|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Киңәш-табыш
“Ханский дом” минимализм стилен сайлаучыларга киңәш бирә“Ханский дом” төзелеш компаниясе хәзер проектлар төзеп һәм интерьер макетлары тудырып та, клиентларына ярдәм итә. Үзенең беренче адымнарын ясаган чакта әлеге компания бары тик йортлар салу белән генә шөгыльләнсә, хәзер исә йортның эчен дә матур һәм уңайлы итеп ясау максатын күзаллый. Шул нисбәттән, “Ханский дом”нан интерьер темасына берничә лайфхак тәкъдим итә. Бу язмада сүз минимализм, җиңел стиль турында барачак. Минимализм стиле, өй эчендә артык җиһаз, артык әйбер яратмаучылар өчен кулай. Шулай ук кечкенә мәйданлы йортларда иркенлек, уңайлылык тудыру өчен менә дигән стиль.
Минимализм стиле берничә үзенчәлекне саклауны таләп ителә:
Стеналарда декор элементлары кулланылмый, зур өслекләрдә орнаментлар һәм рәсемнәр кирәк түгел.
Дивар-стеналарны бер төскә буяу яхшы, күбесенчә бу очракта ак төс уңышлы.
Минимализм стиленә иркенлек кирәк, шуңа күрә бүлмәләр саны биредә аз була, кайбер бүлмәара стеналары да ясалмый.
⠀
Интерьер бик гади булмасын өчен текстиль обивкалы диван һәм урынлыклар уңышлы күренә.
Тәрәзәләргә исә табигый тукымалардан, туры төшеп кенә торган пәрдәләр яхшы килешә, алар үзенә бер “акустик” комфортны тәэмин итеп тора. Яисә горизонталь һәм вертикаль жалюзи да уңышлы була.
Җиһазларның төсе – ак, соры, кара төсләр тонында гына була.
--- |
Иң күп укылган
|