поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.06.2010 Бәйрәм

БҮЛӘККӘ – ЧИГҮЛЕ КАЗАН СӨЛГЕСЕ...

Камышлы авылының 430 еллыгына багышлап үткәрелгән район Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан бүләккә чигүле Казан сөлгесе тапшырылды.

Сабантуйлары җитә башлау белән үзен татар итеп санаучы һәр кеше, кайда гына яшәсә дә, туган якларын, андагы балачак, яшьлек истәлекләрен сагынып, бәйрәмгә кайтырга ашкына. Мин дә нәкъ шундый халәт кичереп, ел саен диярлек туган ягым – Камышлы районында үткәрелгән Сабан туена кайтырга тырышам. Ә биредә, хәтта дәһшәтле сугыш вакытында да милли бәйрәмебезнең уздырылмый калганын хәтерләмиләр. Танылган татар язучысы Туфан ага Миңнуллин «Сәхнә» журналында язып чыкканча, сугыштан соңгы елларда, без дә, кечкенә малайлар һәм кызлар, «морслы» сулар эчеп, авызны туңдыручы бөтнәкле (мяталы) прянник кимереп, рәхәтләнеп батырларның көрәшкәнен карап, аларның затлы сөлгеләр белән бүләкләнүләренә кызыгып, мәйдан буйлап йөгерешә торган идек. Әй, ул кызык сабый-яшүсмер чаклар, ашау-эчүебез такы-токы гына, киемебез дә бер сәдәпле күлмәк, кыска ыштан гына булса да, без барыбер бәхетле идек.

 

Хәер, хәзер дә ваемсыз бала-чага сабантуйларында үзен безнең кебек үк бәхетле итеп хис итә торгандыр, мөгаен. Чөнки сәүдә рәтләрендә нинди генә ашамлык-ризыклар юк, туңдырманың да теләсә ниндиен сайлап ала аласың, кием-салым турында сөйләп тә торасы юк, бала-чагадан алып картларга кадәр барысы да чуктан-чук, чит ил киемнәренә киенгәннәр.

 

Сабан туе бүләкләренә килгәндә, бер дә кризис вакыты дип тормаганнар, аларның ниндиләрен генә әзерләп куймаганнар: кыйммәтле телевизорлар, суыткычлар, мебельләр һәм тагын әллә нәрсәләр... Ә абсолют көрәш батырына – «бишле» «Жигули» автомобиле... Чигүле, чуклы сөлгеләрең бер читтә торсыннар.

 

Борынгыдан килгән гадәт буенча җиңүчегә биреләчәк сарык тәкәсе әнә, элеккеге кебек үк, мәйдан уртасында, озын колгага бәйләнгән килеш, башын горур күтәреп, үзенең Сабан туе батырына бүләк итеп тапшырылуын көтә.

 

Сабан туен үткәрергә бу бүләкләрне авылда һәм районда эшләүче, яисә шушында туып үсеп, хәзер читтә яшәүче эшкуарлар Олег Резник, Рөстәм һәм Рәшит Гаделшиннар, Рәис Зарипов, Сергей Акимов, Владимир Кленов, Рәшит Сәлахов, Вазыйх Мөхәммәтшин, Фәхретдин Канюкаев һәм башкалар биргән. Тик менә автомобильнең генә кем бүләк иткәнлеген ачык итеп әйтмәделәр. Юк, бераз ялгыша төшкәнмен. Чигүле сөлгеләр дә онытылып ук бетмәгәннәр икән әле. Аларның иң борынгы бизәкләр белән бизәп, осталарның алтын куллары чиккән, иң затлысын Казаннан алып килеп, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты вәкиле Гөлназ Шәйхи Камышлы авылының 430 еллыгына багышлап үткәрелгән быелгы район Сабан туен ачу тантанасында район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка тапшырды. Бу үзенә күрә камышлылыларга борынгы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли символларыбызны онытмаска кирәклеген искә төшерү булгандыр, мөгаен. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе исеменнән Камышлы төбәгенең мөхтәрәм кешеләре – Эдуард Галимов, Заһит Сафин, Фәрит Зәйнуллин, Рөстәм Хисмәтов рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

