поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.06.2010 Җәмгыять

КАЯН КИЛСЕН ФИЛГӘ БИЛ?

Мин юатудан файда юк – кунакка килгән танышымның үксеп-үксеп елавыннан тиз генә туктамаячагы көн кебек ачык. Кияүгә чыгу, ир хатыны булу темасына ялгыш кына чиертеп алсаң да, менә түгеләм-менә түгеләм дип торган сабыр касәсе таш идәнгә бәрелеп чәлпәрәмә киләмени – аны инде тиз генә үз кәлиясенә кайтарам, тынычландырам димә. Яше дә бара шул – көзгә 31 туларга тора, ә кияү дигәннәре әкияттә яшәвен дәвам итә. Гөлназга исә ул кадәр акыллы булма, чүәк төсенә дә бәйләнмә дип әйтүдән файда юк – аның үз туксаны туксан: «Юньле ирләр юк».

Ә тирә-ягыма күз салсам, Гөлназ кебекләр берән-сәрән түгел шул. Төскә-биткә килгән, эшле-ашлы, хәтта үз көче белән тораклы булган кызлар буа буарлык – ә шуларга тиң булырлык, кияүгә дәшәрлек егетләр генә юк. Мин бу темага Гөлназ белән дә әңгәмә корганым, хәтта бәхәсләшкәнем бар, әмма йомгакның очын гына табып булмый. Һәркем үзенчә хаклы. Бөтен яктан килгән, Гөлназ кебек үз көче белән 30 яшендә фатирлы булган, ялларын кыйбатлы чит ил курортларында уздыра алырдай кызлар җыен әтрәк-әләмгә күз ташламый анысы. Әмма икенче яктан карасаң, бөтен яктан да килгән икән, ник аңа бер рәтле егетнең дә күзе төшми соң?

 

Иртә кергән акыл

 

Беренче сәбәпне мин шунда күрәм. Кызлар бит егетләргә караганда иртәрәк өлгерә, иртәрәк акыл утырта... Ә ул акыл дигәннәре хатын-кызга «уптым илаһи» кереп урнаша икән, бетте дигән сүз. Акыллы хатын-кыз тормышта югалып калмый – тырыша-тырмаша карьера баскычыннан өскә үрмәли, бар булганын оясына алып кайта, һәр тиеннең кадерен белә. Аның өчен уңга-сулга тиктомалдан акча туздыру зур акылсызлык, хәтта оятсызлык булып тоела. Ул өендә бикләнеп, ялт иткән идәннәренә сокланып утыра. Ә ир кешегә, әлбәттә, чак кына җилбәзәклек, уйнакчанлык кирәк. Гел акыллы гына елмаеп, һәр сүзен сөзеп кенә әйтеп утырган «карт кыз» аңа кызыксыз – дөнья шулкадәр кызык, аны тулы куәтенә әйләндерәсе, адреналин аласы бар...

 

Кем ничектер, мин шәхсән иртә корылган никахлар озын гомерле була дип саныйм. Әлбәттә, сүз мәктәп тәмамлауга балдак кию турында бармый. Әмма кияүгә чыгу, өйләнү өчен тормышка карый торган «алсу» күзлегеңне салмаган булуың, тормышның «артын» күрмәгән булуың отышлырак. 25 яшькә кадәр корылган никахларның күпчелеге яшьлек юләрлеге белән беренче вакытның кыенлыгын күрми, финанс мәсьәләсендәге авырлыкларны трагик дәрәҗәдә үткәрмидер. Ул яшьтә аның кадәр киләчәк турында да уйлап җиткермисең бит инде – ул вакытта хисләр буран дулата, акыл яши-яши керә. Син инде анда уртак камытка җигелгән, яныңдагы кеше синең өчен якыныңа әверелгән була. Гаилә корырга сайлаган кеше лотерея билеты кебек бит инде ул – аны ярып карап булмый – йә отасың, йә оттырасың...

 

Кемнең кесәсе калынрак

 

Әлеге адымга балаларыннан девидент алып яшәргә хыялланган ата-ана бара. Булачак кияү-киленен күргәнче булачак кода-кодагыйның кесә янчыгын тикшерергә яраткан андый адәми затлар нигәдер баласыннан марионетка ясауларын чамалап бетерми. Юлларыбыз аерылган бер иптәш кызым да, Казанның дәрәҗәле уку йортына укырга кергәч, бөтен булмышын бай кияү эзләргә багышлаган иде. Аның өчен безнең кебек самими хисләр кичерүчеләр юләрләр рәтендә саналды. Мин инде бәхәсләшәм, син бит акчага кияүгә чыкмыйсың, янәсе. Ә күпме кыз-кыркын, әнә шундый байлык эзләп, яшьлеген харап итә! Акча дип котырына торгач, бай-бай олы корсаклы абзыйлар кочагына, аннан эчкечелек, аннан депрессия, ялгызлык чигенә барып чыга. Монда инде ата-аналарга гаепнең саллысы төшә – нәкъ менә алар гына балага «акчада гына бәхет» дигән нигезсез теореманы сеңдереп үстерә.

