|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Мәдәният
"Әлеге җырны Тукай бүләгенә тәкъдим итәр идем"Көне-төне эфирда мең төрле җырлар яңгырый. Татарча дигәннәре дә бихисап һәм ниндиләре генә юк. Тегеләй булыгыз, болай итегез ди-ди, вәгазь дулкынында башкарып та “тәрбиялиләр” безне, “гөрләтеп яшик әле” ди-ди, мәҗлес тамадасы образына кереп тә “күңелне күтәрәләр”. Әмма арада тетрәндерә, күңелне хушлый торганнары да очраштыра. Мисал өчен, Алсу Әбелханова башкаруындагы җырга тукталып узыйк. Сорама хәлләремне,
Әйтәлмим беркемгә дә...
Күземнән яшьләр тама да тама,
Әйтәлмим беркемгә дә....
Әлеге җыр күз алдына күңел тетрәндергеч картиналар бастырып куярга сәләтле. Һәм талантлы рәссам аны, фантазиясен эшкә җигеп, үз сәнгатенә шедевр дәрәҗәсендә чиксез күп вариантта “тәрҗемәләргә” дә мөмкин. Беркемгә дә әйтә алмый торган хәлгә тару ул бит драма яки фаҗига дигән сүз. Һәм кайсының ниндие генә адым саен очрамый бу фани дөньяда. Иксез-чиксез сүз өемнәреннән гыйбарәт романнарны, су буе озынлыгындагы поэмаларны әлеге дүрт юл, эһ тә итми баш аркылы ыргытып, сыртларына сала дип саныйм.
Ә бит “сорама хәлләремне” дип аерым кешеләр генә түгел, чүп-чарга күмелүгә, һәр төрле агулануларга дучар җир, һава һәм суларыбыз да уфтанырга мөмкин. Аяныч хәлдә калган җир-су хайваннарының да алай дип аһ орырга тулы хакы бар. Мәгариф, медицина, хокук саклау системабыз, армия, министрлыклар өчен дә бу текст аңлаешлы һәм кагылышлы. Әйтелгәнне раслау өчен мисаллар китереп торуга зарурлык юк дип саныйм, чөнки андый негатив мәгълүмат ташкыны һәркайсыбызны коендырып тора.
Авыр хәлләргә тармам дип беркем дә әйтә алмый. Ә кемнәрдер, зур бәлаләргә тармаса да, бәгъзеләр өчен чүп кенә проблемаларны авырга алып, сынарга, сыгылырга, бәргәләнергә, үз-үзенә кул салырга да мөмкин. Шул ук вакытта саулыкларын, аяк-кулларын, яки күрү яки ишетү сәләтен югалткан көчле рухлы затлар да бернигә карамый әллә ниткән биеклекләр яулый.
Чаллыда яшәүче, радиолар белән даими элемтәдә торучы тынгысыз Анурбик агай миннән Татарстанның Сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Наил Сәфәргалиевка багышлап рәхмәтле шигырь язуымны үтенде. Ул күзе күрмәүчеләрне тавыш белән китап укый торган җайланмага тиендергән икән. Анурбәк агай миңа 2014 елда килгән рәсми җавап күчермәсен дә юллады. Рәсми җаваптан күренгәнчә, бу эшкә 54 миллион сум акча бүленеп, башкарып чыгу Академиклар оешмасына тапшырылган булган икән. Әллә әлеге акча бүтән берәр кирәклерәк эшкә тотылган, әллә банк белән проблемалар чыгу сәбәпле адресатка барып җитмәгән, әллә эшкә алынучы оешмада тиешле белгечләр булмаган – сәбәбе билгеле түгел, кемне дә гаепләргә дә җөрьәт итмим. Кыскасы, изге ният ул талпынышта гамәлгә ашмаган. Һәм аны, каяндыр акча юнәтеп, Наил Сәфәргалиев башкарып чыккан.
Шигырьне хәл кадәри яздым һәм ул татар телле ике радиодан алып баручылар тарафыннан укылды. Анурбәк агай, рәхмәтен әйтеп, әле укылышларны интернет почтасы аша миңа юллады.
Менә бит, бик күпләр өчен “сорама хәлләремне” дип сыкрап күз яше түгү урынлы саналган очрак кемнәрнеңдер үҗәтлеге, тырышлыгы, кешелеклелеге аркасында, киртәләрне узып, уңай хәл ителгән. Әлеге җайланма әлегә ир-ат тавышы белән генә укый икән татарча гәзит һәм китапларны. Әмма Анурбәк агай әйтүенчә, ул тиздән хатын-кыз тавышына да көйләнәчәк. Мөхтәрәм Наил әфәнде шулай дигән, димәк шулай булачагына шик юк. Бу шәхеснең фидакарьлеге республика дәрәҗәсендә югары бәяләнүгә лаек, миңа калса. Ихтимал, ул шулай булыр да әле...
Озын сүзнең кыскасы, “сорама хәлләремне” дип башланучы дүртьюллык күп нәрсәләрне, исәбе-хисабы юк кыйссаларны, шигырьләрне, поэмаларны, романнарны, картиналарны сыйдырышлы әсәр. Минем кулда булса, әлеге җырны Тукай бүләгенә тәкъдим итәр идем. Ихтимал, андый тәкъдим күпләр күңеленә хуш килер, теләктәшлек табар, ләкин чәчрәп чыгып ризасызлык белдерүчеләр дә табылыр иде.
Рөстәм ЗАРИПОВ |
Иң күп укылган
|