поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.06.2010 Мәдәният

ҮЗГӘРӘБЕЗМЕ?

Тукай – бөек, дибез. Чит илләрдән килгән кунакларга аның даһилыгын расларга тырышабыз. Тукайның эзләре калган Кырлайга, Кушлавычка сәяхәт кылабыз. Әмма үзең шагыйрьнең бөеклеген тиешенчә бәһаләп бетермичә, аны чит ил кунагына төшендерү "аю хезмәте"н хәтерләтә.

Габдулла Тукайны искә алу, аның рухына дога кылу бер генә көн – 26 апрель белән генә чикләнергә тиеш түгел. Дөрес, күпләр мондый гамьсезлекне җитәкчеләргә аударып калдырырга маташа. Тукай музееның даими эше бу, дип тәкрарлаучылар да бар. Әмма, җәмәгать, ниндидер оешмаларга гына сылтау үзебезнең мескенлегебезне тагын бер кат раслый түгелме?!

 

Бар да бар, әмма юк туганнар...

 

Тукай эзләре буенча сәяхәтемне Кырлайдан башларга булдым. Табигать кочагында балкып утырган музей, аның тирә-юнендәге Тукай аллеясы, Шүрәле сыннары, түгәрәк күл – бирегә килүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган кебек. Шагыйрь үзе әйткәнчә, бар да бар, әмма юк туганнар, дигәндәй, әдипне тулысынча ачу җитенкерәми безгә. Дөрес, мин килгән көнне музейга дүрт-бишләп автобус белән килгәннәр иде. Музейның эче Казан, Кукмара, Питрәч, Арча мәктәп укучылары белән гөжләп тора. Экскурсовод сөйләргә җитешми икән, шуңа күрә кайберәүләр шактый гына көтеп торырга да мәҗбүр. Мин дә гади тыңлаучы булып бер төркемгә килеп кушылдым. Теле телгә йокмаган экскурсовод бертөрлелектән котылу, балалар йокымсырап китмәсен өчен шигырьләр сөйләп "уятып" та алгалый. Нишләтәсең, заман укучысын җәлеп итү өчен төрле алымнар кулланырга туры килә. "Тукайның биографиясенә тукталып тормыйм, сез аны үзегез дә беләсез",– дигәч аптырашта калдым. Ә 4, 5 сыйныф укучыларына Тукайның тормыш юлына сәяхәт итү комачауламас иде. Чөнки музейга килүче укучылардан: "Тукай турында нәрсә беләсез?"– дип сорау биргәч, балаларның залдан дәррәү кубып чыгып китүен ни дип аңлатырга да белмим. Сәяхәтемнән: "Тукай шагыйрь булган, Кырлайда яшәгән",– дигән гомуми җавап белән кайтып китәргә туры килде.

 

Экспонатлар кытлыгы әдипнең тормыш юлын, чыннан да, ачып бетерә алмый. Сөйләүче ханымның: "Бу – Тукай заманындагы букча, бу – шул чорның аяк киеме, чабатасы",– дип кенә бәян итүе һәрбер районда, авылда булган "Туган якны өйрәнү" музеенда сөйләнгән нотыкны хәтерләтә. Экспонатларның төп нөсхәләре, әлбәттә, Казандагы Габдулла Тукай музеенда саклана. Кырлайда исә шагыйрьнең бер генә шәхси әйбере дә юк. Ә менә туристлар, әдипнең иҗаты белән танышучыларның барысы да бирегә юл тота.

 

Кырлай музееның тарту көче, мөгаен, танылган рәссам Бакый ага Урманченың серле сыннарында, Арча урманнарында иҗат иткән Шүрәлесендәдер. Әмма 1979 елда иҗат ителгән композиция төзекләндерү сорый. Буяп кына түгел, имәннән эшләнгән сыннарны кичекмәстән яңартырга кирәк. Гадәттә, без бит бөтенләй ишелеп төшкәч кенә аһ ора башлыйбыз. Дөрес, сыннар черемәсен, искермәсен дип өстен түбә белән каплап куйганннар анысы. Әмма Бакый аганың үзгә, берәүне дә кабатлый алмый торган сыннарын җил-яңгырдан бер түбә генә күпме саклый алыр икән?!

