поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.01.2020 Җәмгыять

Син бай кәләшме? (УЙЛАНУ ӨЧЕН)

Илленче-алтмышынчы елларда үзебезнең район, авыл тирәләрендә бирнә әзерләү турында язып, безнең чор кешеләрен бер кузгатып, хәтерләрен яңартып алыйм әле. Яшьләргә дә кызыклы булыр бу тема.

Йортта кыз баласы булган һәр гаилә кызларына 12 яшьләр тирәсендә әз-әзләп бирнә әзерли башлый. Кызның үзен дә бу эшкә җигәләр. Сугыштан соң кибетләргә бераз ситсы тукымалар кайта башлаган чорлар. Ак кәтүкне кулга акча кергән саен, кибеткә кайткан саен өсте-өстенә алалар. Инде йортта 2-3 кыз да булса, кәтүккә хут китә. Башта әни кеше, соңрак кызларның олырагы кечерәген челтәр бәйләргә, чигү чигәргә өйрәтә. Күрше-тирә, таныш-белешләрдән яңадан-яңа бизәкләр күчерәләр. Кибетләргә челтәр сирәк кайта, акча дигәне дә юк. Тәрәзәгә эләсе челтәрне дә кулдан бәйлиләр. Ул гадәттә дүрт тәрәзәгә бәйләнә. Биш тәрәзәле йортлар сирәк. Әле сине биш тәрәзәле йорты булган егет алам дип торамы? Челтәр тәрәзәнең өске өлгесен генә капларлык итеп, 30-40 сантиметр озынлыкта, киңлеге 80 сантиметр итеп бәйләнә. Челтәрне 10лы, 20ле, бик уңган-булганнар 30-40лы кәтүк җебеннән бәйли. Озын кыш буе керосин лампасы яктысында (әле аның да унлысы булса ярый, күп вакыт җиделе лампа) шулай челтәр бәйлиләр, чигү чигәләр. Чигү өчен мулине җепләре кирәк. Алар да үзебезнең кибетләргә сирәк кайта, тиз сатылып бетә. Аларын Үзбәкстан якларына спекуляция белән йөрүче хатын-кызлар сата. Бу бик зур сер итеп кенә берәр туганың, күршең аша алына. Инде кирәген алгач, мондый сатучыларны чагучылар, ягъни милициягә хәбәр салучылар да табыла. Ә ул елларда спекуляция җинаять санала, аның өчен утыртып та куялар иде.
 
Тәрәзәгә челтәр генә түгел, пәрдә дә кирәк әле. Ап-ак гади ситсыдан 80 сантиметр озынлыкта 4 пәрдә тегелә. Чаршау – авыл йорты өчен иң кирәкле әйбер. Хәллерәк кеше аны кызыл, ал, чуар сатинга аллы-гөлле чәчәкләр төшкән материалдан тегә. Чаршауга 10-12 метр тукыма кирәк. Монысын да күбрәк шул үзбәкләр ягындагы берәр туган-тумачага акча җибәреп яки шул ук спекулянтлардан юллыйсың. Менә бит дөнья кая таба үзгәрде. Спекулянтларны хәзер бизнесмен диләр.
 
Инде килеп, караватка җәймә – покрывало юнәтәсе калды. Ике метрдан озынрак ак ситсыга кулдан бәйләнгән челтәр тегелә. Иренмәгән кеше, хәллерәкләр ике башына мулине җепләре белән чигеп бизәк тә төшерә. Тагын юрган сырдырып куясы бар. Кибеттән ала алсаң, бигрәк тә әйбәт. Кызыл, зәңгәр, яшелдән, баштарак сатиннан, соңрак атластан иде тышлыклары. Аннары чехол кидертү дә модага керде. Тагын күпереп торган ике мендәр. Хәллерәкләр ястык та әзерли. Каз мамыгының бик чутлы вакытлары. Йорт саен 6-7 бәбкә үсә. Ике ана каз калдырсаң, бермә-бер күп була да бит, ике ана казың булса, ата каз да калдырасы була. Ел әйләнәсе асрап, ашатасы да бар бит.
 
Бирнә өчен иң кирәк атрибут – сандык. Зәңгәр, кайчак яшел буяулы, юка такталардан, ак калай белән бизәкләп эшләнгән сандыкка да кытлык. Авыл осталарына кулдан да эшләтеп алалар. Соңрак район кибетләренә дә кайтарта башладылар. Аны кайткан көнне үк алып бетерәләр, кибет эченә кертеп тә тору юк. Сандыкка акчасы җитмәгән очракта берсе сандык өстенә утырып сакта кала, икенче туганы авыл буенча туган-тумача, күрше-күләннән әҗәткә акча юллый.
 
Әле тагын ике чиләк, көянтә, комган кирәк. Комганны күп вакыт берәр «цинковый» чиләкне боздырып, авыл тимерчелегендә генә ясатып аласың. Көянтә буяр өчен дә буяуның дефицит вакыты. Берәр туганы нидер буяганнан калган буяу савытын кыргалап буяучылар да була иде.
 
Санап үтелгән чүпрәк әйберләр сандыкта саклана. Аларны һәр язда кешеләр күрерлек итеп ишек алдына өстәмә баулар элеп, бер тапкыр җилләтеп алалар. Бусы – егетле әти-әниләр өчен эшләнә. Янәсе, күрегез, нинди күп аның бирнәләре, инде кияү генә кирәк…
 
Бер кыз үзенә дип әзерләгән бирнәсен ике сеңлесенә биреп кияүгә озаткан. Яшьләр бик тиз үсә бит ул, тегеләрнең «эшләре» ашыгычрак булган. Дөнья бит, элеккеге елларда да сирәк кенә булса да ялгышулар була торган иде. Сеңелнең берсе юри хәйләләгән, монда синең 23 яшькә җиткән апаңның кияүгә чыкканын көтеп утырсаң!..
 
Әле тагын кияү буласы кешегә ак бәрән йоныннан перчатка, булачак кайнанага, булса, кайнатага да, күлмәклек, кияүнең туган апа-сеңелләренә, абый-энеләренә яулык, кулъяулык бирәсе, хәлеңә карап, апа-сеңелләрнең ничә булуына карап, шулай ук күлмәклек тукыма бирелә. Су юлы күрсәтүчегә, чаршау-пәрдәләрне элешкән апа-җиңгиләргә дә яулык-кулъяулык бирәсе.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
 
Сарман районы, Җәлил бистәсе, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»