|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2020 Язмыш
"Чөкердәшеп яшәр чагыбызда итәк тулы бала белән тол калдым"Кушнаренко районының Сәет авылында яшәүче бу ханым үз гомерендә бик авыр кайгылар кичергән, язмышның зур сынауларына дучар булган. Аның рух ныклыгына сокланырлык: нинди генә кыен хәлләрдә калса да, иңнәренә нинди генә хәсрәтләр өелсә дә, ул сынмаган-сыгылмаган. Бүгенге сурәтләмәбезнең герое Хафиза Шәйдуллина — күпләргә үрнәк булырлык шәхес. — Кушнаренко районының Шәрип авылы кызымын, — дип бәян итте ул. – 8 сыйныф тәмамлагач, ташчы һөнәрен алдым. Авыр булса да, эшем үземә бик ошый иде. Кушнаренко районының Илек авылында дуңгызчылык комплексы төзегән вакытта язмышыма язган ярымны очраттым, кияүгә чыктым. Бер-бер артлы алты кызыбыз дөньяга килде. Ирем белән йорт төзеп кердек. Күмәк хуҗалыкта ал-ял белми эшләдек.
Чөкердәшеп яшәр чагыбызда ул кинәт кенә авыр чирләп вафат булды, мин 37 яшемдә итәк тулы бала белән тол калдым. Янымда төп таянычым бианам булды. Бакыйлыкка күчкәнче аңа ихтирам-хөрмәт күрсәтергә тырыштым. Аллаһка шөкер, без аның белән бик тату яшәдек, мәңгелеккә киткәндә, күз яшьләре белән рәхмәт әйтеп, бәхиллеген биреп калдырды...
Алты кызын җил-яңгыр тидерми, яхшы тәрбия биреп, хезмәт сөючән итеп үстерә Хафиза апа. Кулын сорап килүче ир-егетләр булса да, берсен дә тиңсенми, тормыш арбасын ялгызы гына җигелеп тарта. Кызлары җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып җитешә, һәркайсы һөнәр алып, үз тормышын кора.
Инде дөнья җайланды дигәндә генә Хафиза апаның ишеген янә кара кайгы шакый: дүртенче кызы Гөлназ фаҗигале рәвештә һәлак була, аның бер кызы ятим кала. Бу баланы Хафиза ханымның икенче кызы Альмира үз канаты астына сыендыра. Альмира Дүртөйле районының Суккул авылында яши, ул – алдынгы сыер савучы, районда гына түгел, республикада һөнәре буенча иң яхшылар исәбендә.
— 2014 ел гаиләбезгә тагын авыр хәсрәт алып килде: кызым Гүзәл юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды, — дип сөйли, яулык очы белән күз яшьләрен сөрт-сөртә, Хафиза ханым. – Аның ике улы Денис белән Рәмис ятим калды. Оныкларымны үз канатым астына сыендырдым.
Бүген Хафиза Хафиз кызы үзен бәхетле картәни, ди. Оныкларының уңышларына сөенеп бетә алмый. Денис — тугызынчы, Рәмис җиденче сыйныфта укыйлар. Мәктәп Илек авылында, анда малайларны, Сәетнең башка балалары кебек үк, махсус автобус йөртә.
— Улкайларыма күз тимәсен инде! Алар — минем зур ярдәмчеләрем, — ди Хафиза ханым. – Нәнәй дип өзелеп торалар, миннән бер чиләк су да күтәртмиләр хәтта. Монысы — малайлар эше, ә монысы кызларныкы дип бүлеп тормыйлар: ялт кына савыт-сабаны да юып куялар, өйне дә җыештыралар. Утын яру, кар көрәү күптән инде аларның өстендә. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, күпләп кош-корт асрыйбыз.
Денис белән Рәмис мәктәптә яхшы билгеләргә өлгәшергә тырышалар, спорт белән җитди шөгыльләнәләр.
Хафиза Хафиз кызын авылдашлары хөрмәт итә, кирәк вакытта ярдәм кулын сузмый калмый. Барлык эшләрендә булышучы ахирәте Тәслимә Әхмәрованы әңгәмәдәшем аеруча мактап телгә ала.
— Бервакыт кан басымым бик нык күтәрелеп аяктан егылгач, дәваханәгә салдылар. Мин анда чакта Тәслимә ахирәтем, оныкларыма күз-колак булып, өемне гөл итеп тотты. Районның опека хезмәте вәкилләре дә шулкадәр ярдәмчел. Барысына да зур рәхмәт! – ди ул.
Шәйдуллиннарның йорт-ихатасында искиткеч тәртип, һәр нәрсәнең үз урыны бар, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Хафиза апаның оныклары да күптән инде кулларына чүкеч тота, йортта ир-егет кулы барлыгы күренеп тора.
— Кызларым да төп нигезгә еш кайтып йөри, кулларыннан килгәнчә безгә ярдәм итәләр, — ди ул. – Язмыш ут-суларга салса да, мин үземне бәхетсез кеше димим. Үземне ялгыз итеп тә тоймыйм. Олыгайган көнемә сөекле оныкларым нур, мәгънә өсти. Һәр таң, кояшның беренче нурлары белән мин оныкларым, кызларым, аларның гаиләләре өчен дога кылам, исән-сау яшәсеннәр, яхшы кешеләр булсыннар, Ходай аларга озын гомер бирсен, дип телим.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
--- |
Иң күп укылган
|