Бүләкләүләр, тәбрикләүләр исә тантанада шактый иде. Өлкә губернаторы Владимир Артяков һәм өлкә хөкүмәте исеменнән камышлылыларны хөкүмәтнең баш идарәләренең берсен җитәкләүче Владимир Васюнин, Самара губерна Думасы рәисе исеменнән Думаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек буенча комитеты рәисе, депутат Василий Потякин, сугыш, хезмәт ветераннарының, һәм инвалидларның өлкә советы президиумы җитәкчесе Иван Сахаров һәм башкалар тәбрикләделәр. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин тәбрикләү һәм вәгазь сүзләрен әйткәч, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка Самара Җәмигъ мәчете сурәте төшерелгән затлы келәмнәр бүләк итте. Ә Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте вәкилләре Фәрхәд Мәхмүтов белән Азат Надиров, оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев исеменнән бүләк итеп, шушы төбәктә туып үскән рәссам Азат Надировның Сок буйларын тасвирлаган картинасын тапшырдылар. Күптән түгел генә шаулатып-гөрләтеп Беренче Бөтендөнья авыллары Сабан туен үткәргән Похвистнево районының Гали авылы эшкуары, районның «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе, Россиянең зур татар авыллары ассоциациясе рәисе урынбасары Расих Латыйповның тәбрикләве дә камышлылыларга хәер-фатиха буларак яңгырады.

 

Тәбрикләүләр, котлаулар, бүләкләүләр тәмамланганнан соң, мәйдан уртасына Сабантуй әләмен күтәрү тантанасы булды. Аны күтәрү хокукы Камышлы районының мактаулы гражданины, сугыш ветераны, 92 яшьлек Ризатдин абзый Галәлетдиновка, районның алдынгы сыер савучысы Рәмзия Ибраһимовага, үткән 2009 елгы Сабан туеның абсолют батыры Илдус Нуретдиновка бирелде.

 

Озын колга башында бәйрәмнең әләме җилферди башлагач, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы, Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим моңлы итеп азан әйткәннән соң, район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов быелгы Сабан туен ачык дип белдерде һәм районның берничә кешесенә – Камышлыдан Гадел Мөгамбәр улы Ханнановка, Мөҗәһит Бәдретдин улы Бәдретдиновка, Иске Ярмәктән Сәхия Нурсәхи кызы Шәвәлиевага «Камышлы районының мактаулы гражданины» дигән дәрәҗәле исемне бирү турындагы район вәкилләре җыелышы  карарын укып, аларга таныклык һәм билге тапшырды. Шулай итеп районның элеккеге ун мактаулы гражданнары исемлегенә тагын өч кеше өстәлде. Аларның өчесе дә гомерләрен озак еллар укытучы һөнәренә багышлаган.

 

Шул арада мәйданда моңлы җыр агыла башлады. Аны районның яңа Мактаулы гражданнарына Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Фердинанд Сәлахов бүләк итте. Аннан соң да ул Сабан туе дәвамында үзенең бик күп матур җырларын башкарды. Ә бәйрәмнең зур сәхнәсендә районның үз үзешчәннәре дә - Иске Ярмәкнең атаклы «Ак каен» фольклор ансамбле, шулай ук Самараның «Ялкынлы яшьлек» халык ансамбле артистлары да булдыклылыкларын халыкка күрсәттеләр. Бигрәк тә тамашачыга Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев, Ринат Азизов, Наил Галимуллин, Ркыя Галимуллина башкаруында җырлар, бию төркеменең биюләре хуш килделәр.

 

Мәйданда төрле спорт ярышлары – турникта күтәрелеп кулларыңның көчен сынау, 32 һәм 16 килограммлы герләрне, штанга күтәрү, армреслинг, төрле милли уеннар – аякка капчык киеп узышу, күзләрне каплаган килеш чүлмәк вату, капчык белән кыйнашу, авыш колга буйлап йөгереп үтү, туры 17 метрлы колга башына үрмәләп менү һәм башкалар, башланып китте. Бу ярышларда һәм уеннарда рәхәтләнеп бала-чага да, өлкәннәр дә катнашты. Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Мин шуларның берничәсен генә язып алдым. Мәсәлән, турникта 110 тапкыр күтәрелеп беренче урынны Рәшит Ангалышев, ә Рәшит  Хәкимов 85 мәртәбә күтәрелеп икенче урынны алды. Вертикаль колгага үрмәләп менүдә дә җиде кеше катнашып, шуларның өчесе Иске Усманнан Илдус Нуретдинов, Похвистневодан Шакиров, Кләүледән Татаров (иң кыска вакыт күрсәтеп – 15 секундтан 21гә кадәр) призлы урыннарга чыктылар. Үткән елгы ярышта беренчелекне Похвистневодан Шакиров яулаган иде.

 

Һәрвакыттагыча ат чабышлары да тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Быел чабышларда барлыгы сигез ат катнашып, шуларның Камышлыдан "Геория" кушаматлысы (җайдагы – Руслан Сәфиев) финишка беренче булып килде.

