поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.01.2020 Мәдәният

Кариев театрында яңа елның беренче премьерасын Бурят театры режиссеры сәхнәләштерә

Кариев театры тамашачыларга 31 гыйнварда яңа 2020 елның беренче премьерасы — «Хикмәт әкиятләре» спектаклен тәкъдим итә.
Бу спектакль – Намсараев исемендәге Бурят академия драма театры режиссеры Сойжин Жамбалованың Кариев театры артистлары белән беренче уртак эше.

Сойжин Жамбалова Бурят халкына күп спектакльләр авторы, спектакльләргә көй язучы композитор буларак яхшы таныш. “Хикмәт әкиятләре” аша Казан тамашачысы да режиссер Сойжин Жамбалова белән танышу мөмкинлегенә ия булды. Спектакльнең композиторы – Дахалэ Жамбалов, рәссамнар – Геннадий һәм Надежда Скомороховлар, хореограф – Мария Сиукаева.
 
«Хикмәт әкиятләре» спектакле нигезендә XX гасырның күренекле төрек язучысы Назыйм Хикмәт әсәрләре – «Сукыр падишаһ» һәм «Гашыйк болыт». Театр режиссерлары бу әсәрләргә еш мөрәҗәгать итми, соңгы тапкыр “Сукыр падишаһ” 1970 елларда гына сәхнәләштерелә. 
“Яшәгән ди бер падишаһ, аның өч улы булган. Падишаһ гомере буе сугышкан, күп җирләрне яулап алган һәм сукырайган, ә уллары аның авыруына дәва эзләп чыгып киткәннәр...” – спектакльнең беренче өлешенә салынган тарих әнә шулай башлана.
 
«Гашыйк болыт» әкияте – спектакльнең икенче өлеше. Ул гүзәл кыз Айшәнең беркайчан да явызлык күрмәгән, тынычлык, тугрылык һәм һәм матурлык гөлбакчасы турында. Кыз һәм аңа гашыйк болыт, шулай ук аларның дуслары аны кадерләп саклыйлар.
 
Сойжин Жамбалова: 
"Безгә материал сайларга танылган театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова ярдәм итте. Аның әнисе, Вера Тулякова, кайчандыр автор Назыйм Хикмәт белән бергә эшләгән. Куелыш нигезенә без нәкъ менә шул версияне алдык. «Сукыр падишаһ» әкияте балалар белән сөйләшергә кирәк булган рәхимсез вакыйгалар турында. Икенче тарих, «Гашыйк болыт» — җиңел һәм көлкеле формада, юмор һәм клоунада атмосферасында бирелә. 
Без визуаль, эмоциональ, пластик, сәнгать һәм музыка яссылыгы аша балалар белән сугыш һәм мәхәббәт, бурыч һәм намус турында җитди сөйләшү алып барабыз. Әлеге гаилә спектаклен карагач, бала әти-әниләреннән җавап таба алырлык сораулар бирсә, без бик шат булыр идек. 
Татар театры актерлары өчен бу материал һәм форма белән эшләүнең яңа тәҗрибәсе. Һәм, миңа калса, без дөрес юлда: бераз авыр, әмма авырлыклар кызыксынуны арттыра гына!"
 

---
Кариев театры
№ --- | 14.01.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»