|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2020 Шоу-бизнес
Эмиль Талипов тәүге тапкыр әти булганАртист Эмиль Талипов әти булган. Шатлыклы хәбәр белән Камал театры уртаклаша. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Эмиль һәм Илсөяр Талиповлар гаиләсендә кыз туган. "Чын күңелдән котлыйбыз! Кызыгызның әнисе кебек гүзәл, әтисе кебек акыллы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балаларыгызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр!" дип тәбрикли театр коллективы.
Эмиль белән Илсөяр Талиповларның туйлары Казанда 2018 елның 21 июлендә үтте. Илсөяр табиб булып эшли, дип хәбәр иткән идек. "Матбугат.ру"да туйларыннан матур фотолар белән дә бүлештек.
--- |
Иң күп укылган
|