 

– Эшлисе эшләр бик күп, барысы да акчага барып төртелә,– ди Кырлай музее директоры Тәлгат Гомәров. – Экспонатларны бит биш ел саен үзгәртеп торырга кирәк. Соңгы тапкыр яңа экспозиция 2006 елда куелган иде. Ул вакытта күргәзмә 1 миллион сумга төшкән, ә бүген экспозиция торгызу – 3 миллион тирәсе.

 

Кулдан килгән кадәр кунакларны җәлеп итәргә әз-мәз булса да акча эшләргә тырышалар инде. Мәсәлән, күлдә катамаран белән сәяхәт итәргә мөмкин. Балаларга коймак, өчпочмак һәм кайнар чәй белән тамак ялгау да каралган. Тиздән бирегә 8 йорттан торган этно-авыл төзергә алыначаклар. Монысы да туристларны җәлеп итү өчен. Тукай яшәгән XVIII гасыр өйләрендә чит ил кунаклары рәхәтләнеп ял итә ала. Мал-туар, тавык-чеби, мунча – барысы да килгән кунакларның кәефен күтәрү өчен эшләнә.

 

Акча кирәк

 

Узган ел Алабугадан кала Тукай музее иң күп кунаклар кабул итүчеләр исемлегенә кергән. "Еллык планга 330 мең кеше кабул итәргә, дип теркәлгән булса, безгә 500 мең кунак килгән",– ди Тәлгат абый.

 

Музейда экскурсовод дигән белгечлек тә каралмаган. Сөйләүчеләрнең кайсы фәнни хезмәткәр, кайсы – фонд җитәкчесе. Тәлгат Гомәров әйтүенчә, Тукайның иҗатын өйрәнергә, архивларда казынырга тагын бер белгеч кирәк икән.

 

Бу эшкә язучылар да җаваплы. Бүгенге әдипләребезнең иҗади эшчәнлеге Тукай премиясен алу белән генә чикләнеп калмаска тиеш ләбаса. "Әйдәгез, лауреатлардан торган экспозиция төзибез, сезнең хакта буклет чыгарабыз, дип күпме үгетләдем,– ди Тәлгат абый. – Берәү дә колагына элмәде. Ярый әле елына бер тапкыр Тукай туган көненә килеп китәләр. Анда да Тукай аллеясына килеп керүгә үк шелтә белдерү башлана. Нишләп минем исем болай язылган, нигә хәрефләр бозылган, дигән дәгъваларны еш ишетәм". Тәлгат абый андый вакытта үзе дә аптырап калмый. "Су сипкәләргә килергә кирәк, егетләр",– дип әйтеп куя.

 

Тукай туган көнендә булса да ярдәм итмәсләрме дип кылларын да чирткәли, махсус сандык та куйган хәтта. "Быел 35 язучы килгән, менә шуларның 7 се генә Тукайны "искә" алган. 100 сумнан исәпләгәндә, 700 сум,– ди Тәлгат абый. – Тукай бит сүздә генә түгел, эштә дә күренергә тиеш. Шагыйрь – барыбызныкы да".

 

Тукай һәйкәле янындагы кара җирне күргәч, бигрәк тә күңелсез булып китте. "Нигә шунда һич югы күпьеллык чәчәк утыртып куймыйсыз инде, ятимлек ачысын татыган шагыйрьне тагын бер кат мескен итеп күрсәтәбез түгелме?"– дим музей җитәкчесенә. "Акча бирмиләр",– ди ул. Барысын да акчага кору кирәк тә түгелдер, бәлки. Авыл апасының бакчасында лалә белән кашкарый чәчәкләре беткән димени?!

 

Хәер, авыл халкының да үз хәле хәл. "Исеме генә Тукай инде аның, ә яшәешебез?!"– ди Гандәлиф апа Вафина ишектән керә-керешкә. Гадәттә, музейдагы тормышны гына күрергә күнеккән­без ләбаса, ә күлнең аргы ягында бөтенләй башка дөнья. Дөресрәге – чынбарлык.

 

Авылны инвестор кулга төшергәннән соң, Кырлай халкының юньле-башлы эш күргәне юк. Яшьләр дә әкренләп авылдан тая. Берничә елдан Тукай-Кырлай таралып бетмәгәе, дип куркып кайттым.

