поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.06.2010 Авыл

БУЙДАКЛАР АВЫЛЫ?

“Уеннан уймак чыга”, – ди халык. Соңгы вакытта Балтач районының Шөңшеңәр авылы турында журналистлар еш сөйли. Имеш, биредә иллеләп буйдак ир-ат бар. Шөңшеңәр буйдакларына кияүгә чыгарга риза булган кызларны җирле җитәкчеләр авылга чакыра икән. Авылда төпләнеп, колхозда фермада эшләгән яшь гаиләләргә кызыксындыру чарасын да уйлап тапканнар – туйга 5 мең сум акча бирәләр имеш. Илле буйдакны күрергә теләп, мин дә Балтачка юл тоттым. “Каян чыккан сүз ул?!”

Авыл җирлеге башлыгы Раузат Галиевны тотып булмады. Мин киләсен белгәч: “Журналистлар белән аралашасым килми, дөресен язмыйлар”, – дигән.

 

– И-и, безнең авыл хәзер бик популяр бит, – дип елмайды Шөңшеңәр авыл советында бухгалтер булып эшләүче Фәния апа. – Журналистлар ничек кенә язмыйлар безнең хакта. Авыл кешеләре моңа бик хурлана – безнең ир-атлардан ачыктан-ачык көләләр бит... Әлеге вакыйганың башы болайрак: быел, язгы чәчү вакытында, интернетта бер игълан пәйда булган: ятимнәр йортында үскән кызлар берәр авылга кайтып, кияүгә чыгып, шунда төпләнеп калырга ризалар, имеш. Кызлар, әлбәттә, әйбәт егетләр эзли. Игъланны укыганнан соң берәү (ул кешенең кем икәнен белмиләр) мондыйрак җавап язган: “Балтач районының Шөңшеңәр авылында илле буйдак ир-ат бар. Кызлар, кайтыгыз!” Әлеге юллар кызларны түгел, журналистларны күбрәк җәлеп иткән. Башта “Комсомольская правда” газетасы килеп, фермада, кырда эшләүче ир-атларны төшереп китә (“КП”, 4 июнь, 2010). Аннан “Казань – Звезда” каналы килеп, урамдагы иң пычрак киемле ир-атларны төшереп: “Бу ир-атларга кемнәр кияүгә чыгарга тели?”  – дигән кинаяле сорау куеп сюжет эшли.

 

– Шушы көннәрдә генә “Жизнь” газетасы (1-7 июнь, 2010) бу турыда язып чыккан, – ди Фәния апа. – Алары тагын да арттырып җибәргән: Шөңшеңәр авылына килен алып килүчегә җирле җитәкчеләр 5 мең акча бирә дигәннәр! Монысы нинди сүз инде тагын ?! Аптыраган...

 

Шөңшеңәр турында интернетта да мәгълумат бар. “Комсомольская правда” газетасы сайтында: “Татар авылы Шөңшеңәрдә ирләр хатын-кызлар игътибарыннан мәхрүм калганнар”,–дип, өч минут ярымлык видеоролик элеп куйганнар. Сыер фермасы, басудагы трактор, ярым ташландык өй – чынлап та, барысы да ниндидер бер караңгы почмакны хәтерләтә.

 

– Илле буйдак дигән сүз каян чыккан соң? – дим Фәния апага.

 

– Бервакыт район хакимияте барлык авыл советларына өйләнмәгән ир-егетләр санын исәпләргә кушкан иде. Буйдаклар – авылда мәктәпне тәмамлаган барлык егетләр, студентлар, яшьләр дә кергән. Шул мәгълүмат ул. “Безнең ирләрдән көләләр!”

 

 – Мыскыл! Безнең ирләрдән көләләр! – диделәр колхоз идарәсендә хатын-кызлар. – Инде туганнар чылтырата: “Шөңшеңәрдә ярты авыл өйләнмәгән ир-атмы?” – диләр.

 

– Журналистлар белән бөтенләй аралашмаска сүз биргән идек. “Татарстан яшьләре”н яратканга гына, сезнең белән сөйләшәбез, – диде колхозда бухгалтер булып эшләүче Дания апа Шәфигуллина. – Болай ул, сеңлем, беренчедән, безнең авылда илле буйдак юк. Минем үземнең дә ике улым бар. Берсе быел югары уку йортын тәмамлый, икенчесе техникумда укый. Шул буйдаклар рәтенә безнең малайлар да кергән, күрәсең. Тик алар бит буйдак түгел, ә яшь егетләр әле! Вакыты җиткәч өйләнерләр. Безнең малайлар яшендәге егетләр авылда күп. Алар эчкече дә, кызлар карамаслык егетләр дә түгел. Бар, әлбәттә, өйләнмәгән өлкән яшьтәге ирләр дә. Баш ташлап эчүчеләр дә күренгәли. Тик андыйлар санаулы гына. Тулаем алганда авыл әйбәт яши. Әнә, күрәсездер, йортлар төзиләр. Машинасын алалар. Хезмәт хакын биреп барырга тырышабыз. Апрель ае өчен колхозчыларга акча бирдек. Чәчү вакытында эшләгән механизаторлар 20-25 мең сум хезмәт хакы алды . Мал-туар асрый халык. Ничек тә яшәргә, кешедән калышмаска тырыша.

