|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2020 Шоу-бизнес
"Просто космос!": Салават Миңнехановның ӨР-ЯҢА КЛИБЫНДА тәүге тапкыр кечкенә кызы төшкәнТатар эстрадасының җырлы-моңлы гаиләсе Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлардан чираттагы бүләк кайнар табадан төште. Салават Миңнеханов премьера тәкъдим итте: бүген аның ютуб каналында өр-яңа үзенчәлекле клибы дөнья күрде. Җыр "Синең хакта" дип атала. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, яңа клипны «Тайна печати дракона» фильмын төшергән төркем әзерләгән. Әлеге егетләр Джеки Чан, Арнольд Шварценеггер белән дә эшләп дан казанган хәтта. Бүген көндез әлеге клипны Әлмәт шәһәрендә ике Россия космонавтына - Антон Шкаплеров һәм Алексей Овчининга презентацияләгәннәр. "Бик ошады. Икесе дә бик кәнәгать калды. Юрий Гагаринны очышка әзерләгән беренче космонавтлар отрядында да татар егете булган. Ул Мөслим районының Усы авылыннан Двоеглазов фамилияле", - дип сөйләде "Матбугат.ру"га Салават Миңнеханов. Артистның космик киңлекләр һәм гаилә җепләре турындагы әлеге клибы анда беренче тапкыр нәни кызлары Мәдинәнең катнашуы белән дә үзенчәлекле. Яңа клипта Миңнехановлар тулы составта төшкәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|