Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2020 Мәдәният
Илнур Закиров Роберт Миңнуллинның “социаль челтәрләрдә биләмдә йөри” торган шигырен укыйКамал театры артисты Илнур Закиров бүгенге көннәрдәге һава торышына карата Роберт Миңнуллинның актуаль булган шигырен укый. “Шагыйрь абыйдан бүгенгә бик актуаль шигырь!”, - ди Илнур. Шагыйрь Роберт Миңнуллин әлеге видеоязманы инстаграмда үз битенә элгән. “Илнур Закиров миңа шушы язмасын җибәргән! Сезгә укыткан идем инде мин бу шигыремне. Ул нишләптер бик популяр булып китте әле! Актуаль шигырь диләр! Социаль челтәрләрдә биләмдә йөри хәзер. Илнурны тыңлагыз әле”, - дип язган ул.
Соңгы еллардагы кышларның тиешеннән артык җылы, яңгырлы, карсыз булуына гаҗәпләнмәсәк тә, һәрберебез кышның кыш төсле булуын телидер. Баскан саен шыгырдап торган ап-ак карлы, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуарлык, шугалакларда боз катарлык булмагач, кышмыни инде ул?!
Яңгырда юешләнеп, пычрак күлләвекле юллардан бата-чума йөрүе кыш өчен бер дә килешми шул, ни әйтсәгез дә. Кышның - кыш, җәйнең җәй төсле булмавына адәмнәр үзләре гаепле дип тирәннән фикер йөртсәк, һава торышына зарлану, әлбәттә, урынсыз.
--- |
Иң күп укылган
|