поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2020 Шоу-бизнес

«Татар юрап китерер»: Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар 31нче декабрь төнендә авариягә эләгү нечкәлекләрен сөйли

Җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар 31нче декабрь төнендә юл һәлакәтенә очрый… «Өч куркынычсызлык мендәре очып чыкты… Аллаһы Тәгалә саклады. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки кая гына барсак та, безне балаларыбыз көтә. Яна елны заправкада кофе эчеп, эвакуатор көтеп каршы алдык,» – дип язган Гөлназ инстаграм битенә.

– Бу көнне 20.00 дә Мөслимдә чыршы бәйрәмендә чыгыш ясадык, – дип сөйләде Гөлназ. – Ике сәгатьтән юлга кузгалдык. Илсурның туган ягы Актаныш районы Чалманарат авылына (балаларыбызны каенанага калдырдык) Яңа ел каршыларга кайтыш иде. Елның бик уңышлы булуына сөенеп, шул хакта сөйләшеп барабыз. Минзәлә районы Иркәнәш авылы янына җиткәч, бик текә чат барын сизми калдык. Өстәвенә буран, караңгы. Илсурның «Җаныыыым, беттек» дигән сүзен генә хәтерлим. Ирем кинәт рульне борды һәм ул утырган як белән юлдагы тимер коймага бәрелдек. Мизгел эчендә бөтен тормыш күз алдыннан үтте. Машина эченнән чыккач, еламадым, үземне бик тыныч тоттым. Исән калуыбызга чиксез шат идем. Ә Илсур бик борчылды, бәргәләнде. «Ничек шулай игътибарсыз», – дип үзен битәрләде. Мондый хәл килеп чыгуга миннән гафу үтенде. Балаларыбызны ятим калдырмаган өчен мин сиңа рәхмәт әйтергә тиеш, дидем иремә. Тиз арада үзебезне кулга алып, Актанышка шалтыраттык. Бәйрәм көн булгач, билгеле, барысы да күңел ача. Шулай да, бер ир-ат сменадагы эшеннән сорап китеп, машина белән ярдәмгә килде. Озак та үтмәде, Иркәнәш авылы егетләре янда иде. Юл чистарта торган машина ярдәме белән алар безнең тимер атны кырыйга алып куйды. Шуннан тагын бер дустыбыз килде. Өчәү һәлакәт булган урыннан ерак түгел заправкага барып ике сәгать Чаллыдан эвакуатор килгәнне көттек. Шул арада Яңа ел туды. Машинаны Чаллыга озатып авылга кайтканда таң ата иде инде.

– Гөлназ, Яңа ел төнендә эшләү нигә кирәк? Сез болай да кайтып кермисез, бу бәйрәмне балалар янында үткәрү хәерлерәк түгелме?
 
– Беләсезме, Яңа ел чоры артистларның урак өсте. Яхшы акчалар эшләргә менә дигән мөмкинлек. 31нче декабрьгә Мөслимгә чакыргач, юк, дип әйтергә тел әйләнмәде. Җитмәсә, Актаныштан ерак та түгел. Кайтып җитәргә нибары 50-60 чакрым калган иде. Төнге сәгать бердә без Актанышта да җырларга тиеш идек. Килә алмыйбыз, дип кисәттек.
 
Узган ел мин йөкле булу сәбәпле бу вакытта эшли алмадык. Финанс яктан кыенлыклар бар иде. Аллага шөкер, быел сабантуйларда һәм Яңа ел алдыннан эшләп матди тотрыклылык булдырдык. Әлеге вакыйгага арыганлык та сәбәпчедер, чөнки декабрьдә бер буш көн дә юк иде. Шулай да, бу хәлдән соң нык уйландым, анализ ясадым, һәлакәт безгә зур сабак булды. Чыннан да Яңа елда юлда йөрергә кирәкми, дигән фикергә килдем. Чөнки шактый бәхетсезлекләр Яңа ел чорында була. Илсурның әтисе Мөхәммәтнияз да 7 ел элек 29нчы декабрьдә мәрхүм булган.
 
– Күңелсез хәл алдыннан гадәттә, начар төш күрү, ниндидер сиземләү була. Андый халәт күзәтелмәдеме?
 
– Яңа ел булса да, нишләптер бу көн мина бәйрәм хисе кебек түгел иде. Гадәти көнне хәтерләтте. Мөслимгә барганда Илсурның кесә телефоны зарядкасы өйдә калган. Кире борылмадык, чөнки шактый ерак киткән идек. «Юлда берәр хәл булса, шалтырата да алмыйбыз инде», – дип ике тапкыр кабатлады. «Татар юрап китерер», – ди, юраганы юш килде.

– 2016нчы елгы БМВ машинагыз (3 миллион сумлык) ни дәрәҗәдә җимерелде?
 
– Немец тимер атлары ышанычлы. Һәлакәт вакытында без моңа тулысынча инандык. Аллага шөкер, компьютерына, двигателенә зыян килмәгән. Куркынычсызлык мендәрләрен кире урынына куябыз, ике атнадан ясап бетерәбез, дип вәгъдә иттеләр. Чыгым 100-150 мең сум.
 
… Һәлакәт вакытында Шәрипҗановлар саклык каешын эләктергән булган. Күрәсең шуңадыр, Илсур зыян күрмәгән. Ә Гөлназның исә, машина тәрәзәсенә бәрелеп сул як күз төбе нык күгәргән. Әле ярый башка еллардан аермалы буларак, Яңа ел ялларында авылларда концертлар оештырмадык, эшли алмаган булыр идек, диләр. Аның каравы, 6нчы гыйнварда гаиләләрендә зур бәйрәм көтелә – төпчекләре Минтимергә 1 яшь тула. Кызлары Асылбикәгә 3 яшь тә ун ай. Шушы сабыйлар бәхетеннән исән калганнардыр инде. Артист халкы гел юлда бит, берүк үзегезне саклагыз, юлларда имин йөрегез. Өйдә якыннарыгыз көткәнен онытмагыз!
 
Эльмира СӘЛАХОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»