|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2020 Яңа китаплар
Марсель Сәлимовның “Чорына күрә җыры” китабы дөнья күрдеТатарстан китап нәшриятында Марсель Сәлимовның “Чорына күрә җыры” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Әлеге җыентыкка бүген актуаль яңгыраган сатирик, юмористик, лирик шигырьләре, җырлары, мәсәлләре һәм «Озын кул» исемле поэмасы тупланган. Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры; Сергей Михалков, Владимир Гиляровский, Владимир Набоков (Русия), «Алеко» (Болгария), Николай Гоголь (Украина), Эрнест Хемингуэй (Канада), Джек Лондон (АКШ) исемнәрендәге халыкара әдәби бүләкләр иясе; башкорт, татар, урыс, чуваш, инглиз һәм болгар телләрендә басылган кырыктан артык китап авторы Марсель Шәйнур улы Сәлимовның яңа китабын Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин. Нәшриятның Казандагы фирма кибетләре: Декабристлар урамы 2нче йорт, Бауман урамы 19нчы йорт, Баумана урамы, 51нче йорт (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат) урнашкан.
--- |
Иң күп укылган
|