|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2020 Мәдәният
Бөек композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел (ФОТО)
Күренекле композитор, фольклорчы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Җәүдәт Харис улы Фәйзинең тууына 110 ел. Ул 1910 елның 17 гыйнварында Оренбург шәһәрендә туа. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә «Яшьләр» дигән драма яза.
1925 елда Фәйзиләр гаиләсе Казанга күченә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ.Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929-1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый.
1934 елда, Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Җәүдәт студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б.Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана.
1938 елда Җ.Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе (1944-1948 һәм 1953-1959 еллар) булып эшли.
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын җыя һәм аларны бергә туплап, 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.
Ул 1973 елның 2 маенда вафат була. Казан шәһәре Яңа Татар бистәсе зиаратында җирләнә.
Җәүдәт Фәйзи
Мәскәүдә декада концертында. Җәүдәт Фәйзи – уңнан беренче. 1957 ел
Җәүдәт Фәйзи Александр Ключарев белән.
Сулдан уңга: Флюра Сөләйманова, Җәүдәт Фәйзи, Булат Балтанов 94 нче номерлы мәктәп укучылары белән. Казан.1972 ел
Җәүдәт Фәйзи хатыны Мөсфирә белән. 1973 ел
Җәүдәт Фәйзи Суфия Шаһиева җитәкләгән татар хорында кунакта. Ленин сарае. 1965 ел
Җзүдәт Фәйзи, Флюра Сөләйманова. 1967 ел.
Сулдан уңга: композиторның хатыны Мөсфирә ханым, Флюра Сөләйманова, Җәүдәт Фәйзи. Җәйге бакчада кунаклар белән.
1969 ел
--- |
Иң күп укылган
|