 

Танышым Гөлназда да акчага булган сәер мәхәббәт булды. Табынуын табынмаса да, «фатиры да, машинасы да булмаган килеш» кебегрәк җөмләләр аннан да еш ишетелде. Хәзер ишетелми ишетелүен – әмма дүртенче дистәне вакларга керешкән вакыт кына алга чаба, ә ак «Мерседес»тагы принцка карт кыз түгел, яшь, җилкенчәк, шаян кыз кирәк.

 

Социаль түбәнлек

 

Бер матбугат чарасында Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллина белән әңгәмә укыган идем. Анда Рузия ханымның ничек шулай гел елмаеп кына торуы, яшь килеш саклануы турында сораганнар. Җавапта мин ишетергә теләгән сүзләрне укыдым. Без яшь чакта бүгенге яшьләр алдындагы проблемалар юк иде, без, биш ел эшләсәк, фатир биреләчәген белә идек, дигән актриса. Бүгенге яшьләрнең күбесенең (күбесенең генәме икән?) муеннан кредитка батулары аларның тормыш ямен ала, аларның иртәгәсе көнгә бер тамчы ышанычлары-өметләре булмавы турында да әйткән ул. Дөресе шул бит – без иртәгәсе көннән нидер өмет итү турында уйлый да алмыйбыз. Шуңа да социаль киртәләрнең күбесе хәтта зур мәхәббәткә корылган никахларны да чәлпәрәмә китерә. Ярдәм итәрлек әти-әниең булмаса, кредитка бата-чума торак мәйданы алып, эшләп тапкан бар акчаңны тиененә кадәр шуңа түләп барасың икән... Әле бит тәмле ашыйсы, кинотеатрга йөрисе, матур итеп киенәсе дә килә.

 

Социаль ипотека белән фатир алган яшьләрне карагыз сез. Квадрат метры гадәти торактан 3-4 меңгә очсызрак дип сатылса да, елдан-ел артып барган кредит акчасы аның «социаль» икәнен бик тиз оныттырырга сәләтле. Икең дә бюджет сферасында эшләп, тапкан акчаңның яртысыннан артыгын бурычка түләп барсаң! Шундый ипотека белән фатир алган гаилә дусларыбыз көләргә дә, еларга да белми, 2028 елда 28 мең түли башлаячакбыз, дигәч, мине ток суккандай булды. Унсигез елдан бюджетта шундый акча бирә башларлармы икән? Бурычлы үлмәс, диләр бит – бу әйтемне үзгәртеп, үләргә хакың юк, ясак түлә, диясе генә кала инде.

 

Як-ягына карап, әнә шулай очын очка ялгап яшәүче гаиләләрне күргән егет-кызлар ЗАГСка ашыкмый инде – ялгыз башым, тыныч ашым, дип тик яши бирә.

 

Кәҗәгә – кәбестә

 

Кызлар гына түгел икән, тиң яр табып, бәхетле гаилә кору егетләргә дә проблемага әйләнеп бара. Төркемдәшем Зөлфәт Зиннуров авызыннан: «Хәзер егетләр буа-буарлык, юньле-рәтле кызларга кытлык заманы, юк бит ул чиста-самими татар кызлары», – дигән сүз ишеткәч, аптырап киттем. Димәк, кызларга гына түгел, тиң яр табу егетләргә дә бүген проблема? Һәркем үз каланчасыннан торып нәтиҗә чыгарыр һәм һәркем үзенчә хаклы да булыр – кемгә тормышта нәрсә мөһим шул. Әмма гаепне читтән эзләргә кирәкме икән – мин-мин дип кенә яшәп, очрашып йөргән кешеңнән әллә ниләр өмет итеп, тау кадәр таләп куеп маташканнар кемгә үпкәли инде? Гаепне, бәлки, көзгедәге чагылышыңнан түгел, ә үзеңнән эзлиседер...

 

Кем әйтмешли, каян килсен филгә бил?


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»