поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.06.2010 Җәмгыять

СӘРХУШ МИЛЛӘТ

Эчүчелек илебезнең аерылмас “дустына” әверелде. Аракы Русияне башка дәүләтләр арасында күрсәтүче “тамга” булып формалашты. Яки чит илләрдә бу елан агуы рус милләтен танытучы бер “бренд” буларак кабул ителә.

Бүген иң авырткан як шул: безнең татар халкы да сәрхушләр агымына кушылды. Яшәү рәвешен, үз-үзен тотышын, киенүен һәм эстрадасын кабатлап, үзебезчәгә әйләндереп тормыш итәргә өйрәнүенә сүз әйтеп булмый инде. Ни дисәң дә, һәр адәм баласының үз укытучысы, юл күрсәтүчесе була. Кеше ялгызы гына ныклы фикердә булып, язмыш сукмагын сайлый алмый. Аңа бер “гид” кирәк.

 

Эчү бездә дин буенча тыелган. Шуңа да ислам таләпләренә буйсынып гомер иткән татар кешесенең акылын ничәдер дистә ел эчендә спирт белән “юып” ыргыта алуларына ышанасы килми.

 

Булган бит шундый вакытлар: Хрущевның ватандашлары авыллары белән исереп, койма төпләрендә тәгәрәшеп ятканда, безнең татар ир-атлары гөрләтеп, рәхәтләнеп җир җимертеп тормыш иткән. Хәмернең “х” хәрефен дә ишеткәннәре булмады. Аның каравы, хәзер спирт чишмәсе татар иленә дә ага башлады. Инде хакимият үзе кардәшләренең аңын томалаучы “Татспиртпром” дигән аракы кранын ачып җибәрде.

 

Дәүләт халкының хәмердән үлә баруын күрепме, бу өлкәне тәртипкә салырга тырышып карады: инде ничә ел спиртлы эчемлекләрне зәңгәр экраннардан рекламалау иртәнге 6дан кичке 10га кадәр тыела. Төрле учреждениеләрдә аларны эчкән һәм тарткан өчен штраф чәпәргә керештеләр. Кибетләрдә 18 яше тулмаганнарга әлеге агуны сатуны тыйдылар. Тик берсенең дә нәтиҗәсе күренми. Рекламаны тыеп та, кинофильмнарда геройларның “Старый мельник” сырасын рәхәтләнеп чөмереп утырганнарын күрсәтү, белмим, нәрсәгә китерер?! Ә инде 13 яшьлек балаларның кибетләрдән бернинди проблемасыз аракы кыстырып чыга алуын беркемгә дә исбатлыйсы юк.

 

Канун ул кәгазь буяу өчен генә яхшы. Ә чынлыкта исә бар нәрсәне акча хәл итә. Әгәр ришвәтне пөхтә итеп бирә алсаң, руслар әйтмешли, “хоть родиной торгуй”, беркем бернәрсә әйтмәячәк.

 

Һаман да шул татар авылларын телгә алмый булмый. Кемнән, күпмегә “суррогат” яки “самопал”ны алырга була икәнен урамда теләсә кемнән белеп була. Мәсәлән, үзем Әгерҗе районы Исәнбай авылындагы хәлләр белән яхшы таныш. Г. апа яки К. гаиләсенең ай саен тикшерүләрсез сәүдә итү өчен кайсы участок инспекторына күпме акча “төрткәненә” кадәр мәгълүматым бар. Тик мин статист та, икътисадчы да түгел. Саннар белән башка кешеләр шөгыльләнсен. Ә менә төннәрен бакча артыннан ялган аракы төялгән “КамАЗ”ларны үз күзләрем белән күргәнем бар. Бүген үк кемнәрнең шушы эш белән шөгыльләнгәнен, исем-фамилияләрен, хәмернең кайдан килүен, нинди бәядән икәнен әйтә алам. Тик моны белеп кенә ни файда? Бу сатучыларга берни дә булмаячак. Чөнки кирәкле кешеләргә ай саен ярыйсы гына хезмәт хакына өстәмә кереп бара.

 

Исәнбайлылар да, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә, район хакимиятендәгеләр дә бу законсыз гамәлләр турында хәбәрдар. Берсенең дә беркая да тыкшынасы килми. Тормыш шулай җайлашкан инде. Кеше өчен кеше кайгырмый хәзер. Эчеп үлгән икән, шуннан ни? Эчмәсен иде, кем аның авызына көчләп салган. Халык шулай фикер йөртә.

 

Бер-ике ел элек булган хәл искә төшә. Т. абый мал суйдырган иде. Аңа ярдәмгә дип, авылдагы бер атказанган укытучының И. исемле улы да килгән булган. Эш беткәч, “гореф-гадәт” буенча хезмәттәшләр тамак чылатып алганнар. Бар да яхшы, бөтенесе дә канәгать калган. Тик менә икенче көнгә шул И.ның үлеме турында авыл буенча хәбәр тарала. Ә моңа сәбәпче булып Т. абыйның сыйлаган хәмере тора. Анысы исә кыш көне машина тәрәзәсе юу өчен кулланыла торган “Незамерзайка” ише, составында спирт булган бер сыекча булып чыга. Хәзер кибеттән аракы алып торасы да юк, гаражыңа кереп, бераз “фикер” йөртеп кенә алырга кирәк. Ә моның ахыры хәерле тәмамланмаячагы беркемне дә борчымый. Кемгә хаҗәт инде ул бер авыл баласы? Хәзерге дөньяда акча өчен анасын да сатарга әзер милләт!

 

Шушы барлык бәла-казаларда аракы җитештерүчеләрне генә гаепләү дөрес булмас иде. Моңа үзебез сәбәпче булдык. Татар хәмерне гаиләсенә үзе кертте. Авылдашларын, кардәшләрен, ватандашларын исертеп баеган милләттәшләребез буа буарлык. Аларны РФ Дәүләт Думасыннан гына эзлисе түгел, күршеләргә күз салуыбыз да җитә.

 

Аннары акылы томаланган, айный алмаган халык белән идарә итү хакимиятнең үзенә кулай. Чөнки өенә кайтып, диванга сузылып ятып, сырасын чөмерә-чөмерә футбол караган ир-атны бернинди проблема да борчымый. Нишләп әле бәяләрне көн саен күтәрмәскә? Электр энергиясе өчен түләүне дә нигә арттырмаска? Каршы дәшүче юк бит. Халык “Рубин”ның чемпион калуы, “Ак барс”ның кубок алуы белән бәхетле. Яшьләре төне буе урамда “Кулер” эчеп, бер-берсе белән сугышып, “бери от жизни все” дигән лозунгны тормышка ашыра.

 

Менә шундый “милли проект” бара илебездә. Милләтебез харап була бит, җәмәгать. Шунысы күңелне сыкрандыра.


Рәсим ХАҖИЕВ
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»