|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2020 Мәдәният
Филармониядә Илһам Шакиров рояле музыкаль марафоны бараИлһам Шакировның вафатыннан соң, Татар дәүләт филармониясенә җырчының рояле тапшырылды. Рояль филармониянең амфитеатры каршындагы фойеда урнаштырылган. 2020 елның 16 гыйнварыннан алып 15 февраленә кадәр, концертлар алдыннан рояльдә Илһам Шакировның замандаш авторлары иҗат иткән әсәрләр, Илһам ага башкарган җырларның көйләре яңгыраячак. Башкаручылар – күренекле музыкантлар, музыка уку йортлары студентлары.
Илһам Шакиров рояле музыкальмарафонын Татарстанның халык артисты, Татар филармониясе солисты Роман Чуйнов башлады. Музыкант башкаруында «Бу таңнар, иртәләр», «Сандугач», «Оныта алмыйм», «Син кайда идең?», «Без барыбер бергә булырбыз» җырларының көйләре яңгырады.
Музыкаль марафон Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлана.
|
Иң күп укылган
|