|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2020 Мәдәният
Бүген Илһам Шакиров үлгән көн. Казанда бөек татар җырчысын искә алдыларНәкъ бер ел элек бөек татар җырчысы, татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров вафат булды. Бүген Яңа Татар зиратында легендар шәхесне искә алдылар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казанның Яңа Татар зиратында дин әһелләре, Татар дәүләт филармониясе вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре Илһам Шакировны искә алдылар. Алар җырчының каберенә чәчәкләр салды.
Җырчы вафатын ишетеп ачыну, тетрәнүләр уза төшсә дә, күңелләрдә саркып сагыну яши. Илһам аганың Татар филармониясе архивында сакланучы фотолары сагынуларны бераз басса иде... Тарихи фотоларны "Матбугат.ру" сайтында шушы сылтама аша узып карый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|