|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2020 Хәвеф-хәтәр
Учалыда булган коточкыч хәлгә табиблар ачыклык керттеУчалы районында яшәүче 10 яшьлек Алмасның авыр хәлдә дәваханәгә китерелүе турында хәбәр иткән идек инде. Учалы дәваханәсеннән Уфага малайны 8 сәгать китерделәр. Анда, туганнары белдерүенчә, балага дөрес диагноз куя алмаганнар. Республика балалар клиник дәваханәсендә малайда аутоиммун авыруларының "кузгалуы" нәтиҗәсендә кан тамырларының шешүен ачыклаганнар. Учалыда малайга антибиотик кадаган булганнар, ә бу авыруның хәлен тагын да катлауландырган, дип яза Кызыл таң.
Әлеге вакытта малай Уфада дәвалана. Дәвалау курсы ике атнадан ике айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Моңа кадәр язган идек: Учалы районында яшәүче малай берничә көндә караваттан тора алмаслык хәлгә җиткән
--- |
Иң күп укылган
|