|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2020 Җәмгыять
Казанда 3,5 млн сумга Коръән саталарКазан кешесе «Авито» сайтында 3,5 млн сумга Коръән сату турында белдерү куйган. Әлеге Коръән ефәк кәгазьгә кулдан язылган һәм бизәлгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына белдерү авторы Станислав сөйләгән.
«Китап бердәнбер нөсхәдә. Бу минем дустымның гаилә ядкаре һәм мин аның финанс кыенлыкларын хәл итү өчен аңарга сатарга ярдәм итәм», - дип аңлатты ул.
Кулъязма озак вакытлар Үзбәкстаннан килгән дустында сакланган. Ул Сәмәрканд ефәк кәгазендә кулдан язылган һәм бизәлгән, дип сөйләде белдерү авторы.
Хуҗа шулай ук сайтта товарның чынлыгын күрсәтә торган фотографияләр һәм документның күчермәсен дә куя. Документта китапның 1702 елда күчереп язылуы һәм 1914 елда реставрацияләнүе күрсәтелгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|