йөрәк турын сыйпа.

 

Атның моңсу күзләрендә мөлдерәп тулган яшәү догасы.

 

* * *

 

Борынгы бабаларыбыз Тын океан ярларынан башлап Карпатка кадәрге җир-суларга, чул-далаларга, тау-урманнарга ат исеме кушып калдырган: Тарбагатай, Алтай, Бабатай, Юрга, Арарат, Алашан, Турыайгыр, Атбара, Акбайтал, Атбасар, Күкайгыр, Атбашы, Атаркан, Атлас, Айгыртау, Колынсары, Бия, Талтай, Акъял, Тояккүл, Кашкадәрья, Бүребайтал, Җегетай, Карабаир, Текәбас, Тайсуган, Биябаш, Нурлат... һәм тагын күпме атамалар... Бу шигьри исемнәр халкыбыз теленнән Җир шары маңгаена мәңгегә уеп калдырылган.

 

Атлы дәверләргә – салават!

 

Югалмасын юргалар, армасын аргамаклар, чалыкмасын чаптарлар, елкылдасын елкылар, айгылдасын айгырлар...

 

Татар язмышы – Ат иярендә туган поэма.


Марсель ГАЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ | 26.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»