|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2020 Мәдәният
"Татаркино" Әзһәр Шакировның 80 яшьлегенә махсус фильм күрсәтәчәкТатарстан киносы бар ул! Моңа инанмаган кешеләрне “Татаркино” оешмасы “Мир” кинотеатрына килеп күрергә чакыра. 2нче февральдә тамашачылар кино карап кына калмыйча, режиссер, сценарист Салават Юзеевның үзе белән очраша алачак. Сүз уңаеннан, бу көнне режиссер 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Февраль аенда күрсәтеләчәк фильмнар түгәрәк даталарга – Салават Юзеевның 60 яшьлегенә һәм РСФРның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Әзһәр Шакировның 80 яшьлек олуг юбилеена багышлана.
2 февральдә күрсәтеләчәк "Татарометражки" җыентыгы - Салават Юзеевның гади кешеләр тормышын тасвирлаган кыска метрлы алты фильмы. Болар – үз-үзенең тотышы белән әйләнә-тирәсендәге кешеләргә зыян иткән герой турындагы «Любовь до гроба» картинасы, пилмән әвәләгәндә бәхәсләре сугышка әйләнгән ир белән хатын турындагы «Пельмени» һәм гаиләсеннән чыгып киткән ир-атның аһ-зарларын сурәтләгән «Хлопнул дверью и ушел» фильмнары. Шулай ук «Кое-что из ее дневника» “кара” комедиясе, «Пациент», «Батыр, где ты?» кинокартиналары тамашачыларны яраткан татар актерлары белән очраштыра алачак.
9 февральдә исә “Мир” кинотеатры экранынында режиссер Рамил Төхвәтуллинның иҗат җимеше “Бөркетләр” фильмы күрсәтеләчәк. Анда төп геройларны Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев уйный. Өч картлач дусның нинди маҗараларга эләгеп, кызыклы хәлләргә калуын шушы көнне күрергә мөмкин.
Мәгълүм булганча, 19нчы гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “Мир” кинотеатрында “Безнең кино” акциясе башланган иде. Акция кысаларында Татарстанда төшерелгән кинолар күрсәтелә. Юлия Захарованың «Хәлимә» фильмы белән ачылып киткән “Безнең кино” акциясе барышында кино яратучылар «Фәридә» (реж. Салават Юзеев), «Брелок» һәм «Югалту» (реж. Илдар Ягъфәров) фильмнарын карады.
Булачак кинопоказлар сәгать 14:00тә башлана. Билет бәясе нибары 150 сум.
--- |
Иң күп укылган
|