|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2010 Экология
“СОҢГЫ 30 ЕЛДА МОНДЫЙ КОРЫЛЫКНЫҢ БУЛГАНЫ ЮК ИДЕ”Авыл хуҗалыгы белгечләре июнь аендагы коры һәм эссе һаваны "уңышны юк итүче" дип атый. "Татарстанда соңгы 30 елда мондый корылыкның булганы юк иде. Бу һава шартлары быелгы иген язмышына нокта куярга мөмкин, –диде ТР Авыл Хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Безнең бурыч – ничек кенә булса да, кышка терлек азыгы әзерләү. Хәзер терлекчелек өлкәсендә, бигрәк тә сөткә сатып алу бәяләренең элеккечә калуын теләргә генә кала". Борис ГАФУРОВ, Чүпрәле районы “Чынлы” ҖЧҖ директоры:
– Бездә хәл бик начар. 25 ел эшләп, мондый корылыкны беренче күрәм. Әби-бабайлар Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорый, әмма файдасыз. Тирә-якта тавык эчәрлек тә су булмаганлыктан, махсус җайланма ярдәмендә басуларга су сиптерү дә мөмкин түгел. Печән үсми. Элек бер гектар җирдән 40-45 центнер ала идек, быел 5-8 генә. Аның каравы кукуруз яхшы. Быел арттырып та чәчтек.
Җәүдәт НУРГАЛИЕВ, Нурлат районы Кычытканлы авылы күмәк хуҗалыгы рәисе:
– Яңгыр булмагач, урманда да үлән үсми, болындагылары сентябрьдәге кебек саргаеп бетте. Алар шулкадәр коры ки, шырпы сызуга яна башлый.
Бүген хуҗалыкта 680 баш мал исәпләнә. Аларны дүрт көтүгә бүлеп, болында, урман кырыйларында, таллыкта көтәбез.
Нәфикъ ХӨСӘЕНОВ, Кукмара районы “Вахит” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе:
– Корылыкка берничек тә каршы торып булмый. Хәзер булган запасны барлый башладык. Ашлык сатып алырга уйлыйбыз. Быел бер гектардан 4 центнер печән җыйдык. Яңгыр яумагач, икенче катка өметләнәсе дә юк. 30 гектар җирдә мал чөгендере кибеп утыра. Җир ярылып бетте. Сөт бәясе югары булса, ашлык сатып алган акча капланыр дип өметләнәм.
Наил ГОБӘЙДУЛЛИН, Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
– Чәчүне вакытында төгәлләсәк тә, яңгыр яумау бөтен өметне юкка чыгарды. Матур булып үсә башлаган игеннәр корый. Әле кырдан кайтып киләм, егетләр шунда метр ярым җир казыган – коп-коры.
Элек бер гектар җирдән 15-20 центнер печән алсак, быел өч кенә. Мул икмәк турында хыяллану да урынсыз. Хәзер бөтен өмет кукуруз һәм яфрак азыгында. Райондагы бар оешма хезмәткәрләре элекке замандагы кебек юкә агачы ботагын сындырып, себерке әзерли. Ул кышын малларга ашатырга менә дигән азык булачак.
Иван ЧУРИН, Чистай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
– Басуларга ничек су сиптерү турында уйлыйбыз. Көннәрнең эссе торуы яхшыга алып бармавын аңлап, мал азыгы табуны да хәстәрли башладык. Күзгә күренеп кырларда ашлык кибә. Бик аяныч хәл, әлбәттә. Былтырга караганда печәннең күләме өч тапкыр кимеде. Шулай да, өметне өзмибез, яңгыр явар дип ышанабыз.
Фоат САДРИЕВ, язучы:
– Яңгыр яумагач, кәеф юк. Хуҗалыгымда тавыктан башка мал булмаса да, кешеләрнеке өчен борчылам. Авыл халкы да хафага төште. Печән үсмәвен күреп, сыерны бетерәбез, диючеләр бар. Унбиш минут элек кенә урманнан кайттым, безнең Мөслим ягында бөтен үлән көеп бетте.
26 декабрьдә кар яуды, фаразлау буенча 26 июньдә яңгыр яварга тиеш. Хәзер шулай гына була күрсен дип телим.
Франс ХӘЛИЛОВ, Бөгелмә районы Зеленая Роща авылыннан, бакчачы:
– Бездә дә бик нык корылык күзәтелә. Су сибеп кенә үсемлекләргә ярдәм итеп булмый. Туфракның корылыгын су белән җиңәргә мөмкин, ә һава дымлы булсын өчен яңгыр кирәк. Быел җиләк-җимешнең уңышы әллә ни зур булмас. Кыш башындагы 40 градус салкын агачларга, үсемлекләргә зыян китерде. Менә хәзер җәе дә начар.
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, бакчачы:
– Мондый корылык 1971 елда күзәтелгән иде. Быел ул тагын да хәтәррәк. Бакчада су сибеп торгач, үсемлекләр ярыйсы. Әмма алар үзләрен яңгырдан соң кебек үк яхшы хис итми. Яңгыр яумау аеруча игеннәр өчен начар. Вегетация чоры тәмамланды, үсемлекләр өчен ул уңышсыз булды.
Рәмзия ИБРАЕВА, Чирмешәннән:
– Әкәмәт дәрәҗәдә корылыкка шаккатабыз. Бакчадан керми су сибәм. Ишегалдындагы чирәмгә кадәр көйде. Алмагачның яфрагы саргайды. Игеннәр үсә алмый, басуда чабарга печән юк. Мал-туарга кышка каян азык алырбыз дип борчылам. Аптырагач, беркөн зиратка барып, мәрхүмнәрнең кабере өстенә су сиптем, Ходайдан яңгыр сорадым. Тик нәтиҗә күренми.
Рәсим СОЛТАНОВ, Арча районы Кәче авылыннан, фаразчы:
– Мондый хәл буласын көздән үк белдем. Имән агачының яфрагында ак төймә күп булды. Андый очракта кышын салкын, җәен корылык күзәтелә. Уңыш та аз. 19 апрельдә өч төрле һава торышы күзәтелде. Иртәнге якта аяз күк йөзе булуы 90 көн корылык дигәнне аңлата. Көндезге икеләргә кадәр болытлы көн – июльдә яңгыр ява. Төштән соң кабат аяз көн – урып-җыю вакытында тагын корылык булачак. Моны ничә ел сыныйм, нәкъ шулай.
Бүгенге кебек эсселәр әле тагын күзәтеләчәк.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|