• 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Бер булмэле квартира 1млн.800ка кадэр сатып алырга телим. Тел. 89093621287
  • Казань. Продается трехкомнатная квартира в кирпичном доме в 7 мин ходьбы от ст метро Яшлек. 2/10, 95кв м, кухня 16кв.м, дом 2003 года. Чистая продажа. Тел. 8(950)321-73-45
  • Казанда Братьев Касивых 22/7 урамында урнашкан общижитиядэн булмэгэ яшэргэ кеше кертэм. Булмэдэ холодильник, микроволновая печь, мультиварка, чэйник, диван, кресло бар. Куршелэр эйбэт. Метрога, остановка якын 89274031912
  • Дербышки да булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэягэ коммуналка кергэн. Тел:89534010031
  • Лаеш районынын,Усады бн Столбищедан яхшы тулэуле эш эзлим,ярдэм итэ алмассызмы икэн бик рэхмэтле булыр идем,буш калдырмам Аллах Боерса)Егет кеше,89506660021
  • Казанда бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,ботен унайлыклары бар.Идел буе районы. Сукно бистәсе метро странциясе янында.Хужа 89378747872(WhatsApp)
  • Татарстан урамындагы 2 булмэле фатирны озак вакытка арендага бирэм. Фатир бик унайлы, булмэлэре аерым, чиста. Хакы 18мен+ к/у. Тел. 89172276992.

 

 
Архив
 

               

19.01.2020 Язмыш

«Әллә бу сабый дөньяга ачы күз яше түгеп, эт типкесендә яшәр өчен туганмы?!»

Улым белән киленемдә кунак булып, кайтырга чыктым. Яман чәрелдәп кычкырган хатын-кыз, үкереп елаган бала тавышы ишетеп, ирексездән борылып карадым.

...Иңенә авыр сумка аскан 30 яшьләрдәге хатын өч-дүрт яшьләр чамасындагы малаен кулыннан сөйрәп чаба. Нарасыйның үзе артыннан өлгермәгәненә ачуы килеп, аты-юлы белән сүгенеп, артына тибә. «Ник ташбака кебек кыймылдыйсың, җәфа төенчеге! Атла диләр сиңа, адәм актыгы! Имгәк! Күке атаң сине ташлап китеп котылды! Син хәчтерүш белән миңа күпме чиләнәсе? Әллә монда гына ташлап калдырыйммы үзеңне? Син булмасаң, мең мәртәбә яхшырак яшәр идем!»– дип җикеренә бу.
 
Тетрәндергеч күренеш яңарак кына сөйкемле, сөекле оныкларым белән аралашудан туган күңел күтәренкелегемне мизгел эчендә юкка чыгарды. Орчык кадәр генә газиз баласын күрәләтә бәхетсезлек сазлыгына тибеп төшерә бит бу мәнсез хатын, дип, йөрәгем әрнеде. Баласында кешедән кимлек комплексы тудыруы турында уйлап та бирми. Ир белән хатынның уртак тел табып яши белмәвендә нарасыйның нинди гаебе бар?! Әллә бу сабый дөньяга ачы күз яше түгеп, кимсетелеп, эт типкесендә яшәр өчен туганмы?! Татар халкында, ни чәчсәң – шуны урырсың, дигән әйтем бар. Бу хатын гөнаһсыз сабые күңеленә күрәләтә залимлек орлыклары чәчә бит! Шушы рәвешле «тәрбия­ләнгән» улыннан киләчәктә җебек, куркак бәндә үсмәсме? Балачакта еш рәнҗетелгәнгә күрә, балигъ булгач, күңеле таштай катып, башкаларга рәхим-шәфкать күрсәтмәүче зобанига әверелмәсме?
 
Институтта безгә педагогика фәнен укыткан профессор Якуб Ханбиков: «Киләчәктә әти-әни булырсыз. Сабыйны мөмкинлек туган саен кочаклап, сыйпап, сөеп иркәләргә, җылы сүзләр әйтергә иренмәскә кирәк. Кечкенә чагында ул сезгә нәни кулларын сузса, сез олыгаеп хәлдән тайгач, үзе ярдәм кулы сузар. Балага нинди мөгамәләдә булсагыз, үсеп җиткәч, үзегезгә шундый ук мөнәсәбәт күрсәтер. Сабый күңеленә яшьли салынган тирән яралар җөйсез төзәлми. Мәктәптә укытсагыз да, балалар бакчасында эшләсәгез дә, мәрхәмәтле булыгыз», – дип сөйләгән иде.
 
