|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2020 Мәдәният
Тинчурин театры артистлары халык белән очрашаИртәгә, 24 гыйнвар көнне, 13.00 сәгатьтә Тинчурин театры артистлары Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Кремль урамы, 33нче йорт) тамашачылар белән очрашачак. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән әдәби-театраль кичә «Тинчурин театры+» театраль проекты кысаларында узачак. Әлеге кичәдә танылган драматург Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» спектакле буенча фикер алышу булачак. Әлеге проект, әдәбият сөючеләр белән ике араны тагын да якынайту өчен эшләнелә.
Кичәдә «Акча бездә бер букча» әсәренең авторы – танылган драматург Зөлфәт Хәким, спектакльдә төп рольләрне башкаручы артистлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин; мәдәният һәм сәнгать әһелләре, китап укучылар катнашыр дип көтелә.
Әлеге чарада спектакльдән өзек күрсәтеләчәк һәм килгән кунаклар артистлар белән спектакль турында кызыклы әңгәмәдә катнашачак. Тамашачылар арасында спектакльгә билет та уйнатылачак.
--- |
Иң күп укылган
|