 

Биш сәгатьтән артык барган бил алышуда яшүсмерләрдән һәм ир-егетләрдән иллеләп көрәшче катнашты, күбесе, әлбәттә, камышлылылар иде. Көрәшне беренчеләрдән булып башлап җибәргән яшүсмерләр арасыннан камышлылыларның бер-бер артлы Әлмәттән, Чирмешәннән килгән яшьтәшләрен ега баруларын күреп, якында утырган Камышлы җирлеге башлыгы Заһид Сафиннан моның серен сорарга булдым.

 

– Кыш буе алар белән район спорт мәктәбендә үткән елгы Сабан туеның абсолют батыры Илдус Нуретдинов шөгыльләнде, шуңа да әллә кайдан алга китеш күренеп тора, –  диде.

 

Мәйдан уртасына чыккан ир-егет көрәшчеләр арасында да яхшы якка таба үзгәреш сизелә иде. Камышлы көрәшчеләре көрәшнең тәмен ныграк белә башлаганнар кебек тоелды миңа.

 

Менә, ниһаять, көрәш бәйгесе ахырына якынлашты. Чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләр арасында 100 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында финалда Лениногорскидан Айвар Билалов белән Әлмәттән Ильяс Галимов үзара көч сынашып, беренче урынны Әлмәт вәкиле яулады.

 

Җирле көрәшчеләр арасында да көрәш җитди төс алып, ул аеруча 85 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан өстәрәк үлчәү авырлыгында бик тә киеренке барды. Нәтиҗәдә беренчесендә финалда ике Дәүләткол авылы егете Марат Шәвәлиев белән Ришат Сәгыйдуллин үзара көч сынашып, беренче урынга соңгысы чыкты. Ә 85 килограммнан өстәнрәк үлчәүдә үткән елгы Сабан туеның абсолют батыры Илдус Нуретдинов бу юлы да беренчелекне бирмәде. Ул үзенең көндәшен Яңа Усманнан Марсель Йосыйповны җиңеп, «Жигули» автомобиленә ия булу өчен, судьяларның карары буенча төрле үлчәүләрдә беренчелекне яулаган Ришат Сәгыйдуллин һәм Әлмәттән Ильяс Галимов белән көч сынашырга тиеш иде.

 

Тик бу финалда көрәш артык киеренке булмады. Күп мәртәбәле бәйгеләрдә җиңеп чыккан, тәҗрибәле профессинал көрәшче, авырлыгы буенча да күпкә өстенрәк булган  Ильяс Галимов Камышлы батырларын Ришат Сәгыйдуллин белән Илдус Нуретдиновны бик тиз иңенә күтәреп алып аркаларына ятарга мәҗбүр итте.

 

Хәер, моның шулай булачагы алдан ук күренеп тора иде инде. Моны оештыручылар да, судьялар да белеп эшләгәннәрдер, билгеле. Югыйсә, үткән елгы сабантуйларында үзләренең һәм чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләрне аерым-аерым көч сынаштыралар иде бит. Ә бу юлы, мәсьәләне, башкачарак хәл итәргә булганнардыр, күрәсең.

 

Берничә актив агай-эне бу гаделсезлеккә каршы барып, оештыручыларга үпкә сүзләре дә әйткәләделәр. Тик эш эшләнгән иде инде.

 

Шул арада быелгы Сабан туеның абсолют батыры Әлмәт егете, Татарстанның танылган көрәшчесе Ильяс Галимов «бишле» «Жигулие»на утырып, мәйданнан китеп тә барды.

 

Ә Сабан туеның төп призы – сарык тәкәсенә ия булган Илдус Нуретдиновка бәхетле көндәшенә кул селкеп, озатып калудан башкасы калмады. Аның зур җиңүләре, аласы бүләкләре – автомашиналары алдарактыр әле, күрәсең.

 

 

 

Мәйданга Сабантуй әләмен китерү.

 

Мөфти Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИНның район башлыгы Рафаэль БАҺАУТДИНОВка бүләге.

 

 

Мәйданда – җырчы Фердинанд СӘЛАХОВ.

 

 

Районның яңа Мактаулы гражданнары (сулдан уңга) Сәхия ШӘВӘЛИЕВА, Гадел ХАННАНОВ, Мөҗәһит БӘДРЕТДИНОВ.

 

 

Сабан туеның төп призын – сарык тәкәсен яулаган Иске Усман егете Илдус НУРЕТДИНОВ.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 26 | 26.06.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»