|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Җәмгыять
Лилия Сәлахетдинова белән ире Ришатны Беренче канал күрсәтәчәк (ФОТО)Бүген, 15 гыйнвар көнне, 16:00 сәгатьтә Беренче каналда Лилия Сәлахетдинова һәм аның ире Ришат Тимергалиев катнашында "Мужское/Женское" тапшыруы эфирга чыгачак. Берничә гаилә Мәскәүгә барып, инвалид хатын-кызлар белән яшәгән сәламәт ир-атлар тормышы турында видеотапшыру эзерләгән. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың кияүгә чыгып, Тимергалиева булуына бер елдан артып китте. Ире Ришат белән Казанда яшиләр, икесе дә «Ярдәм» мәчетендә эшли. Үзенең яры турында Лилия оялчан һәм тыйнак кеше ди. "Кешеләр аны белми. Белмәгән килеш башка берәү турында нәрсәдер сөйләү дөрес түгел. Тынычлансыннар, безнең барысы да, Аллага шөкер, әйбәт. Минем хисапка яшәргә тели, дип язды аны кемнәрдер. Андый әйбер бөтенләй юк. Чөнки, беренчедән, ул үзе эшли. Аның үз пенсиясе бар, ул да тулысынча сәламәт кеше түгел. Ике кулы, ике аягы булгач, йөз процент сәламәт дип уйлыйлар, ләкин аның да үз авыруы бар, аны икебез генә беләбез. «Лилиянең байлыгына кызыккан», – дип язучылар да булды. Нинди байлык, кайда ул? Фатирны да яллап торабыз без. Шушы коляскамнан башка нәрсәм бар минем?! Никах ул безгә хәләл, шуның өчен без бергә. Без бергә тынычлап яшибез, безгә рәхәт, Аллага шөкер", - ди гаиләсе турында Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева.
--- |
Иң күп укылган
|