поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2020 Җәмгыять

Кышы җылы булгач, җәе суык булырмы? (Халык синоптигы ФАРАЗЛАРЫ)

Атна башында кабат җылытты. Республикада әле һаман тот­рыксыз һава торышы саклана. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, бу атнада кар-буран, бозлавык һәм көчле җил көтеләчәк. Һава торышы җылына, пәнҗешәмбе хәтта +3...+4 градус булачак. Атна азагында -1...-2 градус булуы көтелә.

Белгечләр, республика кабат төньяк-көнбатыш циклонның һәм аның атмосфера фронтларының җылы секторында калачак, дип белдерә. Кар, урыны белән карлы яңгыр көтелә. Юлларда шулай ук көчле боз­лавык барлыкка киләчәк.
 
КФУ профессоры Юрий Переведенцев, аномаль җылылык сәбәпле, Казанда «крещение салкыннары» булмаска да мөмкин, дип хәбәр итә.
Без исә газетабызның якын дус­ты – Балтач районы, Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыраттык. Тәҗрибәле синоптикның быелгы һава торышына үз фаразлары бар.
 
–  Гыйнварның 15 көне дә җылы тора, бу – җәй булмый дигән сүз инде. Димәк, июль ае начар килә. Крещениегә – 20сенә таба суык булса – яхшы. Ул вакытта барыбер бераз суыграк була. Ә гыйнварның бу көннәре июль ае һава торышын билгели. Гадәттә июльнең 20сеннән соң бер атна эссе булып ала. Сабан ашлыгын өлгертеп бетерә, аннан урып-җыюга да күп калмый. Башаклар пешәргә бер атна җитә. Алай булмаса, урып-җыю начар була инде. Сабан ашлыгы өлгереп җитми, урак эшләре соңга кала. Яңгырлы булса, төптән яңадан чыгара башлый. Азап­лый торган була.
 
– Кар бик аз, уҗымнар нишләр икән?
– Арышка зыяны юк, көзге бодайга зыян салган булырга мөмкин. Чөнки  кар булганчы ук шактый туңдырган килеш торды. Кар булса, тамыр системасын саклый бит. Болай килсә, язга әйбәт түгел. Былтыр, хәтерләсәгез, февральдән яз килде, март  һәм апрельнең башы җылы булды. Карлар беткәч, берзаман апрельнең икенче яртысында дүрт-биш көн 12-13 градуслы суыклар торды. Шуннан бу суыкларда арыш уҗымы (арыш уянган иде) үлде. Аннан май башында 30 градус эссе көннәр булды.

– Быел ниләр көтелә, Әмир абый?
– «Крещение суыгы» булса, бик әйбәт. Бик суык булырга охшамаган инде. Суыклар март-апрельгә калса, майның беренче өлешендә – чәчү вакытында газаплар ул. Чәчүгә чыкканда килер дә явар, килер дә явар. Чәчүне тоткарлар. Майның икенче яртысында тагын корылык. Ноябрьне искә төшерсәгез, 20сеннән башлап, ун көн буе аяз торды. Ә май ае азагында – печәннәр үсә торган вакыт. Декабрьдә үзе җылы булды, явым-төшем юк. Бу – июнь өчен шулай ук әйбәт түгел. Узган елгы җәйдә күләме буенча явым-төшемнәр явып бетте. Җәй яңгырлы булгач, кышка кар калмады. Карны февраль-мартта көтәбез.
 
– Карлы кыш килерме?
– Була-була, соңгарак кына кала. Җәй яңгырлы булды бит. Бик яхшы хәтерлим, икенче кат печәнне чапканнан соң, атна буе җыя алмадык, яңгыр яуды. Көз көнендәге явым-төшем дә җәен явып бетте безнең.
 
– Кышкы аномаль җылылык алга таба да арта барырмы? Кыш хәзер гел җылы килер шикелле бит инде...
– Икенче ел инде шул хәл. Безнең климатның көйсезлеге 2010 елгы корылыктан башланды. Хәзер 10-11 ел үткәч, шушы кирелек бетәргә тиеш. Әмма быел да, киләсе ел да шулайрак булыр әле. Бер-ике елдан соң гына үзенең элеккеге эзенә төшәр. Быел гына түгел, киләсесенә дә матур җәй көтелмәс дип уйлыйм. Җәй бит хәзер август-сентябрьгә калып бара.
 
– Димәк, бакчачыларга кыенрак була. Безнең шартларда үз бакчабызда үскән ризыктан авыз итә алмабыз кебек.
– Хәзер яшелчәләрнең күбесе теп­лицада үстерелә. Бик азлар гына ачык грунтка өстенлек бирә. Былтыр яшелчәгә һава торышы яхшы килмәде. Иң кирәкле вакытта җылы җитмәде, үсеп китә алмый тордылар. Соңрак яхшы һава торышы булды ул. Хәтерлисездер, аннан яңгырга китте дә, грунтта үскән помидорларга фитофтора бик каты төште. Быел да башта газаплырак булыр инде ул. Майның башы явым-төшемле булачак. Аннан соң кыраулар еш төшеп борчыр. Яшелчәгә кояшлы көннәр булса, бик әйбәт. Без бит инде аны су сибеп үстерәбез. Шулай да былтыргы хәлләр кабатлануы мөмкин.
 
– Хәзер яшелчәләрне саклап та булмый, быел, мәсәлән, суган чери.
– Бу артык дымлылыктан шулай булды. Суган бик шәп иде, тик чери һәм череячәк. Чөнки яшелчәләргә кояш җитми, кояш энергиясе бик тә кирәк. Бәрәңге дә шәп булды. Тик тирес күп кергән бакчаларда  бәрәңге череде. Быел да яшелчәләр булыр, тик хезмәте дә күп соралыр.

– Җиләк-җимеш агачлары куандырырмы?
– Алдагы елда алма уңышы булыр. Чия дә булырга тиеш. Узган елгы һава торышы кайбер җиләк-җимеш агачларына, мәсәлән, чияләргә зыян салды. Былтыр кура җиләге күп булды. Быел ул азрак булыр.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.01.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»