|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда шәхси бакчадан балаларны эвакуацияләгәннәрКөйгән ризыктан чыккан төтен Казанда шәхси бакчадан балаларны эвакуацияләүгә сәбәп булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 9.42 сәгатьтә 112 бердәм номерына Айдаров урамындагы 6нчы йортның беренче катында урнашкан шәхси балалар бакчасында көек исе чыгуы хакында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бакчадан 10 бала һәм 5 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан.
Урында ачыкланганча, күрше бинада көйгән ризыктан чыккан төтен эвакуациягә сәбәп булган, ул вентиляция буйлап балалар бакчасына кергән.
Янгын сүндерүчеләр барлык бүлмәләрне тикшергәннән соң сабыйлар һәм хезмәткәрләргә бакчага кире керергә рөхсәт иткән.
--- |
Иң күп укылган
|