поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.01.2020 Җәмгыять

2020 елга ЙОЛДЫЗНАМӘ

Күсе елы – 12 еллык көнчыгыш циклында беренче булып тора һәм ул киләсе елларга юнәлеш бирәчәк. Күсене запаслы, сакчыл, мал җыючы мал, Кытайда байлык символы дип атыйлар. Ел хуҗабикәсе сакчыллыкны ярата, шуңа 2020 ел инвестицияләр, табыш алулар, эш урынын алыштыру өчен уңышлы булачак. Күсе елы шулай ук күп йолдызлыкларга карьерада үсү, бизнеста уңышлар вәгъдә итә.

Кучкар
 
2020 ел кучкарларга күп эшләр башкарырга ярдәм итәр. Сезнең күп киртәләрне урап үтәргә, шуның белән тормышта тоткан урыныгызны расларга мөмкинлегегез зур булыр.
 
Эш һәм финанслар
 
Эчпошыргыч эш урынында да сез үзегезне уңай яктан күрсәтә беләсез, бу инде өстәмә керемнәргә юл ачылачак дигән сүз. Булган акчаларны туздырырга ашыкмагыз, моның матди кыенлыкларга китерүе мөмкин. Юпитерның сезгә булган тәэсире зур килешүләр төзегәндә һәм акча салуларда уңышсызлык фаразлый, шуңа октябрь аена кадәр сабыр итегез.
 
Мәхәббәт
 
Быел кучкарларны күп  яңа танышлыклар көтә. Алар зур мәхәббәткә әверелмәсә дә, сезне башкалар алдында сөйкемлерәк күрсәтер.
 
Кучкарларга төп киңәш – көнләшү хисен җиңегез. Сездәге яңалыкка тартылу хисе партнерыгызны куркытуы бар – аңа артык басым ясамагыз.
 
Сәламәтлек
 
Быел кучкарларга саулыкларын яхшы халәттә тоту авыр булмас. Елның соңгы дүрт аенда сезнең энергиягез артыр гына. Ел уртасында берникадәр ярсу һәм нерв киеренкелеге сизелер. Камиллеккә ирешәм дип артык көчергәнеш организмыгызны җәфаламагыз.

Үгезбозау
 
2020 елда сезгә үзегезнең кайсыбер гадәтләрегезне үзгәртергә туры килер. Мәгълуматлы булу, планнар төзү һәм башкаларны үз артыңнан ияртү – менә шушы сыйфатлар сезгә үз мөмкинлекләрегезне тулысынча ачарга ярдәм итәчәк.
 
Эш һәм финанслар
 
Быел үгезбозауларга бернинди шикле финанс проектларында да катнашырга ярамый дип искәртә йолдызлар. Түрәләрегез белән аралашуда акыллырак булыгыз. Елның тәүге өч ае гел уңышлар гына вәгъдә итә. Ел ахырында якыннарыгыз белән ерак сәяхәткә бару көтә.
 
Мәхәббәт
 
2020 елда сезне мәхәббәтле тормыш көтә.Март-апрельдә  ялгызлар күптән хыял иткән икенче яртыларын очраячак, ә парлылар уртак тормышларына ниндидер үзгәрешләр кертеп, күптәнге хыялын чынга ашырачак. Үгезбозаулардан быел мөмкин кадәр сыгылмалырак һәм йомшаграк булу гына сорала.
 
Сәламәтлек
 
2020 елда үгезбозауларның үз саулыкларына исләре дә китмичә, энергияләрен юк-барга әрәм итүләре мөмкин. Энергияне тутыру өчен Юпитер сезгә баллы-татла ризыклар белән ешрак сыйланырга киңәш итә. Ел ахырына бик тә яхшы рецепт табып, буын һәм сөяк чирләрегез турында онытырсыз.
 
Игезәкләр
 
2020 ел – игезәкләр өчен туганнары һәм дуслары белән тагын да ныграк якынлашу вәгъдә итә. Әгәр быел алар намуслыбулып яши һәм кагыйдәләргә буйсыналар икән, уңыш озак көттермәс.
 
Эш һәм финанслар
 
Һөнәри тормышыгыз быел чәчәк атарга җыена, бар борчулар, бурычлар арткы планда торып калачак. Түрәләрегез сезнең фикерләргә, яңадан-яңа идеяләрегезгә колак салыр, ә бу инде керемнәрегез артуга китерер. Елның соңгы кварталында керемнәр аеруча мул көтелә.
 
Мәхәббәт
 
2020 елда игезәкләр өчен мәхәббәт беренче урында торачак. Ел дәвамында алар иң хисле, иң дәрт-дәрманлы, игътибарны күбрәк җәлеп итәргә теләүче кешеләр булачаклар.
 
Парлыларга быел икенче яртыларының нервларында уйнамаска, аларны көнләштерергә киңәш итми йолдызлар.
 
Сәламәтлек
 
2020 елда саулыгыгыз тышкы матурлыгыгыз белән бәйле булачак. Үзегезне артык гүзәлләрдән санамасагыз да, эчке энергиягез, башкаларга иигътибарлы һәм ихтирамлы булуыгыз сезне башкалар алдында матур күрсәтер.
 
Быел күп игезәкләр ныклап ял итәргә, үзләрен тәртипкә китерергә, кайсыберләре хәтта косметик операциягә дә барырга җыена.
 
Кысла
 
Шәхси тормыштагы кайсыбер бурычлар кыслаларның берникадәр тынычлыгын алыр кебек. Ләкин борчылырга кирәкмәс, сез ышандыру сәләтегезне эшкә җигеп, вәгъдәләр яудырып, барсын да үзегез теләгән якка бора алырсыз.
 
