|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2020 Шоу-бизнес
Динә Гәрәева янә "Барс Медиа"ның гендиректоры урынына кайткан"Барс Медиа" компаниясендә җитәкче алышынуы хакында Бизнес Онлайн хәбәр итә. Бу урынга җәй көне билгеләнгән Айдар Галимовның директоры Павел Волонихин — Уфага үзенең концерт проектлары белән шөгыльләнергә китеп, аның урынына элек генераль директор вазифасын башкарган Динә Гәрәева әйләнеп кайткан. «Барс Медиа»ның үзендә агентлыкка оператив комментарий бирмәгәннәр, әмма портал чыганагы Гәрәева 30 декабрьдә үк эшкә чыкты, дип күрсәтә. Шунысы кызык, Динә Маратовна үзе дә ел азагында инстаграмда «Татар җыры» концертыннан фотолар куеп, «Шундый һөнәр бар — үз эшеңне яратырга» дигән пост урнаштырган иде.
Искәртеп узабыз, «Барс Медиа»дан гамәлгә куючылар арасындагы конфликт нәтиҗәсендә, аны гамәлгә куючыларның берсе Марат Гәрәев һәм аның кызы Динә китүләре турында узган елның август аенда билгеле булды. «Барс Медиа»ның Директорлар советы рәисе булып Маратның бертуганы — компанияне оештыручы Камил Гәрәев калды.
Кыскасы, Динә Маратовнаның гаилә компаниясенә әйләнеп кайтуы — татар музыка индустриясе өчен күп эшләгән абыйлы-энеле Гәрәевларнең бергә кушылуына китерәчәк яхшы билге, дип санарга була.
--- |
Иң күп укылган
|