поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.01.2020 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов: “Үземне бер дә яратмыйм...”

Раяз Фасыйхов тамашачыларның сорауларына җавап бирде. TMTV телеканалының баш редакторы Алмаз Гыйльметдинов инстаграмда оештырган “25” тапшыруында артистлар интернет кулланучылардан килгән иң кызыклы 25 сорауга тиз-тиз генә, озак уйламыйча җавап бирәләр. Чираттагы кунак – Раяз Фасыйхов.

Шул сораулар арасыннан иң кызыклыларын “Матбугат.ру” укучыларына да тәкъдим итәбез: 

- Хәлләрең ничек, Раяз? Яңалыклар бармы? 
 
- Хәлләр, Аллага шөкер, рәхмәт. Әллә ни яңалык юк, кыш юк, кар юк. Кыш кайтса, бераз яңалык та булыр иде. 

- Быел концерт буламы?
 
- Материал туплау белән шөгыльләнәм. Артык алдан әйтеп куймыйм. Бер ай алдан хәбәр итәчәкмен. 

- Гитарада да уйнарга өйрәнергә теләгегез юкмы?
 
- Гитарада уйный беләм, мин аның системасын да аңлыйм. Ләкин гитарада уйный башлагач, бармаклар авырта һәм бу баян уйнаганда комачаулый. Шуңа күрә уйнамыйм. Ә өйдә гитарам бар.

- Беренче мәхәббәт онытыламы?
 
-     Онытыла.

- Кызыңның иҗатка тартылуына син шатмы?
 
- Бик тә шат. Актриса итеп күрәм мин аны, шуңа әзерлим. Бәлки ГИТИСларда укытырга насыйп булыр.

- Клипка матур кызларны үзе сайлыймы, хатынымы?
 
- Үзем сайлыйм, алар белән үзем төшәсе бит, хатынга төшәсе түгел.

- Иң яраткан эчемлеге?
 
- Облепиха чәе. 

- Үз җырларыңны тыңлыйсынмы?
 
- Җырларымны яздыргач тыңлыйм. Тагын да камилләштерү өчен, кимчелекләрен бетерү өчен тыңлыйм. Машинада тыңлап йөрмим. Мин үземне бер дә яратмыйм. Үземне искә төшереп тора торган әйберләрне кулланмыйм.
 
- Раяз күпме кыз белән очрашкан?
 
- Күп булмадылар алар. Мин гашыйк булучан идем. Гашыйк булып йөрергә ярата идем.  

- Раязны юбилейда җырлату ничә сум?
 
- Директка языгыз. 

- Артист булмасагыз, кем булыр идегез. 
 
- Аны Ходай үзе генә белә. Төшеп калмас идек әле. Минем педагог, музыка укытучысы белеме дә бар. Ләкин ул көнгә калудан Аллам сакласын дип әйтәм. Укытучыларны бик хөрмәт итәм, бик авыр эш икәнен белеп шулай әйтәм. 
 
- Раязны җырларга кем өйрәткән? 
 
- Әбидән, әтидән башлап санасам, укытучыларым - Айдар Фәйзрахманов, Венера Ганиева. Аннары үзем дә аңлый башладым инде.
 
- Артистлар арасында иң дус кеше кем ул?
 
- Ришат Фазлыйәхмәтовның “канатлы” фразасы белән җавап бирәм: “артистлар арасында дуслык юк, артистны дуслар күтәрә”. Үзегез аңлап бетерегез бу фәлсәфәне. Ә дусларга килгәндә, Филүс Каһиров, Илназ Баһ, Айрат Ильясов, Илнар Сәйфиевлар белән күп еллар дәвамында дус булып, аралашып яшибез. 
 
- Яшь җырчыга нәрсә киңәш итәр идегез? 
 
- Яшь җырчыга әрсезрәк булырга, курыкмаска, җырлаган саен шомарасың, җырларга һәм тамашачыга күренергә киңәш итәм.
 
 
 

---
Раяз Фасихов
№ --- | 25.01.2020
Раяз Фасихов печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»