Эш һәм финанслар
 
Уңыш бүгеннән сезгә ишек шакып тора. Әгәр дә 2019 елдан алып бүгенгә кадәр бар көчегезне эшегезгә багышлаган булсагыз, быел тик уңыш җимешләрен җыясы гына кала. 2020 елда матди яктан авырлыклар көтелми. Тәүге өч айда керемегез кимегәндәй булыр, аннан соң ул үсәчәк.
 
Мәхәббәт
 
Яз айларында Юпитер импульслары яңа кешеләр белән очраштырыр һәм сез хисләр дулкынына чумуыгызны сизми дә калырсыз. Тик... мәхәббәткә исереп, башыгызны югалтып куймагыз. Никадәр гашыйк булсагыз да, гаилә корырга дигән тәкъдим белән ашыгырга кирәкмәс. Моны ел ахырына калдырыргыз...
 
Сәламәтлек
 
Быел энергиягез чамадан тыш күзәтелер, бу исә төрле чирләргә бирешүдән саклар. Ләкин шулай да төрле травмалардан, пешүләрдән сакланыгыз. Шулай ук рационда спиртлы эчемлекләрне һәм әче-борычлы ризыкларны мөмкин кадәр чикләгез.
 
Көзгә табан массажга һәм су процедураларына язылыгыз. Ел дәвамында күбрәк су эчү организмыгызга файдага булыр.
 
Арыслан
 
2020 елда Арысланнар Нептуп планетасы тәэсирендә булачак. Бу аларның эшкә сәләтлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күпкә арттырыр. Нептун тәэсирендә арысланнар кайчак башка кешеләргә карата артык коры, каты булып та китәрләр. Шуңа аларга якыннарын һәм хезмәттәшләрен, әйләнәдәге кешеләрне үпкәләтмәс өчен тырышырга кирәк.
 
Эш һәм финанслар
 
Әгәр эш урыныгыз белән канәгатьсез икән, тыныч кына эшләвегезне дәвам итегез. Быел бизнес ачарга ният итүчеләргә бик-бик тырышырга туры килер, чөнки киртәләр адым саен очрап торачак.
 
Һәр тиенне исәпләп яшәү бик авыр нәрсә, шуңа кайчак үзегезне яратыгыз, икенче төрле әйткәндә, матур киемнәр һәм тәмле ризыклар белән сөендерегез.
 
Мәхәббәт
 
   Агымдагы ел арысланнар өчен төрле хис-тойгыларга һәм хәтта борчылуларга да бай булачак. Ялгызлар, моннан гарык булып, беренче ясалган тәкъдимгә ризалашырга теләр. Ләкин йолдызлар аларга сабыр итәргә киңәш бирә. Парлыларга да быел сабыррак булырга, икенче яртыларын уңышка этәрү өчен тырышырга туры киләчәк.
 
Сәламәтлек
 
Саулык белән проблемалар көтелми. Елның тәүге яртысында арысланнар күңел ачуларга тартылып, канәгатьлек эзләп, туклану рационына төкереп тә бирмәс. Моның нәтиҗәләре елның икенче яртысында күренәчәк: күпләренә ашказаны-эчәк авырулары белән табибка мөрәҗәгать итәргә туры килмәгәе...
 
Нерв киеренкеленә җитмәс өчен шифалы үлән чәйләренә өстенлек бирегез, витамин препаратлары кабул итегез.
 
Кыз
 
2020 елда йолдызлар кызларга зур энергия запасы бүләк итәчәк. Сатурн һәм Уранның бердәм тәэсире бар проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Күпсанлы очрашулар һәм аралашулар кызыклы сәяхәтләргә, яңа мәдәниятләрне өйрәнүгә һәм күп нәрсәләрне яңача фикерләүләргә һәм анализлауга этәргеч бирәчәк.
 
Эш һәм финанслар
 
Агымдагы елда кызлар өчен бар эшләр гадәттәгедән җиңел булып тоелачак. Күп кызлар быел эш урыннарын уңышлы алыштырырлар. Юпитерның Кояш белән көчәйтелгән тәэсире түрәләрегез белән уртак тел табарга ярдәм итәр.
 
Матди ягыгыз быел, башка еллар белән чагыштырганда, уңышлырак булыр. Шулай да күрелмәгән чыгымнардан ныграк сакланыгыз һәм шикле проектларны тормышка ашырырга алынмагыз дип кисәтә сезне йолдызлар.
 
Мәхәббәт
 
Быел кызларның мәхәббәт хәлләре уңышлы булыр һәм алар өчен ел назларга төренеп үтәр. Аларда сөйкемлелек артыр һәм төрле очрашулар һәм танышулар эчке дөньяларын баетырга ярдәм итәр.
 
Беркем дә идеаль түгел. Әгәр кызлар шуны аңлый икән, сөйгән кешеләре белән мөнәсәбәтләре тагын да җылырак, ышанычлырак була барачак. Кызлар еш кына якыннары хакына үз хыялларыннан баш тартырга әзер, ләкин быел йолдызлар үз теләкләрегез-хыялларыгызны икенче планга калдырмаска өнди.
 
Сәламәтлек
 
Өстәмә энергияне сезгә быел Юпитер бирәчәк, акыл һәм иҗат сәләтен тагын да үстерергә шулай ук күк җисемнәре ярдәм итәчәк.
 
Быел кызларның төрле җирдәге һәм судагы микроорганизмнарга каршы торучанлыгы кимергә мөмкин. Алар шулай ук салкынны һәм эссене авыр кичерә. Меркурий һәм Юпитерның урнашуы сезгә быел психологик энергияне йокы вакытында тулыландырырга ярдәм итәчәк.       
 
(Дәвамы бар)

---
Өмет
№ --- | 10.01.2020
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»