|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Мәдәният
Шутиков җитәкчелегендәге оркестр Яшел Үзәнгә киләГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары Яшел Үзәннең музыка театрына килә. Концертта Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры «Soundtrack. Музыка мирового кино» концертын тәкъдим итә. Затлы кичәдә Совет фильмнарыннан халык теленә кереп калган популяр җырлар, Россиядә төшерелгән кинолардан танылган көйләр, оркестр хитлары уйналачак.
Оркестр белән бергә ансамбль солисты, «Весна романса» һәм «Романсиада» дип аталган дәрәҗәле Россия җыр һәм романслар конкурслары җиңүчесе баритон тавыш иясе Сергей Зыков чыгыш ясаячак. ⠀
Татарстан һәм Россиядә генә түгел Австрия, Голландия, Германия, Көньяк Корея, Болгария, Италия, Португалия кебек чит илләрдә дан казанган, Халыкара конкурслар лауреаты булган Шутиков җитәкчелегендәге оркестр чыгышларын күреп калырга ашыгыгыз!
Концерт Яшел Үзәннең “Родина” мәдәният сараенда 17 гыйнварда 18:00 сәгатьтә башлана. Билет бәяләре: 250 сумнан алып 500 сумга кадәр, “Родина” мәдәният сарае кассасына мөрәҗәгать итегез.
⠀
--- |
Иң күп укылган
|