 Казанда гомер иткән әнкәйнең күршесе – 85 яшьлек Халисә әби (исемен үзгәртеп язам), улы исереп кайтса, өйдән чыгып качу җаен карый. Чал чәчле бичара ана: «Газиз улым 50 ел бергә гомер иткән иремнән ишетмәгән авыр сүзләр әйтеп мәсхәрәли. Пенсиямне талап алып эчеп бетерә. Ничә мәртәбә өйләнеп карады, холкына бер хатын да түзми, – дип кайнар яшь түгә. –Үчтекиләп, түтелдәтеп кенә үстердек үзен. Бар тәмлене аңа ашаттык. Кеше кимәгәнне кидердек. Кая теләсә, шунда ял итәргә җибәрдек. Акча түләп, армиядән алып калдык. Институтта түләп укыттык. Туйларын ресторанда уздырдык. Машина, фатир алып бирдек. Тагын нәрсә эшләргә тиеш булганбыз икән соң?» – дип аптырый. 
 
Реклама
 
...Танышым Илмираның кызына 35 тулса да, кияүгә чыгарга ашыкмый, сөяркә булуны артыграк күрә. Анасы зар елый: «Кызым сүзләремә колак салмый, дөрес яшәмәвен, гомерен бушка уздыруын аңламый. Күршекәем, син сөйләшеп кара әле», – дип ялвара. Җай белән генә Илмираның күңел кылларын тартып карадым. Аның җавабы тетрәндерде. «Бәхетсезлегемә әни гаепле! 18 яшемдә күрше егете Эдуардка гашыйк булдым. Ул да үлеп яратты. Аңа 21 яшь, армия­дән кайтып, заводка эшкә урнашкан чагы иде. Өйләнергә тәкъдим ясады. «Бердәнбер кызымны хәерчегә кияүгә бирмим! Ул безгә тиң түгел!» – дип, әни каршы торды. Эдик ачудан башкага өйләнде, тик бәхете булмады. Аерылды. Янәдән минем кулны сорап керде. Әни мәсхәрәләп куып чыгарды. «Кызым, хатын аерган кешегә чыгып хур булма! Син чибәр, яшь, Эдик ишеләрне эшелоны белән очратырсың!» – диде. Фәрештәнең: «Амин!» – дигәненә туры килгәндер, күрәсең. Тирәмдә ирләр көтүе белән бөтерелә, җан сөйгәнем генә юк. Эдигым юл һәлакәтендә үлде, – дип яшьле күзләрен сөртте. – Әни каршы төшмәгән булса, сөйгәнем белән бәхетле пар булып, итәк тутырып балалар үстерер идек. Әни үземне генә түгел, минем өчен җанын ярып бирергә әзер торган Эдикны да бәхетсез итте, үзенең дә картлыгы тыныч түгел». 
 
...Беркөнне данлыклы итальян җырчысы Карузо турында истәлекләр укып утырганда, кызыклы фактка тап булдым. Мәктәптәге җыр укытучысы: «Тавышың торбада җил улаган сыман ямьсез», – дип мәсхәрәләп, малайны елатып кайтарган. Әнисе югалып калмаган: «Кем нәрсә сөйләмәс! Берсен дә тыңлама, бәбекәчем! Син бакчабыздагы кош­лар арасында иң матур сайраучы сандугач кебек җырлыйсың! Мин моны төгәл беләм!» – дип аркасыннан сөйгән, яшьле күзләреннән, юеш битләреннән үпкән. Бөек рус шагыйре булачак Пушкин, Царскосельский лицейда укыганда, математиканы «ике»легә белгән, дәрестә дәфтәре читенә рәсем ясап, шигырь язып утыра икән. Алдан күрүчән мөгаллиме аны кимсетмәгән, баланың сәләте башка юнәлештә икәнлеген белгәнгә күрә: «Кача-поса азапланып утырма! Язсаң яз инде шигырьләреңне!» – дип, алдына чиста кәгазь бите китереп куйган. Күргәнегезчә, һәр ике очракта, сәләтле балалардан чын шәхесләр үсеп чыгуга этәргеч бирүче акыллы кешеләр очраган. Зирәк ата-ана: тотынма, ватасың, булмый ул синнән, дип, баласының кызыксынып керешкән шөгыленә киртә куймый. Киресенчә, синнән була ул, балакаем, менә болайрак эшләргә кирәк, дип, юнәлеш бирүне кулай күрә. Чыннан да, олылар ышанычын акларга омтылган бала тормыш юлында күп нәрсәгә ирешә. Гадәттә, аннан чын белгеч үсеп чыга.
 