 

– Авылда яшәргә калган, колхозда эшләргә риза булган яшь парларга кызыксындыру бүләге – 5 мең сум акча бирәләр дип язалар, сөйлиләр. Шул дөресме? – дим Дания апага.

 

– Дөрес түгел. Әлеге дә баягы күпертелгән хәбәр ул. Бу көлке дә: янәсе биш мең акча биреп, яшь кызларны авылга – фермада эшләргә тартабыз. Биш мең акча дип авылга кем кайтсын ди? Миллион бирсәләр дә кызлар авылга кияүгә чыгарга атлыгып тормыйлар. Шөңшеңәрдә тагын бер нәрсә турында сөйләп гаҗәпләндерделәр: “Комсомольская правда” газетасы ике балалы Сәйдәш Ганиевнең сурәтен бастырган. Һәм “КП” журналисты рәсем астында болай дип тә өстәгән: “40-летний Сайдаш Ганиев мечтает о детях и манящем любимой губадии в семейном гнездышке”.

 

Авыл халкының күңеленә тигән бер нәрсә бар – Шөңшеңәрне журналистлар “кишлак” “глухая деревня” дип атаганнар. Һәм ир-атларны кайсын мич сүткән (пычрак киемнән), кайсын трактор ремонтлаган вакытта төшереп киткәннәр.

 

– Ни өчен безнең авыл “глухая деревня булсын?!” Газы, суы кергән, урта мәктәбе, медпункты, мәчете, кибете булган матур авыл, – ди Дания апа. – Әллә нинди караңгы авыллар бар, алар белән чагыштырганда без шәһәр кебек! Дөрес, авылда урта, өлкән яшьтәге өйләнмәгән ир-атлар да бар. Тик алар кайсы авылда юк?

 

Чынлап та, буйдаклык бер Шөңшеңәр авылы проблемасы гына түгел. Сан буенча ир-атлар хатын-кызлардан калышса да, нишләптер өйләнмәгән ирләр күбрәк. Бу бигрәк тә авылларда күзәтелә. Шул ук вакытта ирсез хатыннар: “Тормыш итәрлек җүнле ирләр юк!” – дип зарланалар. Хатын-кызлар сүзләрендә дә хаклык бар, әлбәттә. Тик...

 

ФИКЕРЛӘР

 

 Айдар Фәйзрахманов, җырчы:

 

 – Катлаулы мәсьәлә бу. Моны әлбәттә, матди якка да кайтарып калдырып була. Торак юк, эш юк һәм башкалар. Тик... миңа калса, сәбәп – гаилә төшенчәсенең арткы планга күчүендә. Без мәхәббәт дип өйләнештек. Хәзер мәхәббәт дип баш югалтып йөрүчеләр күренми дияргә була. Ир-ат үзенчә яши, хатын-кыз үзенчә. Аннан, ир-атларга өйләнмәсә дә җенси яктан бернинди проблема юк...

 

 Хәбип Баянов, Азнакай районы, Кәкре Елга авылының колхоз рәисе:

 

 – Бу проблема бездә дә бар. Кызлар авылда калмый бит. Гәрчә авылда яшәр өчен шартлар булса да. Заман үзгәрде.

 

Яше узгач, авыл егете клубка да чыкмый. Анда нишләсен ул? Өйдә бикләнеп тик утыра. Кызларга сүз катарга курка башлый. Бердәнбер юл, минемчә – егет-кызларны яучылап таныштыру. Элек бит шулай булган һәм әйбәт кенә яшәгәннәр.

 

 Әлфинур Хисами, “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы (Дәү әни):

 

 – Ялгызлык хатын-кызга бик авыр, ир-атка икеләтә авыр. Әле бит картаясы бар. Гаиләң булмаса, син кемгә кирәк?

 

Гаилә корырга беркайчан да соң түгел. Пенсия яшенә җиткәч өйләнешкән танышларым да күп, әйбәт кенә яшиләр. “Өйләнә алмыйча калдым”,- дип, моңаеп утырып кына эш чыкмый. Үз ярыңны эзләргә, табарга кирәк. Бүген моңа мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Интернет, телефон, таныштыру хезмәтләре эшләп килә...

 

 Раяз Фасыйхов, җырчы:

 

 – Буйдак булмас өчен вакытында өйләнеп калырга кирәк. Ир-ат та, хатын-кыз да парлы булырга тиеш.

 

Авылларда буйдаклык проблемасын киметү өчен яшьләргә эш һәм яшәү өчен яхшы шартлар тудырырга кирәк. Шәһәргә бәхет эзләп чыгып киткән кызлар да кире авылга кайтырлык булсын...


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ | 26.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»