|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2020 Җәмгыять
Хөсәен Вәлиәхмәтов белән хушлашу вакыты һәм урыны билгелеКичә – 27 гыйнварда язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, татар журналистикасына зур өлеш керткән күренекле шәхес Хөсәен Вәлиәхмәтов кисәк вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә – 29 гыйнварда 10.30 сәгатьтә Самосырово бистәсен узгач (Казан ягыннан килеп Яр Чаллы ягына борылып киткән юл чатына җиткәнче) сул якта урнашкан Мөселман зиратында була.
Шулай ук 08:45 сәгатьтә 7нче номерлы хастаханә парковкасыннан Язучылар берлеге автобусы да кузгалачак. Теләгән кеше зиратка шуның белән бара ала (автобуста зур хәрефләр белән "Татарстан Язучылар берлеге" дип язылган).
Татарстан язучылары мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашалар...
Гомерен халкына хезмәттә уздырган әдипнең урыны җәннәттә булсын.
Хөсәен Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1956 елда Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күчеп кайта. Хөсәен шунда урта мәктәпне тәмамлый, анда укыганда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен язып район газетасы, республика балалар матбугаты «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Ялкын» журналы битләрендә бастыра. 1968-1973 елларда Х.Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1989-1991 елларда Ленинградта Политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.
Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә.
Әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнүе Ленинградта укыган елларда башлана. 1989 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Камышлы күл сагышы» дигән детектив язмалар җыентыгы басылып чыга.
Политология институтын кызыл диплом белән тәмамлаган Х.Вәлиәхмәтов Казанга «Ватаным Татарстан» газетасының бүлек мөдире булып кайта. 1992 елдан республикада яңа оештырылган Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына эшкә күчерелә. Анда эшләгәндә рус һәм инглиз телләрендә чит илләрдә дә таралырлык «Бизнес в Татарстане» дигән журнал оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. Бу хезмәтләре өчен аңа 1997 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли. Бер үк вакытта фән һәм әдәби иҗат эше белән дә актив шөгыльләнә. Авторның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигъри цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе, «Юлда чыныккан уллар» дигән документаль повесте («Мәгариф», 2003), «И гомер» дигән романы («Мирас», 2000-2002 еллардагы саннар) һәм башка әдәби әсәрләре бар.
2003 елда Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый. Шуннан бирле Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында психология фәнен татарча укыта.
Х.Вәлиәхмәтов — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
--- |
Иң күп укылган
|