 

Гандәлиф апаның бигрәк тә улы Илдусның өйдә ятуына эче поша. Бүген авылда 45 яшьлек ир-атка эш юк. Армиядән кайткач, 15 ел Арча кирпеч заводында эшләгән булган да бит. Бүген эшкә алмыйлар. Инвесторларга да яшьрәкләр белән эшләү кулайрак.

 

 Әй, Казан, нурлы Казан, Тавышың ишетелми...

 

Казанда шагыйрьгә игътибар артыграк, дисезме? Ялгышасыз. Тагын шул акча юклык, тагын мескенлек... Тукай музее инде ике дистә елдан артык эшләү дәверендә һаман да шул ук иске җыр тәлинкәсен әйләндерә. Дөрес, әдипнең 120 еллыгы уңаеннан бераз үзгәреш керткәннәр. Әмма музей җитәкчесе Рәмис Әймәт әйтүенчә, экспозициянең нигезе сакланып калган.

 

Кырлай музееннан аермалы буларак, биредә Габдулла Тукайның алты шәхси әйбере: бәрхет түбәтәе, зәвыклы тартмачыгы, җиң каптырмасы, юл кәрзине, карандаш савыты, гипстан эшләнгән битлеге куелган. Ә менә кара савыты Санкт-Петербург музеенда саклана.

 

Ике дистә елдан артык торган күргәзмәне кырыкмаса-кырык кабат күргән укучы биредән нинди яңалык алып китсен? Рәмис Әймәт: "Төрле юллар аша балаларны музейга китерү чараларын күрәбез инде", – дисә дә, бүген күргәзмәләрнең берсе генә дә заман таләбенә туры килми. Кичәләр уздырып, укучыларны җәлеп итәргә тырышалар, билгеле. Әмма Тукайның бөеклеген бүгенге укучыларга ышандыру көче җитеп бетми.

 

Дөрес, музей соңгы вакытта Тукай әкиятләреннән торган интерактив күргәзмә оештырырга исәп тота. Әмма аның тормышка ашуына да акча кирәк. Бинаның тирә-юнендәге бер чәчәк әсәре күрмәгән аллеяны гөлбакча итү өчен, кимендә, 5 млн сум акча булу зарур. Әлбәттә, бер уйлаганда, бу зур акча кебек. Әмма фонтаннар, шагыйрьнең әкиятләренә таянып төзелгән, бирегә килүчеләрнең һәрберсенә Тукайның рухын искә төшереп торучы урман-парк өчен кыйммәт түгелдер дә. Әмма шагыйрь юбилеена ике көн кала тыз-быз чабуыбыз белән генә андый масштаблы проектлар төзи алмаячакбыз, билгеле. Көне-сәгате суккач кына эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә кул селтәрлек кенә була инде аның. Гадәттә, шәхесләр юбилеена шулай әзерләнәбез бит.

 

Кыскасы, музей моннан егерме-утыз ел ничек кунаклар кабул итсә, бүген дә шундый ук нотада эшләргә күнеккән. Өч дистә ел элек матур күренгәндер ул. Бүген бит заман икенче. Казан да бит һәр ел үзгәреп, матураеп тора. Шәһәргә моннан утыз ел элек килгән кунаклар бүген башкаланы күреп аһ итәләр. Музейларны да шул өммәттән чыгып үзгәртү кирәктер. Экспонат саклап утыра торган заманнар күптән узды инде. Нишләп әле без Тукай иҗатын пропагандаларлык, аларны матди яктан баетырлык татар байларын эзләп карамыйбыз. Әйтик, "Вамин" оешмасының генераль директоры Вәгыйз Минһаҗев Тукай турында документаль фильм төшерергә булышты бит. Андыйлар бит безнең Татарстанда җитәрлек. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр ләбаса.

 

Безнең бит Болгар, Биләр тарихын, Тукай, Җәлил кебек шәхесләребезнең иҗатын тәфсилләп сөйләрлек инглизчә яхшы белгән белгечләребез дә бөтенләй юк диярлек. Татар халкының горурлыгы булган Тукай авазын дөньяның бөтен кыйтгаларына таратасы килә. Әмма үзебезнең арада шагыйрьнең туган авылын Кырлаймы әле, Кушлавычмы дип бутап йөрүчеләрне күргәч, күңел тагын сүрелә. Иң элек үзебезне үзгәртергә, күңелебезне сафландырырга кирәк икән шул.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 129 | 25.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»