|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2020 Шоу-бизнес
“Балмай продакшн” яңа проект башлый: беренче кунакларның сүгенеп сөйләшүе сәбәпле, планнар үзгәргән“Балмай продакшн” продюсерлык үзәге “Шуннан?!” дип аталган яңа проект башлап җибәрә. Бу танылган артистларны, кызыклы шәхесләрне кунакка чакырып, иркен атмосферада гәп куертуга багышланган, яшьләрчә, юморга корылган проект. Әлегә пилот версиясен төшергәннәр һәм шуны халыкка тәкъдим итәр өчен әзерләү эшләре бара. Әлеге проектның инстаграмда кыска фрагментларын карарга мөмкин. “Балмай”лыларга бу хакта сораулар яудыралар, кызыксыналар. Шул сорауларга җавап буларак, “Балмай продакшн” продюсеры һәм ООО «БАЛМАЙ» учредителе Рафил Галимуллин бераз аңлатма бирде.
“Бу YouTube проект булачак. Телевидениега чыгар дип әлегә көтмибез. Чөнки анда ара-тирә сүгенү моментлары да бар. Без башта телевидениега кертербез дип уйлаган иек. Ләкин беренче кунакларыбыз Ринат Галиәскәров белән Илназ Гариповның каты сүгенеп сөйләшүе сәбәпле, бу YouTube проект буларак кына чыгар дип өметләнәбез. Бу прект турында тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булыр. Дөресен әйткәндә, үзебез дә нәрсә килеп чыгасын әлегә белмибез”, - дип җиткерде Рафил Галимуллин.
--- |
Иң күп укылган
|