Үсмер чагымдагы бер хатирә исемә төште. Көзен чөгендер басуында салкын тидереп кайтуым аркасында, ут кебек кызышып, авырып ятам. Әнкәй җилләнеп килеп керде дә: «Хөрәсән ялкавы, әле син һаман урын өстендә ауныйсыңмы? Әнә тәрәзәгә кара, күрше кызы Илһамия кер чайкарга төшеп бара! Хәзер үк тор! Кизләү суы алып менеп куй!» – дип кычкырды. Көч-хәлгә тордым, су алып кайттым. Бала акылым белән әнкәйгә хәтерем калды. Шул көннән соң, бер урам чирәмендә уйнап үскән, бер гаепсез Илһамияне элеккегечә якын итми башладым. Баланы башкалар белән чагыштырып кимсетергә ярамавы көн кебек ачык.
 
Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәгәндә, өч яшьлек улыма диатез чыкты. Бичараның битен зеленка белән эшкәрттем. Район табибына күренергә дип, поездда барабыз. Сабыйга бөтен нәрсә кызык. Теле бик иртә ачылганга күрә, чатнатып сөйләшә. Вагонга агылган музыканы ишетеп алуга, яңгыравыклы матур тавыш белән: «Толи ещё будет, ой-ой-ой!» – дип кычкырып җырлап җибәрмәсенме! Каршы эскәмиядә утырган юан марҗа: «Бу нинди яшел бака бакылдый тагын! Хәзер үк тукта!» – дип җикеренде. Сабыйга шул җитә калды. Елап җибәрүе бер хәл, шул көннән соң җырлаудан бөтенләйгә бизде. Башлангыч сыйныф укытучысы Нәзифә: «Фәнисегез җыр дәресендә авызын кыймылдатып кына тора, тавышын чыгарып җырламый», – дип зарланды.
 
Республикабыздагы яңалыклар белән танышканда, кайвакытта тәннәрем чемердәп китә. Кайсыдыр миһербансызы үз баласын тәрәзәдән атып бәргән, икенчесе туганнан туган энесен имгәтерлек итеп кыйнаган, өченчесе елак сабыеның авызын бәреп ярган, дүртенчесе сабыйлыктан чыгып җитмәгән кыз баланы көчләгән... Киләчәктә бу вәхшиләрне ни көтә? Бумеранг кануны буенча, явызлыклары башларына тимер таяк булып төшәсен нигә оныталар икән соң алар?!
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Шәһри Казан
№ --- | 18.01.2020
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (907960) / 19.01.2020 14:54:21

Ильяс абый белэн Кэшифэ апанын уллары берсе эчеп улде...(дип укырга кирэк)

№2 (907959) / 19.01.2020 14:50:16

Профессор Якуб Ханбиков эйткэннэргэ Халисэ эби тэрбиясе туры килэ, тик нэтижэсе карма каршы эффект биргэн бит?!
Минем энкэем эйтэ иде, бер гаилэдэ бер ук ата-анадан туып-ускэн балалар Ильяс абый белэн Кэшифэ апанын уллары, берсе университет бетереп, коту котеп эчеп коде, икенчесе институт бетереп зур урында житэкче булып, ата-анасын тэрбиялэп СОНГЫ юлга озатты...ХОДАЙ балага уз акылын бирмэсэ тэрбия белэн генэ биреп булмый дия иде!
ЭНКЭЙ ни кадэр дорес эйткэнне Гомер исбатлап тора....

№1 (907958) / 19.01.2020 14:34:47

Андый хәлләр балачакта күп булды инде ул, сөйләп бетерә торган түгел. Бер тапкыр суык тиеп авыргач, укытучы мине мәктәптән өйгә кайтарып җибәрде, ә әти мине шунда ук мунча ягарга чыгарды.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR