поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2020 Ана теле

"Дөньякүләм тел гыйлеме бу мәсьәләгә игътибар бирә"

Үткән язмада күргәнебезчә, сөйләмнең төп берәмлеге – хәбәрләмә – мантыйкый, максатчан фикерләү нәтиҗәсендә туган берәмлек. Бу факт М.Зәкиевкә: “Сөйләм белән фикерләү, форма белән эчтәлек кебек үк, диалектик бәйләнештә тора”, дигән нәтиҗә ясарга нигез булган.

Хәбәрләмәнең төп сыйфатлары да шушы факттан килеп чыга: беренчедән, хәбәрләмә мәгънәви яктан (структур, төзелеше ягыннан түгел!) чагыштырмача бербөтенлеккә, тәмамланганлыкка ия. Шулай да ул мәгънә күләме ягыннан бик төрлечә була ала. Формаль мантыйк үлчәве белән санасак, ул бер хөкем (суҗдение) күләмендә дә, уннарча хөкем күләмендә дә була ала. Мәсәлән, бөтен бер публицистик, фәнни яисә әдәби әсәр.
   
Икенче закончалыгы ул – хәбәрләмәдә төшенчәләрне белдерү һәм аларны үзара бәйләү өчен лексик, грамматик чаралар сайлау сөйләм мотивларына бәйле рәвештә үтәлә, димәк, теләсә кайсы хәбәрләмәнең формалашуы нигезенә теге йә бу сөйләм мотивы, ягъни сөйләм иясе, адресаты, нияте, шарты салына.
   
Әлбәттә, төрле мотив хәбәрләмәнең мәгънәви күләменә, димәк, аның формасына да төрлечә тәэсир итә. Сөйләм ниятенә бәйлелек аеруча көчле. Хәбәр итү барышында сөйләм иясе фикерен хәбәр итү белән генә чикләнми, аңа карата үз мөнәсәбәтен дә белдерә: раслый, инкарь итә, өстәмә мәгълүмәт бирә, хикәяли, тасвирлый һ.б.. Ә бу төр мөнәсәбәттә мәгънәләрнең күләме, бәхәссез, төрлечә, димәк, хәбәрләмә дә төрле рәвешле булыр. Хәтта телнең тын-өн-сулыш, аваз, бер сүз, сүзтезмә кебек бик кыска, кечкенә берәмлекләре ярдәмендә белдерелгән лексемалардан алып, күп сүзле төрле синтаксик конструкция сыйфатындагы төрледән-төрле берничә җөмләне берләштергән синтаксик бөтен (микротекст) кебек берәмлекләр белән белдерелгән фраземалардан торуы да мәгълүм.
 
Сөйләмнең шушы төп берәмлекләренең асылын төшенү, аларны куллану үзенчәлекләрен гамәлдә куллана алу тел берәмлеләренең асылын өйрәнеп кенә мөмкин икәненә төшенеп киләбез бугай.
   
Мәгънәви күләме һәм формасы кечкенәрәк булган морфема, лексемаларның сөйләм оештырудагы урынын анализлауга без  игътибар иттек инде. Рәхмәт татар теле белеменә: озак еллар буе армас хезмәт итеп, ул җанлы сөйләмебезгә җәлеп итәрдәй тел чараларын ( аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә һ.б.) бөртекләп барлый алган, мәктәп тә аларны шактый төпле өйрәтә.
   
Тик күпчелек очракта хәбәрләмә мондый кечкенә мәгънәви күләмле берәмлекләр белән эш итә алмый. Кушма, хәтта катлаулы җөмлә төрләре дә хәбәрләмә таләпләрен тулысынча канәгатьләндереп бетерми. Хәбәрләмә тулаем алганда җөмләләр кушылмасыннан торган тел берәмлеге белән генә канәгатьләндерелә ала. Тик тел гыйлемендә әлегә хәбәрләмәгә тәңгәл килерлек әзер тел берәмлекләре һәм башка чаралар бер тәртип-система белән барланмаган. Килеш, хөрмәтле укучым: урта белемле, хәтта югары филологик белемле булуыңа карамастан син, мәсәлән, фикер белдерер өчен җөмләдән дә зуррак берәр тел берәмлеген ачык күз алдына китерәсеңме? Күпчелегегезнең төпле җавап бирә алуы икеле. Без моны үзебез укытырга алынган яшь журналистлар мисалыннан да китергән идек инде.
   
Ә бит бер генә журналист та, бер генә жанрда  язганда да фикерен җөмлә белән генә берничек тә белдереп бетерә алмый.  Әлбәттә, галимнәр моңа игътибар итмәгән дип булмый. Тел төзелешен гамәли сөйләмгә бәйләп өйрәнәбез дип, үзләрен ышандырып килгән белгечләребез тормышта мантыйкый төшенчәләр – хөкемне, фикри нәтиҗәне һәм, ниһаять, мантыйкый (логик) берәмлекне белдерә торган махсус чаралар булырга тиешлеген, һәм ул чараларның җөмлә белән генә канәгатьләндерелә алмаячагын, сөйләмне канәгатьләндерер өчен хәтта кушма, катлаулы җөмләләрдән дә башкарак берәмлекләр кирәк икәнлеген чамаламый калмаганнар.
   
Татар тел гыйлемендә дә алтмышынчы еллардан бирле синтаксик бөтен төшенчәсе кулланылып килә. Атамасы, күренә ки, урыс синтаксисыннан алынган. Хәер, татар тел гыйлемендә җөмләләр тезмәсе тезем дип атала башлаган иде. Тик ул шигъри әсәрләрдәге ритм-рифмалы тезмәләргә генә беректе. Урысларның үзләрендә дә аның атамасына карата бәхәсләр озак дәвам иткән, нинди генә атама тагылмаган: высказывание, абзац, прозаическая строфа, сверхфразовое единство; бездә дә фәндә катлаулы синтаксик бөтен, текст компоненты, дискурс, регистр, әйтем, синтаксик комплекс, монологик сөйләм, коммуникатив блок һәм башкалар очрый.
   
Күренүенчә, дөньякүләм тел гыйлеме бу мәсьәләгә игътибар бирә, синтаксик бөтен төрле яссылыкларда өйрәнелә. Татар тел гыйлемендә мондый ук төрле юнәлешле тикшеренүләр әлегә күзәтелми. Инде әйткәнебезчә, бу берәмлек тел гыйлемендә тезем, синтаксик бөтен, микротекст, контекст, макротекст  һ.б.терминнары белән йөртелә.
   
Берәмлек ничек кенә төрлечә аталмасын, аның асылы, төп сыйфатлары барыбер бер төен тәшкил итә: аңа тема берлеге хас; мәгънә бөтенлеге хас; мәгънәви тәмамланганлык сыйфаты анда җөмләнекенә караганда көчлерәк, тулырак; синтаксик бөтеннәр сөйләм мотивына бәйле рәвештә бәйләү чараларына карап аерым төркемнәр хасыйл итә; синтаксик бөтендә хәбәрлек белән модальлек (мөнәсәбәтлек) аерылгысыз; синтаксик бөтеннең композициясе дә була, ягъни башлам, төп, очлам өлешләре, шуңа күрә аның микротекст дип аталуы үзен аклый да бугай.
 
Синтаксик бөтенне (хәзер микротекст термины да йөри), тел фәненә әйләнеп кайтып, сөйләмиятнең дә нәхү (синтаксик) категориясе буларак, тәфсиллерәк күзаллыйк әле.
   
Аралашу, ягъни сөйләм  барлыкка китерү өчен җөмләләрне җөмләгә бәйләп, яңа – тагын да күләмлерәк берәмлекләр барлыкка китерелә. Шулар мантыйкый берәмлеккә, икенче төрле әйткәндә сөйләм категориясе хәбәрләмәгә муафыйк  тел форма-берәмлеге була ала да инде. Аңа эчтәлек бөтенлеге һәм форма бөтенлеге хас. Бу бөтенлек аңа эчке өлешләренең (аваз,  иҗек, сүз, җөмләләрнең) үзара бәйләнешеннән барлыкка килә. Әнә шул бәйләү чараларының көченә, бәйләү мөнәсәбәтенең тыгызлыгына карап, синтаксик бөтеннәр төрле типта була:
   –  кайберләре әле хәтта җөмлә атамасы белән йөри (катлаулы җөмлә) – алар гади, тезмә, иярчен җөмләләрне берләштергән бөтеннәр. Аерма шунда: алар ноктадан ноктага кадәр бер тын-интонация белән әйтелә алган, бик тыгыз (өзелмәс) бәйләгеч чаралар белән укмашкан берәмлекләр. Шигъри сөйләмдә тезем дип атала; үзенә бер синтаксик фигура (мәсәлән, кабатлау, строфа, каламбур һ.б.) хасыйл итә ала.
   
Сөйләм берәмлеге буларак синтаксик бөтен безнең фәндә әле тәфсилле өйрәнелмәгән – безнең грамматика аны текст синтаксисында өйрәнү белән чикләнә, ягъни синтаксик бөтенне текст белән тигезләүдән чикләнелми- синтаксик бөтенне текстка тиңлиләр дә шул текст анализы була дип саныйлар. Әйтик М.Зәкиев соңгы дәреслегендә “Текст грамматикасы” бүлеген өстәп бик дөрес эшләгән дә бит, тик “синтаксик бөтен” бүлеген бетереп, аның урнына микротекст һәм макротекст төшенчәләрен кертеп, шуларны бик кыска гына анализлый.
   
Без синтаксик бөтенне текстның җөмләдән соң тагын бер буыны дип саныйбыз, ул хәбәрләмәне белдерә ала торган берәмлек. Шулардан инде фикерләмә белдерелә, аны белдерү өчен текст булдырыла. Зур текст термины да фәнни кулланышта булырга тиеш дип саныйбыз (мәсәлән, бер авторның күптомлыгы, яисә газет, журналның мәгълүм бер чор (вакыт) чикләрендә басылып җыелган тупланмасы, мәхкәмә караган бер “эш” тупламасы һ.б). Синтаксик бөтендә хәбәрлек һәм мөнәсәбәтлек үсә, көчәя бара, хәбәрлек белән мөнәсәбәтлек, хәбәрләү белән хикәяләү-тасвирлау тыгызрак синтезлана бара. Җөмләдән аермалы буларак, бу аның хәсияти билгесе;
   – шул ук вакытта синтаксик бөтеннең күләм кысасы катгый тәгаенләнмәгән, ул катлаулы җөмлә дә, берничә җөмлә көлләсе дә (суммасы да), кыскасы, текстның бер кисәге була ала. Гадәттә, кызыл юлны шуңа тиңләргә күнегелгән. Тик монда форма тәгаенләве нигез булырга тиеш түгел; аны бер бөтен берәмлек итеп санарга хокук биргән билгеләр бар. Менә кайберләре: мәгънәви үзәге булу зарур – бер шәхес, бер урын, бер вакыт, бер вакыйга һ.б.; Төзелеш (структур) уртаклыгы билгеләреннән: уртак кисәк: кабатланып килгән сүз, сүзтезмә, гыйбарә, җөмлә була.
 
Мәсәлән, публицистик чыгышта уртак кисәк:
   Юбилей – ул горурлык мизгеле. Казанышлар өчен горурлык... (3–4 җөмләдән торган кисәк).
   Юбилей – ул хәтер мизгеле. Миллионнарча кешеләр турында хәтер мизгеле. Корыч койган, иген иккән, балалар укыткан, фәнне һәм техниканы алга этәргән, сәнгать биеклекләренә ирешкән кешеләр турында хәтер мизгеле (тагын 3–4 җөмлә).
   Юбилей –ул киләчәккә караш та. Безнең казанышларыбыз бик зур, саллы һәм мәгънәле (Янә 3–4 җөмлә).
   Уртак кисәкнең бөтеннең буеннан-буена менә шушылай кабатланып килүе шигъри, хисси-публицистик текстларга хас. Гадәти сөйләмдә уртак кисәк беренче җөмләдә әйтелә дә текст буена кабатланмый. Башка очракларда:
   –гомуми кисәк кергән җөмлә ким җөмлә буларак кабатлана: Галимулла әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше ул. Атасының семьясы зур иде. Ир балалары бер ул гына булганга күрә, аңа эш талымлап торырга туры килмәде. Бераз калкынып, егет була башлагач, кешегә ялланып урман кисте, ындыр сукты, печән чапты, таш чыгарды, сал куды... “Төп кебек таза, ат кебек көчле кеше”, диләр иде аның турында. Уртак кисәге аның исеме булган, шулай да ул әйтелмәгән тагын 4–5 җөмлә...
   Язмышында шундый борылыш ясарга никадәр көч кирәк булганын Коля үзе генә беләдер. Хәзер аракының дошманы. Гаилә төзеп җибәрде. Бала тәрбияли. Эчүчелеккә каршы көрәш алып бара. Төрле җәмәгать урыннарында чыгышлар ясый (С.Т., 1986, 20 июнь);
   – уртак кисәк беренче җөмләдә әйтелә дә калганнарында алмашлыклар белән алыштырыла: Госман Әхмәрев тәрәзә форточкасының көзге җил белән бер ачылып, бер ябылып торуына уянып китте. Башта аны форточканың ябылмый калуы гаҗәпләндерде. Аннары ул, аны яңа гына ачылгандыр, әле торырга иртәдер дип уйлап, күзләрен йомды... (янә берничә җөмлә ул дип бара. Соңгы җөмлә нуль кисәк белән очлана);
   – “Юбилей – ул горурлык мизгеле” мисалында күрдек ки, уртак кисәк бөтен бер җөмлә дә була ала. Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерендә синтаксис бөтеннәр үзара “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!” дип уртак бер җөмлә белән кабатлап-бәйләп килә;
   – синтаксик бөтен гомумиләштерүче җөмлә яисә җөмләләрдән торган гомумиләштерүче кисәк тирәсендә укмаша. Шундый кисәк: алдан килә (ул бер сүз, бер җөмлә, бер кисәк була ала): Безнеңчә, менә шушы урында күп еллардан бирле сызлап килгән яман чир ачыла. Төп производство корпусларын үстерүгә зур капитал салымнар тотыла. Һаман яңа заводлар барлыкка килә, ә инфраструктура объектларына ул кадәр игътибар ителми. Алар икенче планда кала... (С.Т., 1987, 9 окт.); Бер төркем җөмлә икенчесенә төрле чаралар белән каршы куелып, йә чагыштырылып, структур бөтенлек хасыйл итә: Көн тәртибенә колхозга керергә теләүче крестьяннарның гаризасын карау куела. Башта колхозлар оештыру буенча партиянең тоткан юлы турында лекция укыла (янә өч-дүрт җөмлә)... Аннары Шәйхәттәр Җәлилев Дәүләкән районы Әлмәт авылындагы колхоз турында сөйли (янә берничә җөмлә)... (К.т., 1987, 24 сент.).
   
Җөмләнең баш өлешендәге һәм очлам өлешендәге фикер уртада бер җөмлә (яисә кисәк) белән гомумиләштерелә: Берләшмәнең өч меңнән артык кешесе шимбә өмәсенә чыкты... (цехлардан вәкилләр санала)... Фидәкарьләр исемлеген дәвам иттерергә була (тагын алдыңгы вәкилләр турында мәгълүмәт) (С.Т., 1987, 9 окт.);
   – капма-каршы фикер әйтелгәндә, хәбәрләмә ике төркемнән тора: алдагы өлеше, аннары соңгы өлеше – ике як та чикләү бәйләгечләре белән аерыла: башта заводның яхшы эшләвенә факт-мисаллар... Заводның планнан тыш продукция җитештерергә мөмкинлеге булса да, кайвакыт ярты куәткә генә эшлибез... (начар эшләү турында факт-мисаллар китә) (К.т., 1987, 14 сент.).
   
