|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Мәдәният
Казанда сукыр музыкантлар турында фильмның ябык премьерасы күрсәтелде"Мир" кинотеатрында режиссер Наталья Топалның "Бәхетле булыгыз" дигән документаль фильмының ябык премьерасы күрсәтелде. Картинаны булдыру идеясен "НеЗаМи" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Бикчәнтәев һәм фильмның продюсеры Светлана Бухараева тәкъдим итә. Тамашачылар музыкантлар Володи Ненастин, Диләрә Җәләлиева, Булат Миңнуллин һәм аларның әниләре Татьяна, Флера һәм Юлия белән аралашып, күрмәүче музыкантлар тарихы белән танышты. Бу фильм коллективның иҗади үсеше турында гына түгел, шәхси мөнәсәбәтләр, биографик нечкәлекләре, шулай ук "НеЗаМи"дип аталган зур гаиләдә көндәлек көнкүреш батырлыгы тарихы турында да сөйли.
Ахырда картина турында фикер алышу булды. Чарада катнашучылар фильмны оештыручыларның иҗат төркеменә, шулай ук музыкантларның үзләренә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Фильм Казанда, Чистайда, Дмитровградта һәм башка шәһәрләрдә биш ел дәвамында төшерелгән. Картинада дөньякүләм танылган мәдәният эшлеклеләре, аерым алганда: музыкаль мәгърифәтче Михаил Казиник, заманның күренекле пианисты Олег Аккуратов, шулай ук сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" оркестры катнаша.
Киң тамашачы катнашында премьера 2020 елның язында күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|