Посмотреть эту публикацию в Instagram
Илһам Шакиров Гөлзада Сәфиуллинаның төшенә кергән | #ИЛҺАМГА
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2020 Мәдәният
Илһам Шакиров Гөлзада Сафиуллинаның төшенә кергән: “Эхх! Нишләп без синең белән...”Татар дәүләт филармониясендә «Илһамга» флешмобы һәм “Илһам Шакиров рояле” музыкаль марафоны дәвам итә. “Илһамга” флешмобының чираттагы йолдызы – Гөлзада Сафиуллина. Ул Илһам Шакировны төшендә күргән һәм шул төшен бәян итә.
“Без гел күрешеп тордык. Илһам абый вафат булгач, Мәрҗани мәчетендә кырыгын үткәргәннән соң, шунда үземнең мөнәҗәтләр яздырылган бик күп дискларымны тараттым. Шуннан соң Илһам абый минем төшемә керә. Шундый матур, шундый риза, шат. Җилкәмә башын куйды да: “Эхх! Нишләп без синең белән сөйләшмәдек икән, синең белән шундый күп безнең сөйләшер сүзләр. Әйдә, сөйләшик әле!” - дип менә шулай итеп авызын ерып, матур итеп көлеп... Шундый матур чагын беркайчан күргәнем юк иде. Костюмы да шундый матур. Күрәсең, урыны җәннәттәдер. Шулай дип уйладым. Шулай булсын, Иншаллаһ. Ул безнең бер символ иде. Ул легендар шәхес иде. Легендар дип әйтәләр хәзер башкаларга... Юк! Легендар шәхесләребез икәү генә булды: Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова”, - дип сөйли Гөлзада Сафиуллина.
Мәгълүм булганча, татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган көнендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Илһамга» флешмобын игълан иткән иде. Флешмобны күренекле шагыйрьләр, язучылар,⠀артистлар,⠀җәмәгать эшлеклеләре башлап җибәрде.
Алар татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланган әсәрләр укый, аның белән бәйле истәлекләр сөйли. Флешмоб Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлана. ⠀
⠀
Флешмобның идея авторы - Зимфира Гыйльметдинова, проект җитәкчесе - Илгиз Шәкүров, видеооператор - Альфред Камелевский. «Илһамга» флешмобына теләге булган һәркем кушыла ала. Видеоязмаларны интернет мәйданчыкларда #илһамга хештегы белән урнаштыру шарт.
--- |
Иң күп укылган
|