Әле санаганнар синтаксик бөтенне мөстәкыйль, бөтен иткән функциональ чаралар (мәгънәви-семантик чаралар) иде. Хәзер грамматик (ягъни формаль-структур) чараларны барлап алыйк:
   – мөстәкыйль җөмләләр арасында тезүле теркәгечләрнең парсызлары. Бүлгәләү теркәгече мөстәкыйль җөмләләрне бәйләүдә катнашмый;
   – ияртүче теркәгечләрдән чөнки һәм гүя генә мөстәкыйль җөмләләрне бәйләүдә катнаша (ки, гәрчә, әгәр бу функциядә йөрмиләр): Искәндәр белән мин күптән аерылдым. Шуннан соң берәүгә дә чыкмадым дияр идем, хата булыр. Чөнки рәсемдәге кеше “ирем” булып хисаплана. Балаларым да аңа “әткәй” диләр;
   – җөмләдәге бәйләүдә ияртүче теркәгеч сүзләр дә катнаша: Шәһәр уртасы – цирк мәйданы үз алдына шулай дулкынланып торган халык диңгезенә әйләнгән иде инде. Әйтерсең, башка җирдә тереклек беткән, әйтерсең, зур шәһәр үзенең көнлек кайгысын, эшен ташлаган да, тарихның олы мәсьәләләрен чишәр өчен, шул мәйданга килеп тыгылган.
(Шундый теркәгеч сүзләрдән: ул да түгел һ.б.);
   – ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр: Тикшерүче өчен хәзер мәсьәлә ачык. Моңарчы җыелган материаллар буенча кочегарның гаепле булуы турында аның мие үзенә кискен караш эшләп куйган. Шулай да ул төп асылда болай булуга үзе риза түгел. Зур фактлар килеп чыгарлар, Миңлебаев өстенә авып барган гаепне җимереп ташларлар дип өметләнә.(Андый чаралардан тагын: шуңа күрә, шул вакыт һ.б.);
   – көттерү паузасы да мөстәкыйль җөмләләрне бәйләүдә катнаша: Иген сукканда да Хәлимсез бер адым да атламый .– Ул чүмәләдән көлтә китерешә, ул җәемгә көлтә тезешә, бер кат тәпәләп чыккач, көлтәләрне әйләндерергә булыша.
   
Бу чараларның күпчелеге инде фәндә теркәлгән. М.Зәкиев классификациясендә алар бар. Әмма барлык чаралар да әле барланып бетмәгән. Шулай да болар – формаль-структур чаралар, ә мәгънәви-стилистик ягыннан алар бик аз барланган. Кайсы бәйләү чарасы нинди мәгънәне ачыкларга булыша, нинди максатта кулланыла – монысы белән махсус шөгыльләнелми.
   
Матбугат сөйләмендә кулланыла торган бәйләү чараларының күпчелеге, безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, конкретлыкка, ачыклыкка, төгәллеккә ирешү максатын күз алдында тота.  Кайберләрен генә санап китик:
   – инде әйтелгән җөмләдәге сүз кабатлана; яисә синонимы кабатлана;
   – төшенчә алмашлык белән алыштырылып кабатлана;
   – мөнәсәбәтле берәмлек белән алыштырылып кабатлана;
   – мөнәсәбәтле сүз + уртак сүз (яисә алмашлык);
   – мөнәсәбәтле сүз + алмашлык: Чыннан да, бала сәләтенең чиге юк. Иң мөһиме, шул сәләтне ачарга һәм файдаланырга, ә моның өчен аның дөрес формаларын табу зарури;
 
Матбугат сөйләмендә күзәтелә торган кайбер үзенчәлекләргә тукталыйк:
   – синтаксик бөтендә бәйләү чарасының кабатлануы (форма тавтологиясе генә түгел, мәгънә тавтологиясенә дә китерә). Сәбәбе: конкретлыкны көчәйтергә омтылу (урынсыз) һәм тәрҗемәдә тәҗрибәсезлек: МХРда 4,5 млн. кәҗә асрала. Бу хайваннар салкыннарны яхшы кичерәләр, азыкка талымсыз түгелләр, аларның сөте кеше өчен бик файдалы (Татар календаре); Кибет булмаган кечкенә авылларда 20 меңгә якын кеше яши. Хәзер махсус график нигезендә әлеге авылларга автомагазиннар килә. Шулай ук анда яшәүчеләрдән теге яки бу товарга алдан заказ кабул итү ысулы кулланыла (Татар календаре).
   
Тел берәмлеге синтаксик бөтенне кыскача гына булса да күз алдына китергәннән соң, төп максатыбыз – аны сөйләмдә ничек-ничек куллану нечкәлеген барлауга күчик. Моңа инде  мөстәкыйль язма сорала.                               
                                                     Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»